Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Р” авазы һәм хәрефе

5Уртанчылар төркеме

 

Максат:

1. “Р” авазының дөрес әйтелешен ачыклау, ныгыту; иҗектә, сүздә, ишетеп аеру; “Р”хәрефе белән таныштыру

2. Ишетеп зиһенгә алу һәм фонематик ишетү сәләтен үстерү.

3. Хәтерне, игътибарны, фикерләүне активлаштыру.

Җиһазлар: зур”Р” хәрефе рәсеме,  хәреф кесәләре, предметлы рәсемнәр,  уенчык карга, көзгеләр, кыңгыраулар.

 

Барышы:

Оештыру.

Атнадагы көн исемнәрен һәм бүген, кичә, иртәгә, ял көннәре төшнчәләрен ныгыту.

 

-Безнең авазлар үзләренә дус эзлиләр. Нинди аваз килер микән бүген? Әйдәгез, күзләрне йомдык , тыңлыйбыз.

(Талгын гына тавышлар ишетелә. Балалар ишетү аша су агу, агач шаулавын, яңгыр тавышын, кошлар сайравын аерып әйтергә тиеш. Арада бер кош тавышы көчлерәк ишетелә (каррр-каррр-каррр)).

Чишмә

Яфраклар

Яңгыр

Кошлар сайравы

Карга

-Бу нинди кош тавышы? (Карга.)

(Бүлмәгә карга “очып ” керә)

-Исәнмесез, балалар! (Исәнмесез!).

-Карга безгә дәрес бирергә килгән. Ул “Р”авазын  әйтә алмаган балаларга ярдәм итмәкче була, кесәсе тулы “Р” хәрефе.

 

“Р”диясе урынга

“Л”дигән балаларга:

-Кар-кар-кар – ди ул

“Р” хәрефе бар – ди ул

 

Уен: “Р” хәрефен иҗектә, сүздә  ишетсәң, кыңгырауны шалтырат.

(ат, ур, су, ти, ир, ки, ра, ло, ши, ру, ди һ.б.)

(кар, тамчы, груша, алма, керпе, каз, кишер, шәм, рәсем һ.б. )

 

“Р”диясе урынга

“Г”дигән балаларга:

Кычкырып йөри карга:

-Кар-кар-кар! – ди ул-

“Р” хәрефе бар! – ди ул

Уен.

“Р” һәм “Г”- хәрефенең охшашлыгын һәм аермасын әйтү.

Табышмаклар.

Җавабын телләр белән күрсәтү. Түбәндәге телләр өчен күнегүләр “Р” авазын куйганда кулланыла.

11.     

Сабан туйның иң кызыгы

Атның чапканын карау

Аны котлап, рәхмәт әйтеп

Матур ялларын тарау. (Ат)

( Телләрне өскә, аңкауга бәреп шакылдату)

 

2.    

Туганда ук эшләпәсен

Киеп туа.

Тик шулай да күләгәдә

2Гомере уза. (Гөмбә)

(Телне өскә, аңкауга “ябыштырып” авызны булдыралган кадәр зурырак ачып, тел керешен тарттырабыз.)

Барлык күнегүләр көзге алдында эшләнә.

 

Карга:

Күнегүләрне әгәр

Ясасагыз сез көн дә,

“Р”авазы көлеп торыр

Барчагыз телләрендә.

 

Логопед:

Бигрәк тырыш бу карга

Рәхмәт инде аңарга.

Рәхмәт дәресләренә

Рәхмәт бездән аңарга!

Уен:”Аваз кайда?”

Предметлы рәсемнәр арасыннан  исемендә “Р” авазы булган  рәсемнәр табарга.Тулы җөмлә белән авазның кайда ишетелгәнен әйтергә.

 

Йомгаклау.

Балалар каргага сыр бүләк итәләр.

Карга  рәхмәт әйтеп, очып чыгып китә. Дәрес тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

«МИЛӘШКӘЙ» гомумүстерелешле балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

укытучы-логопеды

 ШАРАФУТДИНОВА ЛИЛИЯ ДАННУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий