Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Көзге урманда гөмбәләр”

1Уртанчылар төркеме

 

Максат: балаларга сюжетлы рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; ясалган әйберләрнең зурлыкларын күрсәтә белергә өйрәтү (агач зур, гөмбәләр бәләкәй); эш беткәч эш урынын тәртипкә салып куюны гадәткә кертү, төсләрне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһаз: Ак кәгазь бите, төсле буяулар, пумала, салфеткалар. Күрсәтмә материал, тиен макеты.

 

Шөгыль барышы:

(Ишек шакыйлар)

Балалар, сез ишетәсезме? Кемдер ишек шакый, матур гына утырып торыгыз, карыйм әле, кем килгән икән анда?

-Тиен керә.

-Исәнмесез, балалар !

-Исәнмесез!

-Балалар, карагыз әле, нинди җәнлек килгән безгә?

-Тиен.

 

-Тиен безгә урманнан килгән.Тиен миңа колагыма нәрсәдер сөйлим ди, тыңлыйм әле, нәрсә әйтә икән.(Колагына сөйли).

Балалар, тиен миңа менә нәрсә сөйләде. Ул яши торган урманда агулы, ашарга яраксыз чебен гөмбәләре генә үскән икән.Тиен безгә аның рәсемен дә алып килгән икән. Менә бу, балалар, агулы гөмбә – чебен гөмбәсе. Аны беркайчан да өзеп алырга ярамый, урманда бик күп алар, сак булырга кирәк. Ә безнең тиенгә яхшы гөмбәләр кирәк, чөнки тиздән кыш җитә, гөмбәләр әзерләп куймасалар алар ач калалар, ә иң яхшы гөмбәләр – ул ак гөмбәләр икән.Тиен безгә рәсемен дә алып килгән. Аларның аяклары ак төстә, ә эшләпәләре соры төстә. Менә ул балалар: аның аяклары ак, төз, таза, ә эшләпәләре соры төстә.

Тиен, менә син монда утырып тор, кайгырма, без сиңа булышырбыз. Без бүген менә гөмбәләр ясарга әзерләнә идек тә инде. Безнең балалар  агач һәм чыршыларны ясарга өйрәнделәр инде, бүген без гөмбәләр ясыйбыз. Ә хәзер мин гөмбәне ничек ясарга икәнен күрсәтәм.

 

Монда минем агач белән чирәм ясалган. Мин пумаланы алам да, әкрен генә каты басмыйча ак буяуга манып алам, һәм аны яшел чирәмгә тидереп алам. Пумаланың очы белән генә ясамыйбыз, тулысынча тидерәбез. Болар гөмбәләрнең аяклары була. Менә бит гөмбәләрнең аяклары төз, таза булып чыктылар. Ә хәзер мин пумаланы яхшы итеп юам да, соры буяуга манып алам һәм гөмбәләрнең эшләпәләрен ясыйм. Гөмбәләрнең аяклары басып тора, ә эшләпәләре аларның өстендә ятып тора. Эшләпәләрен ясаганда да пумаланың очы белән генә эшләмибез, ә тулысынча тидерәбез.

-Балалар, бу рәсемдә гөмбәләр зурмы, әллә агач зурмы?

-Агач зур.

-Әйе, ә гөмбәләр кечкенә.

-Балалар, монда ничә агач? (Бер)

-Ә гөмбәләр ничә? (Күп)

-Дөрес, балалар, ә хәзер борылып утырабыз һәм гөмбәләрне ясый башлыйбыз. Пумалаларны алабыз да ак буяуга манабыз һәм яшел чирәмгә туры итеп тидереп алабыз. Күп гөмбәләр ясыйбыз. Пумаланы юабыз да аны салфеткада корытып  пумала куйгычка куябыз. Ә хәзер безнең гөмбәләрнең аяклары кибә торсын, без ял итеп алыйк.

 

Ял минуты.

Урмандагы аланда,

Тәмле гөмбәләр үсә.

Әйе шул, шулай шул

Тәмле гөмбәләр үсә.

 

Яфрак астынат качып,

Утыра алар посып.

Әйе шул, шулай шул

Утыра алар посып.

 

Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Пумалаларны соры буяуга манып алабыз һәм гөмбәләрнең эшләпәләрен ясыйбыз. Эшләпәләрен аяклар өстенә яткырып ясыйбыз .

Балалар, тиенгә кыш өчен киптерергә төз, таза гөмбәләр кирәк. Кайсы гөмбәләр ошар икән аңа. (Тикшереп ярдәм итеп йөрү)

Балалар, карагыз әле, тиен өчен кышка бик күп гөмбәләр булды инде. Булдырдыгыз, тиен дә бик сөенә, рәхмәт әйтә сезгә. Ә хәзер тиенгә китәргә вакыт,  аның урманга барасы бар, әйдәгез әле саубуллашыйк.

-Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче санлы “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СТЕПАНОВА РОЗА АЛЕКСАНДР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий