Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Зоопаркта”

1Уртанчылар төркемендә рус балалары өчен татар теле  эшчәнлеге.

Максат:

Балаларны  уен аша татар телендә  сөйләшергә өйрәтүне дәвам итү, уеннарда  аңлап актив  катнашуларына ирешү,  һәм уен аша балаларның сәнгатькә, әдәбияткә, уеннарга  карата кызыксынуларын үстерү.

Куллану өчен:  тартма, кыргый хайваннар уенчыклары, “ зоопарк”, хайван авазлары белән аудиоязма.

 

Эшчәнлек   барышы.

–        Исәнмесез, балалар!

–          Исәнмесез, Мәдинә Әхәтовна.

–          Балалар , хәлләрегез ничек?

–          Әйбәт.

–          Балалар, татар теле өйрәнүне дәвам итәбезме?

–          Әйе.

–          Балалар, “ Син кем?” соравына җавап бирегез әле. Мин Мәдинә Әхәтовна. Син кем? ( Һәр бала сорауга  җавап бирә)

–          Балалар, бу нәрсә?

–          Бу тартма.

–          Дөрес, балалар. Бу кызыл тартма. Бу  нинди тартма?

–          Бу  кызыл тартма.

–          Ачабызмы тартманы?

–          Әйе ачабыз. ( Тәрбияче тартманы ача, балалар кыргый хайваннарны карыйлар. Бу нәрсә? Ул нинди? соравларына җавап  бирәләр)

–          Балалар монда уенчыклар, карыйбызмы?

–          Әйе, карыйбыз.

–          Балалар, бу нәрсә?

–          Бу фил .

–          Балалар, бу нәрсә?

–          Бу маймыл.

–          Балалар, бу нәрсә?

–          Бу аю.

–          Балалар, бу нәрсә?

–          Бу куян.

–          Балалар, бу нәрсә?

–          Бу арыслан.

–          Афәрин! Булдырдыгыз. Бик дөрес җавап бирдегез. Балалар  бу хайваннар зоопаркта яши,  зоопаркка барабызмы?

–          Әйе, барабыз.

–          Киттек, балалар

 

Без  атлыйбыз,атлыйбыз,

Зоопаркка барабыз.

Бер, ике, өч, дүрт, биш

Хайваннарны карыйбыз..

 ( Түгәрәктә атлап баралар, “зоопарк”ка  килеп җитәләр).

–          Без кая килдек?

–          Зоопаркка килдек.

–          Балалар, бу нәрсә?

фил

–          Бу фил.

–          Әйдәгез фил белән исәнләшәбез.

–          Исәнме, фил.

–          О-о-о, исәнмесез, балалар ( Аудиоязмада фил тавышы)

Фил тавышы

–          Тимур,   фил зурмы?

–          Әйе, фил зур.  (“ Фил зур” дип бар бала да кабатлый).

 

–          Балалар бу нәрсә?

Маймыл

–          Бу маймыл.

–          Әйдәгез маймыл белән исәнләшәбез

–          Исәнме, маймыл.

–          Исәнмесез, балалар. ( Аудиоязмада маймыл тавышы)

Маймыл тавышы

–          Камилла маймыл  зурмы ?

–          Юк, маймыл кечкенә. (“ Маймыл кечкенә” дип бар бала да кабатлый)

 

–           Савелий,  зоопаркта аю бармы? Күрсәт.

аю

–          Менә аю.

–          Әйдәгез аю белән исәнләшәбез

–          Исәнме, аю.

–          О –о-о , исәнмесез, балалар. ( Аудиоязмада аю тавышы)

Аю тавышы

–          Никита  аю зурмы?

–          Әйе, аю зур.  ( “Аю зур” дип бар бала да кабатлый).

 

–           Вика,  зоопаркта куян  бармы? Күрсәт.

куян

–          Менә  куян .

–          Әйдәгез куян бедән исәнләшәбез.

–          Исәнме, куян. ( Аудиоязмада куян тавышы)

Куян тавышы

–          Лия,  куян  зурмы?

–          Юк, куян кечкенә. (“Куян кечкенә “дип бар бала да кабатлый)

 

–          Рома,  зоопаркта  арыслан бармы? Күрсәт.

Арыслан

–          Менә  арыслан .

–          Арыслан белән исәнләшәбез.

–          Исәнме, арыслан. ( Аудиоязмада арыслан  тавышы)

Арыслан тавышы

–          Р-р-р, исәнмесез, балалар.

–          Данил,  арыслан  зурмы?

–           Әйе,  арыслан  зур. (“Арыслан зур” дип  бар бала да кабатлый)

–          Балалар, зоопаркта ошадымы  сезгә?

–          Әйе, ошады. ( Балалар эскәмиягә утыралар)

–          Табышмаклар әйтәм, тыңлагыз:

 

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян)

 

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач.

Борыны җиргә тигән,

Яши  ул ерак илдә. (Фил)

 

Озындыр куллары,

Йонлачтыр тәннәре

Ботактан – ботакка сикерә

Нәрсә ул кем белә?  (Маймыл)

 

Р-рылдый да р-рылдый

Р-рылдамый тормый ул,

Сине, мине куркыта

Нәрсә булыр бу, кем белә? (Арыслан)

 

–          Булдырдыгыз, балалар.

–          Ә  хәзер хайваннарга “сау булыгыз” дип  әйтегез.

–          Сау булыгыз, хайваннар.

–          Бакчага кайтабызмы, балалар?

–          Әйе, кайтабыз. ( Түгәрәктә атлап “кайтып китәләр”)

 

Әй, атлыйбыз, атлыйбыз,

Бакчага без кайтабыз.

Бер, ике, өч, дүрт, биш

Бакчага без кайтабыз.

(Балалар урындыкларына утыралар)

 

–          Балалар, арыдыгызмы?

–          Әйе, арыдык.

–          Әйдәгез, физкультминутка ясыйбыз.

 

Без әле бик арыдык,

Ял итәргә туктадык.

Башны иябез алга,

Аннары соң  артка,

Уңга, сулга борабыз.

Аннан карап торабыз.

Иңбашларын сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка

Бер алга, бер артка

Рәхәтләнеп ял итәбез.

“Кайсы юк булды?” уенын уйнату.

 

–          Балалар,  күрсәтегез әле фил (һ.б) ничек йөри? ( Балалар һәр хайванны күрсәтәләр)

–          Ә хәзер уйнап алырбыз. Түгәрәккә басабыз.

 

“Күрсәтегез, балалар” уены.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек  йөри  аюлар,

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри аюлар.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек сикерә куяннар.

Менә шулай, менә шулай

Шулай сикерә куяннар.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек йөри маймыллар.

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри маймыллар.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек  йөриләр филләр.

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөриләр филләр.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек йөри арыслан.

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри  арыслан.

–          Булдырдыгыз, балалар. Эшчәнлек тәмам, сау булыгыз.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий