Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ир-ат һөнәрләре белән танышу”

1Уртанчылар төркеме 

 

Программа эчтәлеге: балаларны ир-ат һөнәрләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм телләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү; коллективлы аппликация ясау. Бурычлар:

  1. Балаларга уй-фикерләрен аңлаешлы итеп сөйләргә булышу.
  2. Сүзлекләренә һөнәрләрне белдерүче исемнәрне, эш-гамәлләрне чагылдыручы фигыльләрне кертү. (Төзүче төзи).
  3. Сөйләмдә гомумиләштерүче сүзләрне (ир-ат һөнәрләре, хәрби һөнәрләр) кулланырга өйрәтү.
  4. Авазларны дөрес һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү.

Сүзлек эш: исәнмесез, мин, кыз, малай, булышам, очучы, төзүче, янгын сүндерүче, диңгез гизүче, һөнәр, хәрби һөнәр, сау булыгыз. Җиһазлар. Демонстратив: һөнәрләр иллюстрацияләре, Буратино курчагы, ватман. Өләшеп бирү: пумала, клей, салфетка, клеенка, төсле кәгазьдән киселгән фигуралар. Интеграция.

  1. Коммуникация: балаларның сөйләм телләрен, фикерли белү сәләтләрен үстерү.
  2. Сәламәтлек: ял минутын үткәрү.
  3. Социализация: коллективка кушылып эшләү.
  4. Хезмәт: эш беткәннән соң пумаланы, стаканнарны клейдан арындырып юу; урындыкларны урыннарына алып кую.
  5. Нәфис иҗат: коллективлы аппликация ясау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: - Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Исәнләшергә кирәк. (Исәнмесез!). Исәнме, Азалия! Исәнме, Наиль! Хәлләрегез әйбәтме? Данил, хәлләр әйбәтме? Ильнара, хәлләр әйбәтме? Кәефләрегез яхшымы? Хәлләрегез, кәефләрегез әйбәт булгач, әйдәгез әкрен генә урындыкларга барып утырабыз. Тәрбияче:  – Балалар, бүген безгә тагын бер кунак килде. Таныдыгызмы аны? Кем бу? (Буратино). Буратино: Исәнмесез, балалар. (Исәнмесез). Әйдәгез танышабыз. Мин – Буратино, ә син кем? (Мин Полина, Мин Камиль). Буратино: Балалар, мин зур үстем инде, ләкин үземә бер һөнәр дә таба алмыйм. Мине  һөнәрләр белән таныштырыгыз әле. Тәрбияче:  Балалар, Буратинога булышабызмы? Азамат, булышабызмы? Наиль булышабызмы? (Әйе!). Тәрбияче:  Буратино кем: малаймы, кызмы? (Малай). Ә син, Камиля кем, малаймы, кызмы? Син Имиль кем, малаймы, кызмы? Буратино малай булгач, без аңа ир-ат һөнәрләре турында сөйләрбез. -Бу кем? (Аш пешерүче – повар). Ул нәрсә эшли? (Тәмле ашлар, боткалар, бәлешләр, коймаклар пешерә).

*Тулы зурлыкларында күрү өчен сүрәтләргә басыгыз.

пешерүче

-Бу кем? (Шофер). Ул нәрсә эшли? (Транспорт йөртә, кешеләрне бер урыннан икенче урынга йөртә. Йөк машинасының шоферы авыр йөкләрне машина белән ташый). Шофер   -Бу кем? (Янгын сүндерүче – пожарный). Ул нәрсә эшли? (Янгын сүндерә, кешеләрне уттан коткара). Янгын сүнд   -Бу кем? (Төзүче – строитель). Ул нәрсә эшли? (Йортлар, матур биналар, балалар бакчалары төзи). төзүче

Ял минуты.

 Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк. Кулларны билгә куеп, Башларны чайкап карыйк.   Куллар билгә, өскә, алга, Утырып – торып алыйк. Кушаяклап сикерик тә, Урыныбызга утырыйк.  

Тәрбияче: Буратино, балалар сине ир-ат һөнәрләре белән таныштырдылар. Ә минем сезне тагын берничә төр һөнәр белән таныштырасым килә.  Карагыз әле, бу нәрсә? (Самолет). Самолет янында кем басып тора? (Очучы – пилот). Ул самолетны йөртә. Бу нинди самолет? (Һәрби самолет). пилот   -Бу кемнәлар? Парашюттан сикереп төшәләр. (Десантчылар – десантниклар, солдатлар). десантник   -Бу нәрсә? (Кораб – корабль). Ә аның янында кем тора? (Диңгез гизүче – моряк, капитан). моряк   -Бу нәрсә? (Танк). Аны танкчы йөртә. Болар барысы һәрби һөнәрләр дип атала. (Военные профессии). танкчы   Балалар, без бүген нинди һөнәрләр турында сөйләштек? (Ир-ат һөнәрләре, хәрби һөнәрләр). Зур үскәч, сез дә үзегезгә ошаган һөнәрләрне сайлап алырсыз. Сезгә безнең бүгенге темабыз ошадымы? Миңа да сезнең җавапларыгыз бик ошады. Ә сиңа, Буратино, безнең балалар ошадымы? Аларның җаваплары сиңа һөнәр сайларга булыштымы? Буратино: - Әйе. Миңа балаларның җаваплары бик ошады. Балалар бакчасына бик акыллы кызлар һәм малайлар йөри. Мин үземә төзүче һөнәрен сайлап алырмын. Балалар өчен бик күп матур балалар бакчаларын төзергә телим. Тәрбияче: - Рәхмәт, Буратино, безнең балаларны мактаган өчен. Ә сезнең белән балалар, без Буратинога матур бер зур аппликация ясап күрсәтәбез. Аппликациябез һөнәрләр турында булачак. Өстәлдә зур кәгазь бите ята. Ул ватман дип атала. Һәрберегезнең алдында фигуралар ята. Шул фигураларга клей сылап, ватманга ябыштырабыз. Менә монда үрнәге дә бар. Әйдәгез, эшебезне башлап җибәрәбез. Тәрбияче: - Молодцы! Аппликациябез ошадымы? Буратино, сиңа ошадымы? Буратинога ошады. Ә хәзер Буратино сезнең белән саубуллаша. Буратино: - Сау булыгыз, балалар. (Сау бул, Буратино!)

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“62 нче санлы “ЯЗ КЫЗЫ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ВӘЛИӘХМӘТОВА МӘЛИКӘ ДЖАБИР КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий