Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Көздә кунакта»

5Мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен бәйрәм иртәсе

 

Бәйрәмдә катнашучы персонажлар:

Саескан

Куян

Бүре

Мухомор

Көз

 

(Җәйге ял вакытын сурәтләп, балалар төркемнәр белән керәләр. 1нче төркем туп белән уйный, 2нче – суда йөзә, 3нче  – күбек очыра, 4нче – курчак белән уйный, 5нче кояшта кызына)

 

А.б. Карагыз әле, балалар, тәрәзәгә. Ямьле җәйләр шаулап үтеп тә ктте. Күпме күңелле мизгелләр күңелдә калды. Хәзер инде күбәләкләр дә очмас, кошлар да сайрамас. Кояшлы җылы көннәр артта калды. Акрын гына көз атлап килә.

 

Беренче алан. Саескан белән очрашу.

(Аланга килеп җитәрәк нәрсәдер эзләүче саесканны күреп алалар)

 

Саескан. (Эзләнә) Ай-яй-яй, кайда югалганнар инде алар? Берсен булса да таба алмам микән инде….

 

Балалар. Исәнме, саескан!

(Саескан йөрүен дәвам итә, эченнән генә нәрсәдер сөйләнә)

 

Саескан. Исәнмесез, исәнмесез.

 

Балалар. Син нәрсә эзлисең?

 

Саескан. Әй, чакыру кәгазьләрен югалттым, чакыру кәгазьләрен! Сезгә өстән карап торганда авызым ачылып китте дә, очтылар да киттеләр.

 

Тәрбияче. Ә нинди чакыру кәгазьләре?

Саескан. Ябалак миңа бездә кышлаучы кошларга чакыру кәгазьләрен бирергә кушкан иде. Ә минем башымда барсы да буталып бетте. Кайсы кошның монда калуын, кайсы кошларның җылы якларга китүен хәтерләмим. Чакыру кәгазенен бишәү булганын гына беләм. Хәзер мин ябалакка нәрсә дип әйтермен инде, кемнәрне чакырырмын. (Елый)

 

Тәрбияче. Нәрсә эшлибез инде, балалар?

(Балалар бер-берсе белән киңәшләшәләр дә саесканга булышырга булалар. Бергәләшеп безнең якларда кышлаучы кошларны искә төшерәләр)

 

Саескан. Менә бит, сезнең кошлар турында булган белемнәрегез миңа ничек булышты! Мин боларны барсын да истә калдырырга тырышырмын, юк, дәфтәремә язып куйсам яхшырак булыр! (Яза) Рәхмәт, булыштыгыз. Ябалак та шатланыр!

 

“Күңелле сәяхәт” җыры башкарыла

 

Балалар Саескан белән саубуллашып юлларын дәвам итәләр.

 

Икенче алан. Куян һәм бүре.

Балалар аланга килеп чыгалар, анда түтәлдә кишер казучы куянны күрәләр.

 

Куян. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле, минем кишерләрем ничек зур булып үскәннәр. (Күрсәтә) Карагыз, ошыймы?

Куаклар арасыннан бүре килеп чыга.

 

Бүре. Нәрсә карыйсыз анда, кая мин дә карыйм әле!

 

Куян. (Куркып) Бүре! Бетте минем башым!

 

Бүре. Курыкма, Кылый. Мин бит тегенди-мондый гына бүре түгел. Мин вегетарианец  бүре.

 

Куян. Кем? Ве-ге нәрсә? Ой, нинди куркыныч сүз! Мин синнән болай да куркам. (Балалар артына кача)

 

Бүре. Син нәрсә? Аңламадыңмы? Вегетарианец мин.

 

Куян. Ә нәрсә соң ул?

 

Бүре. Эх син, белмәмеш! Бу, димәк, мин ит ашамыйм дигән сүз!

Куян. (Ышанмыйча) Чынлапмы? Син  хәзер нәрсә ашыйсың?

 

Бүре. Җәй көне-җиләк-җимеш, ә кыш көне яшелчәләр ашыйм. Җиләк-җимеш кубрәк ошый инде миңа.

 

Куян. Шулай булгач, син мине ашамыйсыңмы?

Бүре. Менә инде. Һаман аңламый. Ашамыйм дип әйттем бит инде. Әйдә, уйныйбыз!

 

Куян. Ә ничек?

 

Бүре. “Кем яшелчә һәм җиләк җимешләрне кубрәк белә” дигән уенны. Балалар, безнең белән уйныйсызмы?

 

Балалар. Уйныйбыз!

 

Бүре. Синең яныңа яшелчә ярата торган балалар бассыннар, ә минем яныма – җиләк-җимеш.

 

Командалар бер-берсенә карап басалар. А.б. чиратлаштырып балаларга туп ата. Алар тупны кире кайтарып яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен әйтәләр.

Балалар башкаруында шигырьләр.

 

Куян. Сез шундый күп беләсез! Кызганыч, минем эшләрем күп. Сезнең белән уйнарга вакытым юк.

 

Бүре. Карале, Кылый, калдырып тор инде эшләреңне. Безгә бит көн саен моның кадәр кунаклар килми.

 

Куян. Юк, юк гафу итегез! Булдыра алмыйм. (Кырыйга китеп казый башлый)

 

Бүре. (Баш артын кашып) Шулай инде кирәк булгач эшләсен, әйеме, балалар? Нәрсә эшләтәсең инде аны.

 

Балалар бер-берсе белән киңәшләшәләр дә куянга булышырга булалар.

 

Куян. Сезнең ярдәмне бик теләп кабул итәм. Рәхмәт!

 

“ Алтын көз” җыры башкарыла

 

Жыр беткәннән соң куян балаларга рәхмәтен белдерә. Балалар юлларын дәвам итәләр.

 

Өченче нче аланга килеп чыгалар. Анда төп өстендә нәрсәдер язып Мухомор утыра.

 

Балалар. Исәнмесез!

Мухомор. Хәерле көн, балалар! Сез урман мәктәбенә язылырга килдегезме?

 

Тәрбияче. Юк, без урман буенча сәяхәткә чыктык. Ә нинди мәктәп соң ул, кемнәр укый анда?

 

Мухомор. Безнең мәктәптә кошлар, хайваннар, гөмбәләр классы да бар. Ә мин аларның укытучылары булып эшлим.

 

Тәрбияче. Ә нәрсәләр өйрәнәсез сез дәрестә?

 

Мухомор. Дәресләр төрле-төрле бездә. Менә, мәсәлән, яшеллек дәресе. Карагыз әле бу яфракларга, аларның кайсы агачтан төшкәнен беләсезме?

 

Яфрак кайсы агачтан” дигән дидактик уен уйналына.

 

Мухомор. Яхшы! Агачларны яфраклардан танып белә аласыз икән. Без хәзер гөмбәләр темасын өйрәнәбез. Алар турында берәр нәрсә ишеткәнегез бармы?

 

Балалар. Әйе!

Балалар гөмбәләр турында сөйлиләр.

 

Тәрбияче. Гөмбәләр турында балалар бик матур бер бию дә беләләр. Рәхим итегез, балалар.

 

Гөмбәләр биюе башкарыла

 

Тәрбияче. Профессор, сездә физкультура дәресләре бармы?

 

Мухомор. Әлбәттә! Без ул дәресләрдә кубрәк уеннар уйныйбыз.

 

(Уен “Гомбәлэр жыю” үткәрелә, ахырдан Мухомор балаларга “Урман мәктәбе грамотасы” тапшыра. Мухомор чыгып китә.)

4 алан. Көз белән очрашу.

Балалар Көз утыра торган аланга киләләр. Көз балалар белән исәнләшә, алардан сәяхәтләре турында сораша.

 

Тәрбияче. Хөрмәтле Көз! Без сине күрүебезгә бик шатбыз! Балалар сиңа дип  җырлардан, биюләрдән  торган букет та әзерләп килделәр. Рәхим итеп кабул ит.

 

“Тасмалар белән бию” башкарыла

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

 

Көз. Бик матур букет! Миңа сезнең җырлавыгыз бик ошады, рәхмәт сезгә.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “86 нчы санлы “КЫҢГЫРАУЛАР” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

ЯББАРОВА ВЕНЕРА РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий