Яңа фикерләр:

postheadericon Шигырь: “Бәхет бит ул – бала күзләре”

2

Бәхет бит ул – бала күзләре (Сәгъдиева А.А)

 

Иж-Бубыйлы, мәгърифәтле булып,

Туып үскәнмен мин авылда.

”Ак йөзле” мәгънәсен йөртә

Исемем дә минем Альбина.

 

Әниемнең шигъри җаны булып

Яланаяк үскән бер кызчык.

“5”леләрем өчен укытучым

Ясый иде көн дә йолдызчык.

 

Шул йолдызлар нуры күңелемдә

Ялкын булып гүя кабынган.

Тәрбияче дигән бөек сүзгә

Мин бит гомер буе табынган.

 

Минем кулда гөлләр патшалыгы,

Гөлләр бит ул безнең балалар.

Зирәк матур кызлар, шук малайлар

Бар да йолдыз булып яналар.

 

Тапшырылган безгә зур язмышлар,

Киләчәк бит безнең кулларда.

Алып чыгу кирәк нәниләрне

Ышанычлы ап-ак юлларга.

 

Җиңел бирелмәгән безгә бәхет,

Бәхет бит ул – бала күзләре.

Әйтә минем әни: “Бәхет, кызым,

Остазыңның алтын сүзләре…”

 

Әни сүзен маяк итеп алдым,

Бала күңеле минем кулымда.

Тәрбияче сүзен алтын белән язу –

Зур максатым тормыш юлымда!

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “82 нче санлы “КӨНБАГЫШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СӘГЪДИЕВА АЛЬБИНА АЛЬБЕРТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий