“Тыңлаусыз кыз” әкиятенә сценарий
Н. Шабаевның әкияте буенча тәрҗемә
4-7 яшьлек балалар өчен
Урман аланы. Кошлар сайраган тавышлар ишетелә.
Алып баручы. Борын-борын заманда, урманда каравылчы өендә, яшәгән ди карт белән карчык. Яраткан оныкларының килүен түземсезлек белән көтеп торганнар. Урындыкта утырып, күзләрен тәрәзәдән алмаганнар. Көннәрдән бер көнне бу өйгә дә сөенеч килгән. Оныклары – Гөлназ кунакка килгән. Әби белән бабай оныклары янында бөтерелеп кенә йөргәннәр. Гөлназның күңелен күрәләр, яраталар, назлыйлар, ни теләсә шуны эшлиләр.
Бер көн үтә, ике көн үтә. Оныклары ашый да йоклый, ашый да йоклый. Ял итә, җылыда ята. Көннәр буе уйный да уйный. Көннәрдән бер көнне әби белән бабай авырып китәләр, урыннарыннан да тора алмыйлар. Оныклары Гөлназ иртән тора, чәй кайнамаган, ашарга юк, өй җыештырылмаган.
Гөлназ. Әби, бабай! Сез кая? Миңа дип пешергән коймаклар кая? Самавыр да кайнамаган, өй дә ни өчендер шыксыз, бу ни хәл инде?
Бабай. Авырып киттек бит әле, балакаем.
Әби. Әллә бераз ярдәм итәсеңме? Өйне җыештырып җибәрсәң, чәй эчереп безне дә җылытсаң, бик яхшы булыр иде.
Гөлназ. Сез нәрсә? Мин бер нәрсә дә эшли белмим, теләмим дә. Үзегез эшләгез! Китәм мин сездән! (Чыгып китә)
Гөлназ урман буйлап йөри торгач, адаша.
Гөлназ. Нәрсә эшләргә инде миңа? Ничек юлны табарга? Кем миңа ярдәм итәр? (Елый. Гөлназ каршына бака чыга.)
Бака. Бак – бак – бак! Кем монда елап утыра? Бак – бак – бак. Бу урманда нинди тавыш? Бернәрсә дә аңламыйм.
Гөлназ. Бу мин – Гөлназ. Әбием белән бабамнарда ял итеп яттым. Авырып киттеләр дә өйдәге бар эшне миңа эшләргә куштылар. Мин бит кечкенә. Эшлисем дә килми. (Елый) Өйдән чыгып киттем. Урманда йөргәндә адаштым. Бәлки син ярдәм итәрсең?
Бака. Мин сиңа ярдәм итәргә әзер. Тик киңәшемне тыңла! Син бит дөрес эшләмәгәнсең. Кире әйләнеп кайт! Әбиең белән бабаңнан гафу үтен! Бак-бак-бак.
Гөлназ. Теләмим. Кит моннан!
Бака. Син бик кире кыз икәнсең. (Китә)
Гөлназ урман булап йөрүен дәвам итә. Каршына куян очрый.
Куян. Исәнме, кызчык! Кайда юл тотасың?
Гөлназ. Мин сиңа сөйләрмен. Тик син миңа ярдәм ит!
Куян. Ашыксам да ярдәм итәрмен, сөйлә!
Гөлназ. Әби белән бабамнарда ял иттем. Үзләре авырып киттеләр дә, бар эшләрен миңа эшләргә куштылар. Идән ю, өй җыештыр, ашарга пешер. Минем эшлисем килми! Ә кайчан уйнарга? Ташладым да киттем.
Куян. Син һич тә дөрес эшләмәгәнсең. Кире әбиеңнәргә әйләнеп кайт! Әбиең белән бабаңны кочаклап җылыт, ашат, эчерт! Шуннан соң сине гафу итәрләр.
Гөлназ. Кара, нинди киңәшче табылган. Ишетергә дә, тыңларга да теләмим! Кит, югал күз алдымнан!
Куян. Ах- ах-ах! Нинди хурлык! Бу оятсыз кыз яныннан тизрәк китим. (Китә)
Гөлназ һаман елый-елый бара. Каршына төлке чыга.
Төлке. Кем монда кошларны куркытып елап утыра? Урманның тынычлыгы югалды, бөтен агачлар шаулый, җил улый. Кем син?
Гөлназ. Бу мин – Гөлназ. Сары койрык, төлке дускай! Син бик хәйләкәр бит, миңа ярдәм ит!
Төлке. Синең кайгыңны мин бик күптән ишеттем. Хәйләкәр булсам да олыларны олылыйм, кыерсытмыйм мин. Әбиеңнәргә кайтып гафу үтен! Аларны ярат, назла!
Гөлназ. Кара син аны! Нинди акыллы! Мин үзем дә надан түгел. Нәрсә эшләргә кирәген үзем дә беләм.
Төлке. Киттем, киттем алайса. Урмандагы барча хайваннарга синең турында җиткерергә телим. (Китә)
Алып баручы. Гөлназ көн буе урманда йөрде дә йөрде. Ә кичкә каршы урманда куркыныч була башлады. Дусларсыз да калганын аңлады. Тамагы да ачты. Агач төбенә утырып елап җибәрде. Үзенең дөрес эшләмәгәнен дә аңлады.
Гөлназ. Бәлки, хайваннар дөрес әйткәннәрдер. Әбием белән бабамны яратырга, кыерсытмаска тиеш идем бит мин. Кире кайтып гафу итүләрен сорасам? Шул чагында гына барлык җәнлекләр дә мине гафу итәрләр иде.
Керпе. (Тыңлап тора да чыга). Дөрес әйтәсең, кызчык. Синең мондый уйларың бик тә охшады миңа. Әбиең белән бабаңнан кала, бар җәнлекләрне дә рәнҗеттең бит син. Сиңа ярдәм итәргә теләделәр, ә син куып җибәрдең. Никадәр начарлык эшләдең. Барысы өчен дә гафу үтенергә кирәк.
Гөлназ. Мин аңладым, барысын да аңладым. Ничек җыярга соң җәнлекләрне?
Керпе. Әйдә, бергәләп чакырабыз. Ишетеп килерләр.
Гөлназ белән керпе җәнлекләрне чакыралар. Җәнлекләр урманнан чыгып, Гөлназ янына килеп басалар.
Гөлназ. Ягымлыларым, кадерле урман дусларым! Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт. Тупаслыгым өчен гафу итегез. Башка болай эшләмәм. Олыларны тыңлармын.
Куян. Без үч сакламыйбыз. Синең өчен сөенәбез генә.
Гөлназ. Әйдәгез, әбием белән бабам янына бергәләп барабыз. Сез бит минем дусларым.
Җәнлекләр. Әйдәгез,әйдәгез. Бергәләп барабыз!
Алып баручы. Ә өйдә, әби белән бабай һаман юлны күзәтәләр. Оныклары белән җәнлекләрне күреп бик сөенәләр.
Гөлназ. Кадерле әбием, кадерле бабам! Гафу итегез мине! Моннан соң беркайчан да сезне рәнҗетмәм! (Кочаклап ала) Ә болар – минем дусларым.
Бабай, әби. Бик яхшы, кызым. Бик яхшы. Дуслар табуыңа без бик шат.
Бергәләп дуслык турында җыр башкаралар.
Гөлназ. (Балаларга) Онытмагыз. Онытмагыз, дуслар Олыларны хөрмәтләргә , яратырга кирәк!
Куян. Олыларны олыларга кирәк!
Бака. Йөрәгегездә изгелек хисләре булса, начарлыкка юл булмас! Бак-бак-бак!
Төлке. Ышанычлы дуслар табарга тырышыгыз!
Керпе. Хушыгыз, сау булыгыз!
Җәнлекләр китәләр.
Татарстан Республикасы
Баулы муниципаль районы
Баулы шәһәре
“12 нче санлы “АЛТЫНЧӘЧ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
музыка җитәкчесе
ӘХМӘТШИНА ДАМИЯ СӘГЫЙТҖАН КЫЗЫ
Комментарии: |