Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Могҗизалар кыры”. [К] хәрефе һәм [К] авазы белән танышу”

К

Мәктәпкә  әзерлек  төркеме  өчен

 

Максат : уйлау, фикерләү  сәләтләрен  үстерү, сүз  запасларын  баету; [ҡ]  хәрефе  һәм  [к] авазы белән   таныштыру; игътибарлылык  тәрбияләү.

Җиһазлау: әйләнмәле  барабан, магнитофон, 2  шкатулка, сандык, яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары, төсле  карандашлар, кисмә  хәрефләр, яшелчә  рәсемнәре, кәрзин, ваза, обруч.

Шөгыль  барышы:

Исәнмесез, хәерле  иртә,  балалар! Кәефләрегез  ничек? Бик яхшы. Бүген, балалар,  сезнең  белән  “Могҗизалар  кыры” дигән уен-тапшыруда катнашачакбыз.

– Табигатьтә   нинди  ел  фасылы бар, ул  ничә  айдан  тора?

– Балалар  җавабы  тыңланыла.

– Айларның  исемнәрен  әйтегез  әле?

– Балалар  җавабы  тыңланыла.

– Бу  ел  фасылын яратасызмы, ни  өчен?

– Балалар  җавабы  тыңланыла.

– Балалар, барабан янына рәхим  итегез. Хәзер мин  сезнең  белемнәрегезне   тикшереп  карыйм.


I нче  турга  4  уенчы  чыга.

– 1 нче  уенчыбыз   барабанны  әйләндерә. Ук  нинди   хәрефкә  туктады, ул нинди  аваз: сузыкмы, тартыкмы ? Ни  өчен ? Шушы  авазга  башланган  ике  сүз   әйт.

– 2 нче   уенчыбыз  барабанны әйләндерә . Ук  нинди  хәрефкә  туктады,  ул  нинди  аваз? Ни  өчен? Шушы  аваз  уртада ишетелгән  ике  сүз  әйт.

– 3  нче  уенчыбыз  дәвам  итә. Ук  нинди  хәрефкә туктады, ни өчен шулай дип уйлыйсың? Шушы  аваз  азакта  ишетелгән  ике  сүз  әйт.

– 4  нче  уенчы  барабанны  әйләндерә. Ук  кайсы  хәрефкә  туктады? Ул  аваз  ничек  атала? Шушы  аваз  сүзнең  башында  һәм  азагында ишетелгән ике сүз әйт.

–        Рәхмәт,  балалар. Хәрефләрне һәм  авазларны менә сез ничек әйбәт беләсез  икән!   

                                                  

Ә  хәзер  реклама (көй  уйнап  тора).    Хәрәкәтле  уен: “Кем  җитез?”

 

     II нче  турга  4  уенчы   чыга.        

                                                                     

а

   б       в      г

  

   Балалар,  табло  янына  рәхим  итегез, таблоны  ачканчы  сез  табышмакларга  җавап  бирергә  тиеш  буласыз.

– 1 нче  уенчыбыз, сул  яктан  беренче  тәрәзәчекне  ача. Табышмак  мондый:

Кызыл  кызы  җир  эчендә,

Чәчләре – җир  өстендә. (кишер).

– 2 нче уенчыбыз уңнан  икенче  тәрәзәчекне  ача. Табышмак  мондый:

Үзе  бер  бөртек, эче – мең  бөртек.

Башы – җирдә, койрыгы – коймада…( кабак).

-3 нче   уенчыбыз  сул  яктан  икенче  тәрәзәчекне  ача. Табышмак  мондый:

Эсселәгән  саен,

Кат-кат   тун  кия. (кәбестә).

– 4 нче  уенчыбыз  уң  яктан  беренче  тәрәзәчекне  ача. Табышмак  мондый:

Тәрәзәсе  юк, ишеге  юк. Эче тулы  халык. (кыяр).

–  Балалар, игътибар  итегез  әле, сез чишкән  табышмакларның  җавабы   нинди  хәрефтән  башлана?

–  Менә, нинди тәмле  файдалы  икән  ул   бу  хәреф. Рәзилә бу  хәрефкә  бик  матур  шигырь  өйрәнгән. Әйдәгез, аны  тыңлап  китик.

                             

“К”лар  тулган  бакчага.

Бу  бакчага  ни  булган?

Бакча “к”  белән  тулган:

Карлыган  һәм  кәбестә,

Кишер, карбыз  һәм  кабак,

Крыжовник, кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак…

Әйдә, рәхим  итегез!

Авыз  итеп  китегез!

Роберт  Миңнуллин.

 

Ә  хәзер  реклама (көй  уйнап  тора).

 

Хәрәкәтле  уен.

“Кайсы  карандашның  төсендә   [ К ]   авазы  бар?”  шул  карандашларны җыябыз.

 III нче  турга  4  уенчы  чыга.

Балалар, бу  турда  сезгә   крассворд-табышмак  чишәргә  туры  киләчәк. Җавапны  фишкалар  белән  шакмаклар  эченә  язарга  кирәк. Сузык  авазларны (кызыл) нинди  төстәге  фишка  белән, ә  тартык  авазларны (зәңгәр) нинди   төстәге фишка  белән  язасыз? Игътибарлы  булыгыз!  

кр

1. Канаты  бар  үзе  оча, әмма  самолет  түгел.карга

 2. Җәен  соры,кышын  ак,

Аңа  шулай  яхшырак.

куян3. Энәле  бүрек  бара,

Тоталсаң, тотып  кара.

керпе4. Суда  йөзә, күктә  оча, җирдә  йөри,

Ит  белән  сыйлый.

каз

– Афәрин, рәхмәт   сезгә, балалар!    Бүген  сез  минем  сорауларга  матур, төгәл   җавап   бирдегез. Сез  бүген  балалар, ”Могҗизалар  кыры”ның  җиңүчеләре.

Приз в студию! Бүләкләрне чыгарыгыз! (Кара  тартмада алмалар, балаларга  таратыла). Миннән  бүләк – машина. Ә хәзер  машина  ачкычларын  тапшырырга  рөхсәт  итегез.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим  авылы

 “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий