Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Икмәк”

Food_Bread_rolls_croissants_White_bread_and_French_pastries_012829_29Зурлар төркемендә интеграль шөгыль

 

Дәреснең максаты:
– икмәккә сак караш тәрбияләү;

– балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү;

– балаларга икмәкнең әһәмиятен  аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту.

  Дәрестә кулланылган материал: презентация, балаларга ипи, игенче, эшче, Кояш, Яңгыр костюмнары.

  Әзерлек эшләре: икмәк  турында шигырьләр өйрәнү. “Икмәк” дигән төрекмән халык әкиятен уку, презентация.

 

  Шөгыль барышы:

Тәрбияче:  Балалар! Бүгенге шөгыль икмәккә багышлана.  Бер матур табышмак тыңлыйк әле.

 

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем аның тәме,

Һәр ризык белән тәмле.

 

Балалар: Икмәк.

Тәрбияче: Әйе, бу – икмәк. Минем кулымда хуш исле, күпереп пешкән, түгәрәк  икмәк! Ул – туган туфракта күкрәп үскән; батыр, горур  ир-егетләребез урып-җыйган; мәрхәмәтле  хатын-кызларыбыз куллары аша үтеп өстәлгә килгән ипекәй! Нинди тәмле! Нинди туклыклы, бәрәкәтле ул! Балалар, өстәлгә  нинди генә ризыклар куелса да, ипидән башка табынның яме дә, тәме дә юк. Ул тормышыбыз муллыгын  раслый. Халкыбыз элек-электән икмәк турында күп мәкальләр әйткән. Әйдәгез, шуларны искә төшерү өчен презентация карап китик әле.

 

 Презентация карау.

 

Мәкальләр.

Ашлык – хуҗалыкның нигезе.

Ашлык – ил байлыгы.

Ил куәте – икмәктә.

Икмәк – табын кояшы.

Икмәкнең кадере валчыгыннан башлана.

 

Тәрбияче: Таң атып көн туды исә, безнең һәркайсыбызга ипи кирәк була. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Аңа багышлап күпме шигырьләр иҗат иткәннәр, күпме әкиятләр язганнар.

 

Икмәк турында балалар белән өйрәнгән шигырьләрне тынлап китик.

 

Чулпан:

Ипи ул – иң туклыклы нәрсә.

Аның белән ризык тәмлерәк.

Ул булмаса, нидер җитми сыман,

Аның белән табын ямьлерәк.

 

Ипи:

Ярый, мин сөйлим сезгә.

Үзем – хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның – игенче.

 

Ш.Камилә: Игенче, игенче, үзегезне күрикче!

 

Игенче:  Әйе, мин ул – игенче. Мин иген чәчтем, урдым. Тик үзем генә түгел. Ипекәйне үстерүдә миңа ярдәм иттеләр. Җирне шәпләп сөрергә эшче трактор бирде.

 

Эшче: Мин – эшче. Әйе, игенче дуска мин дә ярдәмгә килдем. Трактор җирне сөрде, мамык кебек иттерде. Ак халатлы апалар бөртекләрне тикшерде. Кортлар игенне харап итмәсенгә җиргә ашламалар да сиптек.

 

Балалар янына Кояш, Яңгыр, Игенче керә.

 

 Кояш. Мин – Кояш. Җәй буе игеннәргә нур сиптем, алтынсу төс йөгерттем.  Әлбәттә, миңа Яңгыр-дус та ярдәм итеште.

Яңгыр. Мин – яңгыр. Үз вакытында кичекми килеп җиттем. Мин яумасам, иген үсә алмый. Мин – иген үсүгә яхшы сәбәпче!

 

Игенче.

Нәкъ алтын кебек булды,

Аннан комбайн килде,

Бөртекләрне түкми-чәчми,

Урып-җилгәреп бирде.

Ә пешекче ипи пешерде.

Кибетче  алды,

Киштәгә тезеп салды.

 

Тәрбияче: Балалар, икмәк турында бик күп әкиятләр дә бар. Әйдәгез, шуның берсен укып китик.

 

«Икмәк» төрекмән халык әкиятен уку.

 

Тәрбияче: Балалар, күрәсезме  нинди озын юл үткән икән ипекәй! Шушыларны белгәннән соң, инде икмәккә карата сакчыл булырбыз дип уйлыйм: аны исраф итеп ташламабыз, киптермәбез, шулай бит?

Балалар: Шулай!

Тәрбияче: Исән-сау булыгыз, балалар!

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “1 нче санлы “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АХУНҖАНОВА ЗӨЛФИЯ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий