Сценарий: “Әбидә кунакта”
Уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль
Дәреснең максаты:
– балаларны сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү;
– әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;
– бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
-әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Дәрестә кулланылган материал: бизәкле сандык, китап
Балалар белән әзерлек эшләре: шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәнү
Тәрбияченең әзерлеге: презентация, китап ясау.
Шөгыль барышы:
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Килеп җиттегезме? Айгөл оныгым, бүген синең дусларыңны серле әкият иленә чакырам. Балалар, килегез әле. Менә монда истәлекле бик матур бер сандык бар. Бу сандыкта минем балачак хатирәсе саклана. Карагыз әле, балалар, ниндидер матур язу бар: әйдәгез, укып карыйк.
-Балалар мин сезне серле китабым эчендә көтәм, килегез, озак көттермәгез.
-«Бу сандыкны “Әкиятләр иленә барганда ачарга кушканнар”. Балалар, без сандыкны хәзер ача алабызмы? (Әйе). Ни өчен?
– Чөнки без “Әкиятләр иленә” барабыз.
– Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк, нинди сер ята икән аның эчендә?
– Ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Монда хат та, серле китап та бар, балалар.
– Әйдәгез, балалар, әкиятләр иленә сәяхәткә кузгалыйк.
– Оныгым, әйдә әле, серле китапның беренче битен ач, анда нәрсә язылган икән?
1 бит
Әни сүзе – иң матур сүз.
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек була алмас.
(Әниләргә багышланган презентация карап китү).
– Чулпан: Бу бит минем әнием, ул гел миңа матур әкиятләр сөйли.
– Гүзәл: Ә бу – минем әнием, ул мине әкиятләр сөйләп йоклата.
– Гөлназ: Бу – минем әнием, мин әниемне бик яратам, чөнки ул миңа бик күп китаплар укый.
– Камилә Ш: Ә бу – минем әнием, энем белән икебезгә кичләрен күп әкиятләр сөйли.
– Камила: Ә минем әнием китаплар кибетендә җитәкче булып эшли, ул миңа бик куп яңа китаплар алып кайта, кичләрен безгә укый.
– Айгөл: Әбием, күрәсеңме, бу минем әнием бит, ул мине җырлап йоклата. Мин дә хәзер сезгә әниемә багышлап җыр җырлыйм.
Айгөл башкаруында “Әнием” җыры.
– Гүзәл, кызым, син китапның икенче битен ач: анда нәрсә язылган, карыйк әле.
2 бит.
”Өч кыз” әкияте.
Тиен җырлый:
1. Ашыкмыйча, һәрбер таңда
Чикләвек ватам оямда.
Чарт-чорт-чорт,
Чарт-чорт-чорт.
Кушымта:
Шатланамын да уйныймын,
Күңелсез булса, җырлыймын:
Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!
2.Күз генә миңа йөгерә,
Ябалдаш буйлап йөгерәм.
Трэм, трэм, трэм,
Трэм, трэм, трэм.
Кушымта.
3. Ап-ак кар кебек киенәм,
Яшел нараттан җилдерәм.
Рэм-рэм-рэм!
Рэм-рэм-рэм!
Кушымта.
Тиен: Минем киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә – минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.
( Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.)
Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең балалар белән сөйләшеп утырган тавышы ишетелә).
Тиен: Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.
Әби: Рәхмәт, Акбикә. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас диеп, үзем дә сине көтеп ята идем. Тиенкәй, бу минем оныгым – Айгөл, ә болар – аның дуслары. Алар бүген безнең кунакларыбыз.
Тиен:Ярар, ярар, әбекәем. Хәзер мин аларны сынап карыйм әле. Килегез әле бире: уен уйнап алыйк.
“Йөзек салыш” татар халык уены уйнала.
– Чулпан кызым, Камилә кызым, ягез әле, өченче битне ачыгыз, кем безгә кунакка килер икән.
“Гөлчәчәк” татар халык әкияте.
Гөлчәчәк:
Урман эче бик якты,
Күктә айлар калыкты.
Көлдән күмәч саламын,
Әниләргә барамын.
– Чү, Гөлчәчәк, син түгелме, кызым, кая юл тоттың?
Гөлчәчәк: Исәнме, әби. Хәлләрең ничек? Мин әниләргә кунакка җыендым. Синең яныңа туктамыйча булдыра алмам, ахрысы. Әби, кунакларың да бар икән.
– Бу – үзенең дуслары белән минем оныгым.
Гөлчәчәк: Килегез әле, кызлар, минем табышмакларыма җавап бирегез.
- Җәен киенә, кышын чишенә. (урман)
- Теле юк, үзе аңлата. (Китап)
- Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк. (китап)
Гөлчәчәк: Дусларым, миңа китәргә вакыт, убырлы мине югалтса, эзләргә чыгар.
– Хәерле юл сиңа, Гөлчәчәк. Кызларым: Гөлназ белән Камилә, килегез әле, китапның соңгы 4 битен ачырга вакыт җитте.
“Куян кызы” әкияте.
– Әй куянкай, матуркай,
Кил бирегә, йомшаккай!
Курыкма син, калтырама,
Без балалар, оялма! (Гүзәл сөйли).
Куян: Куркам, куркам, балалардан.
Кичә генә бер шук малай
Борды минем колагымнан.
– Әй, кечкенә Куянкай, кайда икән ул малай? Бездә андый малайлар юк. Кил безнең яныбызга.
Куян: О-о-о, әбекәй, синдә кызлар күп икән. Мәкальләр әйтсәм, ярар микән?
– Әйтеп кара, Куянкай.
Куян: 1. Китап белем….. чишмәсе.
2. Әдәп төбе-…. матур гадәт.
3 Иң татлы тел- ….. туган тел.
Сез дөрес җавап бирдегез, бик зур рәхмәт. Ә миңа урманга китәргә кирәк, әнием югалткандыр.
– Балалар, кайтыр вакыт та җитте, китапның да соңгы битен ачып укыдык.
– Чү, бу кем, убырлы, син түгелме? Без бит сине чакырмадык.
Убырлы: Мин чакырган җиргә йөрмим, әбекәй. Чакырмаган кунак кадерлерәк, ди. Күрәм, кунак кызларың да бар. Яшермә, тимим мин аларга. Алар белән минем җырлы-биюле уен уйныйсым килә.
– Әйдә, убырлы, безнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап кит.
”Түбәтәй” татар халык уены.
– Балакайларым, убырлыга әниләр турында җыр да җырлап күрсәтик.
“Әниемә” җыры башкарыла.
– Убырлы, сина да китәргә вакыт җиткәндер, безне дә әниләребез югалтканнардыр, балакайлар. Әйдәгез, серле китап иленнән, үзебезнең “Чишмәкәй” балалар бакчасына юл тотыйк. Оныгым, син дә дусларыңны озат, әниләре югалтмасын.
– Ә сез, балалар, серле китапта күргәннәрегезне кич белән әти-әниләрегезгә сөйләргә онытмагыз. Саубулыгыз!
Балалар: Сау бул, әби! Без сиңа тагын кунакка килербез.
Татарстан Республикасы
Нурлат шәһәре
“1 нче санлы “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
АХУНҖАНОВА ЗӨЛФИЯ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ
Комментарии: |