Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кояш”

2Икенче кечкенәләр төркемендә әвәләү шөгыле.

 

Максат:

1.а) Баларга табышмак әйтү: уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;

б) Әкият персонажына булышу хисе тәрбияләү;

в) Тирә-юнь белән таныштыру, кояшныӊ сыйфаларын билгеләү, аныӊ нигә кирәген белү.

 

2.а) Балаларны берничә кисәктән торган катлаулы булмаган предметлар (кояш) әвәләргә өйрәтү ;

б) Пластилин кисәкләрен туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән әвәләү, картонга ябыштырырга өйрәтү;

в) Әвәләүгә кызыксыну уяту, игътибарлылык тәрбияләү, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү, пластилин белән чиста-пөхтә эшләргә күнектерү.

 

Җиһазлау:

Магнитофон, куян(уенчык), урман, тау декорацияләре, кояш рәсеме, әвәләү өчен такталар, сары пластилин, кул сөртү өчен чүпрәкләр.

 

 

Музыка уйный. Балалар тәрбияче янында басып торалар.Тәрбияче артында урман, сул якта тау ясалган декорацияләр. Музыка туктый.

 

Тәрбияче: Балалар, бүген  безнеӊ шөгылебезгә кунаклар килде, әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Ярар, булды. Ә безгә бүген тагын бер кунак килде, аныӊ кем икәнен беләсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән  тыӊлагыз!

 

Озын колаклы,

Урманда  яши,

Тиз йөгерә,

Үзе кишер ярата.

Нәрсә ул, балалар?

Балалар: Куян.

 

Куян чыга.

Куян: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Исәнме, Куян! Әйдә, уз. Хәлләрең ничек?

Куян: Аллаһка шөкер. Балалар, мин сезнең кояшны карандашлар белән дә, буяулар белән дә ясый белүегезне ишеткән идем. Ә пластилиннан ясап күрсәтерсез микән?

Балалар: Әлбәттә!

Тәрбияче: Куян, син карап тор, өйрән, аннары урманга кайткач дусларыӊа ясап күрсәтерсеӊ.

Куян: Ярар, әйдәгез, өйрәтегез әле мине.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, өстәлләр янына урыннарыгызга утырыгыз әле. Без сезнеӊ белән хәзер кояш әвәлибез.

Балалар, башта искә төшерик әле. Кояш нәрсәгә охшаган?

Балалар: Шарга, тупка, түгәрәккә…

Тәрбияче: Дөрес, ул түгәрәк, ә кояшныӊ нурлары нәрсәгә охшаган?

Балалар: Таякларга, колбаскаларга.

Тәрбияче: Әйе, кояшныӊ нурлары таякчыклар кебек. Ә кояш нинди төстә?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Дөрес. Ә хәзер әйдәгез кояшны әвәли башлыйбыз . Мин сезгә өйрәтәм, ә сез игътибар белән тыӊлагыз.

 

Кояш әвәләү.

1. Сезнеӊ алдыгызда пластилин кисәкләре һәм картон бар. Пластилинныӊ зур кисәген алып ике уч арасына куябыз һәм тәгәрәтеп түгәрәк ясыйбыз.

 

2. Әзер түгәрәкне картонныӊ уртасына куябыз, баш бармаклар белән коймак шикелле изеп картонга ябыштырабыз.

 

3. Әйдәгез әле, хәзер ял итеп алабыз. Урындаклардан торабыз, өстәлләр янына бастык. Куяннар булып уйнап алабыз.

 

Физкультминутка.

Ак куянкай утырган (утыралар),

Колакларын селкетә (кулларын колак буена куеп, селкетәләр).

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

 

Куян туӊа башлагач

Аякларын җылыта (кулларын алга сузып ,аяка бәрәләр).

Куян һаман да туӊа,

Сикергәләп тә куя (cикерәләр),

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

 

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте (урында йөгерәләр).

 

Булды ял итеп алдык. Урыннарыгызга утырыгыз, әвәләүне дәвам итәбез.

 

4. Хәзер кояшныӊ нурларын  ясый башлыйбыз. Сезнеӊ такталарыгызга кечкенә бертөрле кисәкләр калды, шуныӊ берсен алып ике уч арасына куябыз һәм таякчыклар ясыйбыз. Таякчыкныӊ бер башын тугәрәккә ябыштырабыз,  икенче башын кырыйга җибәреп сылап төшерәбез. Ясап булдымы?

 

5. Хәзер икенче кисәкне алабыз  да, кояшныӊ икенче нурын ясыйбыз. Шулай ук пластилин кисәген  ике уч арасына куеп таякчык ясыйбыз да, беренче нурдан әзрәк ара калдырып картонга ябыштырабыз.

 

6. Калган пластилин кисәкләреннән шулай ук таякчыклар ясап кояшныӊ калган нурларын ясап бетерәбез.

 

Тәрбияче: Менә һәрберебезнеӊ кояшы әзер. Сиӊа, Куян дус, ошыймы безнеӊ кояшлар?

Куян: Бик тә ошый. Шундый матур кояшлар ясадыгыз, мине дә өйрәттегез. Мин, урманга кайткач, Тиен дустыма  кояшны ясап күрсәтермен. Рәхмәт сезгә, балалар. Мин сезгә урманнан кучтәнәч алып килдем, шөгыллегез беткәч ашарсыз. Ә хәзер миӊа инде урманга кайтырга кирәк. Сау булыгыз, балалар!

Балалар: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Сау бул, Куянкай. Хәерле юл сиӊа, ярдәм кирәк булса, тагын кил, без сиӊа булышырбыз. Балалар, әйтегез әле миӊа без буген шөгыльдә нишләдек?

Балалар: Кояш ясадык.

Тәрбияче: Ә без  кояшны нәрсәдән ясадык?

Балалар: Пластилиннан.

Тәрбияче: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, кояш безгә нигә кирәк соӊ?

Балалар: Ул җылыта, яктырта.

Тәрбияче: Әйе, кояш бар дөньяны җылыта, үзенеӊ якты нурлары белән табигатьне, җан ияләрен уята! Кояш чыккач, безгә барыбызга бик куӊелле була, кәефләр күтәрелә.

Шуӊа күрә кояшлы көннәр күбрәк булсын иде. Шуныӊ белән безнеӊ шөгылебез тәмам. Балалар, сезгә бик зур рәхмәт, матур итеп кояшлар ясадыгыз. Молодцы!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет  районы

 “148 нче санлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАТИНА ЭЛЬВИРА ГЫЙЛЕМХАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий