Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Туган телен җырга салган Тукай…”

тукМәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрү өчен  бәйрәм сценарие

 

Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш:  Г.Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль әсәрләр тыңлау.

 

Үткәрү урыны: музыка залы. Тукай әсәрләренең төрле басмаларыннан, балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла. Экранда Тукайның тормыш юлыннын күренешләр чагылдырыла, әсәрләренә иллюстрацияләр күрсәтелә.

Җиһазлау:  Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр (тулы һәм төрле өлешләргә киселгән хәлдә), күз бәйләргә яулык.

 

 

Бәйрәмчә киенгән балалар ярымтүгәрәк ясап баскан

Алып баручы:

– Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

– Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

“Шүрәле”не, “Су анасы”н  укып,

Күпме бала күңлен яңарткан.

 

 Шүрәле белән Су анасы керәләр

Шүрәле:

–  Казан артындагы бер урманнан

Тукай мине табып танытты.

Бүген мине күпме кеше белә,

Күпме бала мине яратты.

Былтыр кысып китте бармагымны

Тик аңарга үпкәм юк күптән.

Үзем зарар салмак идем аңа,

Начар гамәл кылмам мин бүтән.

 

Су анасы:

–  Урлап китте малай тарагымны,

Алтын иде минем тарагым.

Бу гамәлен аның мактый алмыйм,

Алсын иде инде сабагын.

Урлашу бит яхшы һөнәр түгел,

Сез, балалар, шуны белегез.

Кәкре куллы кеше бик тә начар,

Туры юлда гына йөрегез.

 

Кәҗә белән Сарык керә

Кәҗә:

– Әйдә инде, атла, Сарык, тизрәк,

Безне көтеп арый балалар.

Синең кебек сарыклар гел шулай

Әкрен йөреп соңга калалар.

 Сарык:

– Тукта әле, Кәҗә, сукранма син,

Ашыкканнар ашка пешәләр.

Синең белән мине ничә еллар

Белә инде күпме кешеләр.

Кәҗә:

– Тукай абый безне яраткан,

Бар галәмгә шулай таныткан.

Безнең турыда укымаган бармы –

Сорап кара әле халыктан.

Сарык: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен кемнәр белә?

Кәҗә: Күрдегезме инде, барысы да беләләр безне! Балалар безне генә яраталар!

 

Шүрәле белән Су анасы: Юк инде, балалар безне күбрәк яраталар. Безнең турыда әкиятне белмәгән бала юк!

Алып баручы: Бәхәсләшмәгез, дусларым, балалар сезнең барыгызны да яраталар. Чөнки безнең балалар үз ана телләрендә әкиятләр, шигырьләр укырга бик тә яраталар. Бу турыда алар сезгә үзләре сөйләп бирерләр, рәхим итеп утырышыгыз әле, тыңлап карагыз.

1 бала:

Тукай теле – ана телебез,

Яратабыз туган телне без.

Һәм гасырлар аша рәхмәт әйтеп,

Тукай шигырьләрен көйлибез.

 

Балалар шигырьләр сөйл.

 

Шүрәле: Чынлап та, балалар Тукаебыз телен бик яраталар, матур итеп ана телендә сөйлиләр икән.

Сарык белән Кәҗә: Әйе, әйе, чынлап та шулай.

Су анасы: Ә балалар белән берәр уен уйнап алсак ничек булыр икән?

Алып баручы: Бик яхшы булыр, шулай бит, балалар?

Су анасы: Менә минем алтын тарагым, әйдәгез, таракны кем беренче табып алыр икән. Билгеле инде, балалар тарагымны кире бирерләр дип уйлыйм.

 

“Алтын таракны тап” уены

Ике бала чакырыла.  Күзләрен бәйләп, өстәлгә арт белән борып, җитәкләп икесен ике якка 3-4 адым атлаталар, кире борылып, әкрен генә өстәл янына килеп, таракны капшап табып алырга кирәк. Кем беренче таба, шул җиңүче була. Балалар әкият геройлары белән ярышалар.

 

Сарык: Без дә уен алып килдек.

Кәҗә: Менә бу өлешләрдән тулы рәсем җыярга кирәк. Дөрес итеп җыйсагыз, Тукай әкиятеннән бер күренеш күрерсез.

Сарык:  Нинди әкият икәнен дә әйтергә кирә әле.

 

Ике мольберт, әзерләнгән рәсем өлешләре куела. Чираттагы ике бала рәсемнәрне җыя, аннары нинди әкият икәнен әйтә. Балалар ярдәм итәргә мөмкин. Төрле әкиятләрдән күренешләрне җыеп, өч тапкыр уйныйлар.

 

Шүрәле: Ә мин табышмаклар тәкъдим итәм әле. Балалар, сез минем урманнан икәнемне беләсез инде, әйдәгез әле, сезнең урманны ничек белүегезне сынап карыйк. Тыңлагыз:

 

– Җәйгә киенә,

Кышка чишенә. (Агач)

 

– Нинди агач җилсез шаулый?    (Усак)

 

– Ак киемен кигән,

Яшел чугын элгән.     (Каен)

 

– Кызыл төймә таптым,

Авызыма каптым. (Җиләк)

 

– Кызыл төймәсен аскан,

Каршыма килеп баскан.     (Миләш)

 

– Башы булмаса да эшләпәле,

Сыңар аяк – төксез,

Ул да булса итексез.    (Гөмбә)

 

Сарык: Балалар бик күп беләләр икән. Ә менә мин тагын…

Кәҗә: Җитеп торсын, Сарык. Син барасы җирләребезне онытма, безне башка бакчаларда да көтәләр бит.

Су анасы:  Шүрәле дус, безгә дә вакыт, әйдә, кузгалыйк.

Шүрәле:  Туктагыз, мондый уңган  балаларга бүләкләр өләшми китеп булмас. Кая, дусларым, чыгарыгыз алып килгән бүләкләрегезне. Балалар, без сезгә Тукай абыйның китапларын бүләк итәбез.

 

Әкият геройлары бүләкләрен тапшыралар, саубуллашып, чыгып китәләр.

Алып баручы:

 

Туган телен җырга салган Тукай,

Бар аһәңен, моңын сыйдырган.

Бүген дә бу җырны, гимн кебек,

Аягүрә басып җырлыйлар.

 

Балалар һәм кунаклар, аягүрә басып, “Туган тел” җырын башкаралар. Бәйрәм тәмамлана.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “78 нче  “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле укытучы-логопеды

ЗИННУРОВА ФӘРСИЯ МӘХТҮМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий