Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Доктор Айболитка ярдәм”

2Мәктәпкә  әзерлек  төркеме  өчен 

 

Максат: 10 эчендә кушу һәм алуны ныгыту. Логик фикерләү сәләтләрен, тиз исәпләү  күнекмәләрен үстерү. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек   хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив  такта, магнитофон, могжизалы  капчык, проектор.

 

                          

Эшчәнлек барышы.

I. Оештыру, уңай психологик халәт булдыру.

II. Табышмак әйтү.

Ул мәрхәмәтле, кешелекле

Җәнлекләрне ярата.

Аларны дәвалый.

Кем ул? ( Доктор  Айболит )

 

Бүген безгә доктор Айболит килгән ( Рәсем –  слайд) . Ул бик күңелсез. Аңа   ерактан телеграмма килгән. Җәнлекләр чирләгәннәр. Аларга тизрәк ярдәм итәргә   кирәк. Ә усал явыз Бармалей аның дарулар салынган сумкасын урлаган да һәм таулар  артына качырган ди.

– Балалар, доктор Айболитка ярдәм итәбезме?

– Балалар  җавабы.

– Слайдта таулар рәсеме, анда  биремнәр.

 

1. “Күршеләрен тап” уены.

 

2. “Кайсы сан югалган?” әйт .

 

3. Логик мәсьәләләр чишү.

а) Куянда ничә койрык, ничә аяк бар?

(Балалар  җавабы тыңлана)

б) Ләйләнең 5 аюы, 2 эте бар. Аның барлыгы ничә уенчыгы бар?

(Балалар   җавабы)

в) Агач ботагында 8 чыпчык утыра иде, икесе очып китте. Барысы ботакта ничә  чыпчык калды?

(Балалар   җавабы)

г) Аюның  ничә  мөгезе  бар ?

(Балалар   җавабы)

–  Менә тауларны үтеп тә бетердек, сумканы да таптык. Ә хәзер юлга чыгабыз.

 

4. Уен “Поезд төзе” 1,2,3,8,4,6,10,7,5,9 саннары.

Бирем:

Поезд вагоннарын үсү тәртибендә тезәргә (тагарга ) кирәк.

–  Ә хәзер, балалар, доктор Айболит килеп җиткәнче, бераз ял итеп алыйк.

 

Ял  минуты.

        Психогимнастика  ( Талгын   гына  көй  уйнап тора).

 

1.  “Йөрәк  тибешен   тыңлау” (Аякларны күкрәккә кую).

2.  “Бер – береңнең  җылысын   тою” (Арканы аркага терәп утыру).

– Ул беренче кемне дәвалады икән? Беләсегез   киләме? Тыңлагыз   әле!

 

Йөртә ул озын колак

Үзе гаҗәеп куркак,

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул, я, уйлап  тап?

 

– Куян.

– Әйе, балалар, дөрес, куян.

–  Балалар, Айболит аның тәпиләрен теккән. Карагыз  әле, куян нинди геометрик фигуралардан тора?( Рәсем – слайд)

–  Ничә   өчпочмак?

–  Ничә   түгәрәк?

–  Ничә   турыпочмаклык?

–  Ничә   квадрат?

–  Ничә   овал?

–  Балалар җавабы.

–  Рәхмәт йөзеннән, балалар, сезгә доктор Айболит “Могжизалы капчык” җибәргән. Анда бик күп күчтәнәчләр һәм урман җәнлекләре турында әкиятләр язылган кассета  да бар. Һәрвакыт шулай кешеләргә, җәнлекләргә, бер – берегезгә ярдәм кулыгызны сузыгыз. Кешелекле, мәрхәмәтле булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим  авылы

 “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий