Яңа фикерләр:

postheadericon «Урман аланына сәяхәт» (табышмак кичәсе)

2Уртанчылар  төркеме   өчен    табышмак    кичәсе

 

Бүлмә  җәйге  аланга  ошатып   бизәлә. Тирә-якта  куаклар, бер  читтә  яшелчә  бакчасы, анда  түтәлләр. Урман   аланыда балалар килеп  чыга.

 

Тәрбияче. Балалар, без  кая  килеп  чыктык?

 

Кызарып  җиләк  пешә,

Чикләвекләр  өлгерә.

Санап та бетереп  булмый,

Нәрсә соң  ул, кем  белә?

 

Балалар. Урман.

Тәрбияче. Дөрес, без урманның  бер  аланында…Урманда   нәрсәләр яши ? Шулар  турындагы табышмакларны искә төшерегез әле.

 

1нче бала

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

(Куян)

                                                             

2 нче бала

Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.

(Керпе)

                                                         

3 нче  бала

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

(Аю)

 

4 нче  бала

Нечкә билле, көлтә койрыклы.

(Төлке)

 

5 нче бала

Кош  түгел – оча

Ябалактан  курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса урманны яңгырата.

(Тиен)

 

6 нчы  бала

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

(Бүре)

 

Тәрбияче. Яхшы, сез  кыргый  хайваннар  турында  бик  күп  беләсез. Тирәбездә   ямь-яшел агачлар, алан тулы чәчәкләр. Җәй  – елның   иң  матур  вакыты. Елның  бу  вакыты  турында  кемнәр  нинди  табышмаклар  белә?

 

7нче  бала

Утырабыз  урманда,

Ап-ак  эшләпә  киеп.

Киптерә дә , кыздыра да,

Кешеләр безне күреп.

(Гөмбә)

                     

8 нче бала

Үлән  арасында  торам  яшеренеп,

Ашыйсың   килсә, ал  мине  өзеп.

(Җиләк)

 

Тәрбияче. Бик  зирәк  балалар  икәнсез.Урман  биргән  байлыклар   турында   да  бик  күп табышмаклар  беләсез  икән.

 

      Шулвакыт  , кулларына  кәрзиннәр  тотып, милли  киемнәр   кигән   Тапкыр  бабай   һәм  аның   оныгы   Айзирәк  керә. Балалар   аларны  уратып   алалар.

 

-Исәнмесез, кадерле  кунаклар!

 

Тапкыр  бабай   һәм   Айзирәк :

-Исәнмесез,балалар! Без Тапкыр бабай   һәм  Айзирәк  булабыз.

Менә урманга җиләккә килгән  идек. Йөри  торгач, сезнең  аланга   килеп  чыкканбыз.

-Күпме   соң  җиләк?

Тапкыр  бабай. Әй, андагы  җиләк!  Күз  ачып   йомганчы,  җыярсың  бер  чиләк!

Айзирәк. Бу җиләктән  мин кышка  варенье   ясап   куярмын.

Тәрбияче. Әле  кышка   кадәр  ерак  ич.

Тапкыр бабай. Җәй  эшләсәң, кыш  ашарсың.

Айзирәк. Җәй  чыксаң, кышны  уйла, кышка  керсәң  җәйне  уйла.

 

 9нчы  бала

Тапкыр  бабай , безнең  бакча  да  кышка  җәйдән   үк  әзерләнә.

Әнә, карагыз әле, яшелчә бакчабызны. Без  анда  төрле-төрле  яшелчәләр   үстерәбез.

 

Шул  арада һәр “түтәл”янына  башларына яшелчә битлекләре  кигән   балалар  чүгәләп  утыралар.  Яшелчәләр    турында  табышмаклар әйтешү  оештырыла.    

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               

10  нчы  бала

Кечкенә генә  йорт,

Эче  тулы  корт.

 

Балалар. Кыяр!

 

11нче  бала

Ите симез, мае юк,

Тиресе-калын, йоны  юк.

 

Балалар. Шалкан!

 

12 нче бала

 Йөз кат  кием, төймәсез.

 

Балалар. Кәбестә!

 

13 нче бала

Үскәндә  яфрагын ашыйлар,

Үсеп  җиткәч, үзен  ашыйлар.

 

Балалар. Суган!

 

14 нче бала

Ашка  салсаң  тәм  кертә,

Борынга  салсаң  төчкертә.

 

Балалар. Борыч!

 

15 нче бала

Җир  астында  алтын   казык.

 

Балалар. Кишер!

 

Тәрбияче. Күрдегезме,  кунаклар, безнең  бакчабыз  ничек бай! Ә без  исә  бу  яшелчәләрне   кышка  тозлыйбыз, маринадлыйбыз, шуңа  күрә  кышында , язында  өстәлләребез  шушы   ризыклардан    өзелми.

Тапкыр  бабай. Ай-һай  бигрәк  эш  сөючән  балалар  икәнсез, никадәр   яшелчә  үстерәсез.

Айзирәк. Эш   сөйгән  сөенгән – рәхәтеннән  тиенгән.

Тәрбияче. Балалар, кайсыгыз  эш  турында  мәкальләр  белә?

 

Балалар:

– Эш   сөйгәнне – ил  сөйгән.

– Эш   сөймәсәң, суган  суы  суырырсың.

– Эш   үтермәс.

– Эше   күпнең  ашы күп, эше  юкның  ашы  юк.

– Эше   ачы   булса,  ашы  тәмле  булыр.

– Эш  беткәч, уйнарга ярый.

 

Тәрбияче. Әйе, балалар, дөрес  әйтәсез,  эш   беткәч   уйнарга  да   ярый.  Әйдәгез, бездә бераз   уйнап  алыйк.

Балалар. Тапкыр  бабай, Айзирәк   әйдәгез   бергәләп  ”Яшелчә” уенын   уйныйбыз.

 

Уенны  алып баручы   балаларның  колагына  шыпырт   кына   яшелчә исемнәре әйтеп  чыга.  Аннан  соң, уртага чыгып,сөйли  башлый. “Мин   сезнең   яшелчә   бакчагызны   карарга  килдем. Бакчага   килеп  җиткән идем, иң  элек  кәбестә, помидор, кыяр  күрдем. Аның  янына  шалкан, редиска  утыртылган, кишер дә бар. Сөйләгәндә үзенең  исемен  ишеткән  яшелчә   сикереп   тора.  Ишетми калучы  уеннан  чыга.

 

Тапкыр  бабай.  Ай-яй, балалар бик  күп   нәрсәгә   өйрәнгәнсез   икән, булдырдыгыз. Табышмаклар  күп  беләсез,  зирәк   икән  үзегез.

 

Акыллы  һәм   матур  булсын,

Сезнең   һәрбер  эшегез.

Без   әле тагын килербез,

Хәзерләнеп   торыгыз

Күп  нәрсәгә  өйрәнегез,

Ә  хәзергә  хушыгыз. (Китәләр)

 

Тәрбияче. Безгә дә бакчабызга  кайтырга  вакыт, балалар. Уен-көлке  бик  күп  булмый, сезне  күп төрле  башка  эшләр  дә көтә.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим  авылы

 “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий