Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Чисталык – сәламәтлек билгесе”

Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-дәрес конспекты

 2

Максат: 1) шәхси гигиена һәм аның җиһазлары белән таныштыру;

2) яңа сүзләрне өйрәнү һәм сөйләмдә

кулланылышка кертү;

3) балаларны чисталык – пөхтәлеккә өйрәтү,

игътибарлылык тәрбияләү.

 

Җиһазлау: рәсемнәр, курчак малай, сабын, сөлге, тарак, су, табак.

 

Методик алымнар: сюрприз момент – курчак малай, әңгәмә, рәсемнәр карау “Мойдодыр”, физкультминутка, дидактик уеннар “Бу нәрсә?”, “Нәрсә юкка чыкты?”, “Могҗизалар кыры”, шигырь уку “Чисталыкны сөябез”.

 

Дәрес барышы.

 

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Әйдәгез әле матур итеп утырабыз. Карагыз әле, кулларыбыз пычрак бит, әйдәгез юып килик әле. (Кулларны юып киләләр һәм утыралар). Молодцы! Менә ничек чиста, матур хәзер безнең куллар! (Кулларга сокланалар).

Карагыз әле, балалар, бу рәсемнәргә. Бер малай йокыдан торган, юынмаган. Ул ничек пычрак… Аннан барлык киемнәре дә, предметлар да качалар. Ә менә бу – сабын, монысы – мунчала, табак, сөлге, тарак анын артыннан йөгерәләр. Малайны юар өчен, чиста, пөхтә булсын дип. (Балаларны сабын, мунчала, табак, сөлге, тарак белән таныштыру һәм кабатлату).

Молодцы, балалар. Әйдәгез ял итеп алыйк әле. Матур итеп торып бастык.

 

Физкультминутка:

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.

 

Молодцы, утырабыз. Балалар, әйтегез әле, бу рәсемнәрдә нәрсә икән безнең? (Дидактик уен “Бу нәрсә?”)

 

Уңганнарым минем, булдырасыз. (Ишек шакыган тавыш). Берәү ишек шакый, кем икән ул? (Йөгереп, пычрак курчак малай керә).

 

Курчак малай: Ярдәм итегез, качырыгыз мине, балалар. Сабын, мунчала артымнан куалар бит…

Т. Син пычрак бит, шуңа күрә куалар алар сине…

К.м. Ә минем юынасым килми…

Т. Нишләп инде? Кара син безнең балаларга, ничек чиста, матур алар. Балалар, карагыз әле бу пычрак малайга, бер дә матур түгел. Балалар, әйтегез әле сезнен бу пычрак малай белән уйныйсыгыз киләме? Юк, әлбәттә.

К.м. Нишлим инде мин хәзер?

Т. Син борчылма әле, хәзер без сиңа булышабыз. Менә балалар сине юындырырлар, үзләре кебек матур булырсын. Юындырабызмы малайны? Әйе, әйдәгез без аны могҗизалар кырына алып барып кайтабыз. (Юыну җиһазлары куелган почмакка киләләр).

 

Кайда икән безнең табак, су салыгыз әле. (Табакны алалар, лейкадан су агызалар). Молодцы, кайда икән безнен мунчала, сабын? (Мунчала, сабынны алып бирәләр, малайның битен юалар). Молодцы, менә ничек чистарды аның битләре! Әйдәгез, сөлге белән дә корытып куйыйк. (Сөлге белән малайның битен сөртәләр). Ә хәзер нишлибез, нәрсә эшләргә кирәк? (Балалар тарак алып киләләр) Әйе, тарак белән матур итеп чәчен тарап куябыз. (Курчакнын чәчен тарыйлар). Ай, ничек матур булдын син, курчак малай. Шулай бит, балалар? Әйдәле, көзгедән бер кара әле үзеңә!

(Балалар малайны көзгегә илтәләр.)

 

К.м. Ай рәхмәт сезгә, балалар! Мин бик шат. Ә хәзер без бергәләп уйныйбызмы?

Т. Әйе, әйдәгез, килегез әле, карагыз монда. Безнең нидер җитми бит әле монда. Нәрсә юкка чыккан икән? (Дидактик уен “Нәрсә юкка чыкты?”)

Молодцы, балалар, сиңа да рәхмәт, курчак малай!

К.м. Үзегезгә зур рәхмәт, бүтән алай пычрак булып йөрмәм, көн дә юынып йөрермен. Тик миңа инде китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар.

Т. Әйдәгез саубуллашыйк. Сау бул, курчак!

Ә хәзер урыннарыбызга утырыйк әле, мин сезгә бер шигырь укып күрсәтәм.

(Ә. Ерикәй “Чисталыкны сөябез”)

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “162 нче санлы “ЧУЛПАН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАРИПОВА АЛСУ ИЛДАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий