Яңа фикерләр:

postheadericon Табышмак әйтәм – җавабын тап

1. Авылыбыз түрендә 1fc3127907

Ялтырап көмеш ай күренә.

Балкый ул, сүрелми һич кенә дә

Иртән дә, кичен дә, төнлә дә (Мәчетнең ае).

 

2. Ишетәмен моңлы бер көй,

Җыр түгел ул, аннан күркәмрәк.

Көненә биш тапкыр яңгырый ул,

Бар җиһанны гүзәлләп (Азан).

 

3. Рәт-рәт басып абый-апалар

Эчтән генә нидер укыйлар.

Я утыралар, я торалар,

Хәтта башларын җиргә куялар! (Намаз уку)

 

4. Абый, ачып бер китапны,

Көйләп-көйләп нидер укый.

Туктап ала… Күз яшьләрен

Сөртә-сөртә нидер уйлый. (Коръән уку)

 

5. “БисмиЛләһ” әйтеп намаз алдыннан

Әти юына, әни юына, мин юынам. (Тәхәрәт алу)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий