Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Могҗизалар кыры”

1Мәктәпкә  әзерлек  төркеме  өчен 

 

Максат:

Балаларга кече яшьтән уен аша юл йөрү билгеләрен өйрәтү.

Бурычлар:

1. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз-үзеңне тоту культурасы формалаштыру.

2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын   үстерү.

3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү  билгеләрен өйрәтүне дәвам итү.

 

Җиһазлар: әйләнмәле  барабан, магнитофон, юл билгеләре, сандык, транспорт төрләреннән уенчыклар, рәсемнәр, уенчык машина.

 

                                             Эшчәнлек  барышы

Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Леонид Якубович килә алмау сәбәпле, бүген мин, ягъни Алсу Зуфаровна, сезнең белән “Могҗизалар кыры” дигән тапшыруны алып барачакмын.

Тапшыруның исеме: “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”. Ә хәзер  сезнең белән танышып китик. Балалар, сез кайда яшисез?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Мөслим авылмы, шәһәрме соң ул, балалар ?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Сезнең балалар бакчасының исеме ничек?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Ә нинди төркемдә йөрисез?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Балалар, ә бүген сез бакчага нәрсә белән килдегез? (Берничә баладан сорала).

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Ока, Жигули. Боларны бер сүз белән генә әйтсәк, нәрсәләр дип әйтәбез?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Ә машиналар нинди төрләргә бүленәләр?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Балалар, ә нинди транспорт төрләрен беләсез?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Коры җир транспортына нәрсәләр керә?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Ни өчен?

Балалар җавабы: Чөнки машиналар коры җирдән, юлдан йөриләр.

Алып баручы: Балалар, су транспортына, һава транспортына, җигүле транспортка нәрсәләр керә?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Транспорт төрләре бик күп икән. Балалар, әйдәгез, барабан янына рәхим итегез. Хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. “Юл хәрәкәтенең” билгеләрен беләсез микән? Мин дә сезгә буш килмәдем, җиңүчегә – М а ш и н а!

 

                             1 нче турга – 4 уенчы чыга

Алып баручы: 1- нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди юл билгесенә туктады?

1-нче уенчы: Велосипедларда хәрәкәт итү тыела.

Алып баручы: Бу билге юлда торса нишләр идең?

1-нче уенчы: Велосипедта барудан туктар идем.

Алып баручы: 2-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Нинди юл билгесенә тукталды ук?

2-нче уенчы: Автобус тукталышы билгесенә.

Алып баручы: Бу билге безгә нәрсәне аңлата?

2-нче уенчы: Бу билге торган җирдә автобуслар туктый.

Алып баручы: 3-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди юл билгесенә туктады?

3-нче уенчы: Җәяүлеләр хәрәкәте тыела дигән билге, төзелеш бара…

Алып баручы: Әйе, дөрес, балалар, бу билге булган җирдә йөрергә дә, уйнарга да ярамый.

Алып баручы: 4-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Нинди юл билгесенә тукталды ук?

4-нче уенчы: Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны.

Алып баручы: Бу билге нәрсәне аңлата?

4-нче уенчы: Җәяүлеләр бу билге торганда юлны курыкмыйча аркылыга чыга алалар. Ә нәрсә дип атала соң җәяүлеләр чыга торган урын? (Зебра).

Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Менә ничек әйбәт беләсез икән юл билгеләрен.

 

                          Ә хәзер рекламная пауза (Көй уйнап тора)

Х/уен: “Кайсы кайда йөри?”

 

                                              2 нче  турга   – 4 уенчы чыга

Балалар, таблога карыйк әле. Монда нинди юл билгеләре яшерелгән? Игътибар белән карагыз.

Алып баручы: 1-нче уенчыбыз, сул яктан беренче юл билгесен әйтә.

1-нче уенчы: Туклану пункты.

Алып баручы: 2-нче уенчыбыз, уңнан беренче юл билгесен әйтә.

2-нче уенчы: Беренче медицина ярдәме пункты.

Алып баручы: 3-нче уенчыбыз, уртадагы юл билгесе ни әйтә.

3-нче уенчы: Телефоннан сөйләшү пункты.

Алып баручы: Балалар, ә менә болары нинди юл билгеләре?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Дөрес, балалар, безнең хәрефләрдән нинди сүз ясалган?

Балалар: Светофор.

Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк һәм сүзне иҗекләргә  бүлеп карыйк.

-Ничә иҗектән тора?

Балалар: Өч иҗектән.

Алып баручы: Светофорның ничә төсе бар?

(Балалар җавабы).

 

Алып баручы:

Кызыл күз нәрсә ди?

Сары күз нәрсә ди?

Яшел күз нәрсә ди?

 

Балалар:

Кызыл күз – тукта, ди!

Сары күз – сабыр, ди!

Яшел күз – сезгә юл ачык, ди!

 

Алып баручы: Балалар, светофорны  белү бик кирәк. Шәһәрдә машиналар күп, шуның өчен  хәрәкәтләрне  көйләп тору өчен светофор куелган. Светофорны белмәсәк, без хәләкәткә очрарга мөмкинбез.

Алып баручы: Балалар, без бүген нинди транспорт  төрләрен белдек, могҗизалар кырында  нәрсәләр өйрәндек?

(Балалар җавабы).

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бүген минем сорауларга матур, төгәл итеп җавап бирдегез. Сез “Могҗизалар кырының” җиңүчеләре. Миннән бүләк – машина. Ә хәзер , “супер” җиңүчегә   машинаның ачкычын  тапшырырга  рөхсәт  итегез. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим  авылы

 “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий