Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тәгәри китте йомгагым”

Рисунок1

5-6 яшьлек балалар өчен

 

 

Шөгыльнең максаты: Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.

 Җиһазлар һәм персонажлар: йомгак,  шүрәле, су анасы, әкиятләргә картиналар, КҮЧЕРЕРГӘ – Тәгәри китте йомгагым.

 

Шөгыль барышы:

Балалар түгәрәккә баскан. Тәрбияченең кулында серле йомгак.

– Балалар, минем кулымда серле йомгак. Ул безне хәзер әкиятләр иленә алып бара.(йомгакны тәгәрәтеп җибәрә, арттан балалар бара).

 

  • Cлайд№1 (рәсемдә Серле йомгак)

– Балалар, кайда килеп чыктык без?

– Урманга.

– Әйе,балалар. Нинди матур урман. (әкрен генә көй яңгырый, кошлар сайравы ишетелә)    

                               

  • Слайд№2

– Кошлар сайрый, саф һава.

– Балалар, урманда без белгән нинди әкият геройлары яши?

– Балалар саный: Шүрәле, Убырлы карчык, Соры бүре, Хәйләкәр төлке, Куркак куян һәм башкалар.    

                         

  • Слайд№4

(кычкырган тавыш ишетелә)

-Коткарыгыз, Былтыр бармакларымны кысты!

 

  • Слайд№5

Алда, агачлар артында, Шүрәле бүрәнә остендә утыра. Үзе кычкыра.

Балалар килеп Шурәлегә булышалар.

–        Рәхмәт сезгә, балалар. Сез мине беләсезме соң?

–        Әйе, син – Шүрәле. Габдулла Тукай әкиятеннән.

–        Кем сөйли белә бу әкиятне?

(Бер бала әкиятне кыскача гына сөйли).

 

Шүрәле: – Әйдәгез әле, болай күп белгәч, бер уен уйнап алыйк әле сезнең белән. Мин сезгә шигырь укыйм, сез аны кайсы әкияттән икәнен әйтегез.

Шүрәле укый:

Әйдә, кызым, безгә,

Безнекеләр байлар,

Ашыйлар да, эчәләр,

Уйныйлар да, көләләр.   ( үги кыз).        

                                              

  • Слайд№6

Таудан тауга йөримен,

Тау жимеше жыямын,

Кырдан кырга йөримен

Кыр җимеше җыямын.

Бер имиемә сөт жыям,

Бер имиемә май җыям.    ( Кәҗә бәтиләре һәм бүре).           

          

  •  Слайд№7

    Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама

Соры бүре куып килә

Яшер мине, карама.     ( Голчәчәк).        

                                               

  • Слайд№8

Булдырдыгыз, балалар! Сез әкиятләрне беләсез икән. Әйдәгез әле, бер уен уйнап китик әле.

Ял минуты.  “ Кети – кети”.

 

  • Слайд№9

Карга килеп казан асар,

Торна килеп тоз салыр,

Саескан килеп салма салыр,

Песнәк килеп пешерер,

Чыпчык килеп төшерер.

Моңа бирер, моңа бирмәс

Кечкенә түти туймый калыр,

Кети, кети, кети, кети.

 

Тәрбияче:– Шүрәле белән бик күңелле булды. Әйдәгез, йомгагыбыз тәгәрәп китте, артыннан калмыйк.

 

  • Слайд№10

Йомгак су буена тәгәрәп килә, анда Су анасы чәчен тарап утыра. 

 

  • Слайд№11

–        Сезнең арагызда караклар юкмы? Мин каракларны яратмыйм.

–        Юк,  Су анасы, безнең балалар бик тәртиплеләр. Алар синең турыдагы әкиятне беләләр. Әйдәле балалар, сөйләп бирегез әле.

–        (балалар  Г.Тукайнын “Су анасы” әкиятен сөйлиләр).

 

  • Слайд№12

Су анасы: – Бик белемле балалар икән сез. Ә сез яхшылык турында мәкальләр беләсезме соң?

Балалар мәкальләр әйтәләр:

–        Алдыйм дигән үзе алданыр.

–        Олыларны хөрмәт ит, кечкенәләрне шәфкать ит.

–        Булма син төлке, булырсың көлке.

–        Яхшының, үзе үлсә дә, исеме калыр.

Булдырдыгыз! Табышмаклар беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле?

–        Чәч тарыйбыз һәркөн иртән,

Булмаска алак-шалак, аның исеме     ( тарак).      

               

  • Слайд №13

Су анасы балаларны мактый. Йомгак тәгәри, балалар аның артыннан китә.

Аларга Кызыл калфак очрый.

–        Исәнме, Кызыл калфак, нишләп йөрисең монда?

 

  • Слайд №14

–        Мин әбием яныннан кайтып киләм, ул мина бик күп рәсемнәр бирде. Сез бу рәсемнәрнең нинди әкияттән икәнлеген беләсезме? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.               ( балалар карыйлар һәм әйтеп баралар).

Рәсемнәрдә  ( әби, бабай, тычкан, тавык)

   

  • Слайд  №15,16

–        Чуар тавык әкияте.

( әби, ак әтәч, кызыл әтәч)

–        Чукмар белән Тукмар.   

                                                         

  • Слайд №17,18

( бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан).

–        Шалкан.

 

  • Слайд№19,20

(өч аю, кыз)

–   Өч аю.

 

  • Слайд№21,22

(тычкан, бака, куян, төлке, аю)

–        Теремкәй.                 

           

  • Слайд№23,24

Кызыл калфак: –  Рәхмәт дусларым! Сез бик күп әкиятләр беләсез икән.

 

  • Слайд 25

Тәрбияче:   – Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк, әкият геройлары белән саубуллашыйк.

-        Сау булыгыз!

Тәрбияче:  –  Балалар, сез миңа буген барыгыз да бик ошадыгыз. Сез  бугенге барлык биремнәрне дә үтәдегез. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Шөгылебез шуның белән тәмам. Әле тагын да әкиятләр укыбызны дәвам итәрбез.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“4 нче санлы “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХИСМӘТУЛЛИНА ГӨЛНАРА РАФАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий