Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әнием – йөрәк тибешем!”

роза5-6 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә

 

Максат: Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү. Әниләр турында күбрәк белү, истә калдыру сәләтен үстерү.

 

Алып баручы: Хәерле кич, балалар! (Балаларга шкатулка күрсәтелә). Балалар, бу нәрсә икән?- Әйе,  дөрес әйтәсез бу  кечкенә генә шкатулка. Әмма ул серле, аның эчендә нәрсә бар икән, белергә телисезме? – Әйе! (Эченнән хат ала һәм укый).

“Кадерле балалар! Без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез, уеннарда катнашсагыз, без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез.”

(Алып баручы сораулар язылган кәгазьне укый һәр балага сораулар бирә).

 

-Гүзәл, матурым, өстеңдәге матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?

-Лилия, үскәнем, сезнең өйдә тәмле ашларны кем пешерә?

-Айзилә, акыллым, синең чәчләреңне кем тарый?

-Исмал, алтыным, сезнең өйдә бәлеш, өчпочмакларны кем пешерә?

-Зөлфирә, үскәнем, сиңа матур курткалар кем алып кайта?

-Айзилә, акыллым синең бакчадан кайтуыңны көтеп тәмле чәйләр әзерләп кем тора?

 

Алып баручы:  Балалар, сез бик матур җаваплар бирдегез. Күңел ачу кичәсе кемнәргә багышлан димәк ? – Дөрес, балалар, бүген сезнең белән безнең өчен кадерләрнең кадерләре булган әниләребезнең бәйрәмен бәйрәм итәбез икән.

 

Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безне иң якын кеше.

Ул, белегез, кем?

-Балалар: Әни!

Алып баручы:

Ана назы – жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр – бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе һәм эшегедә, чиксез шатлык – куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.

Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән.

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

Безгә бөтен көчен биреп

Назлап сөеп үстергән.

Давылларда адашмаслык

Һич бетмәслек көч биргән.

Менә шуңа иң изге сүз

Әни сүзе була ул!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни узе була ул! (Бергә)

*

Айзилә: Әни- өйнең кояшы

Бик кадерли ул безне.

Аның җылы карашы

Җылыта күңелебезне.

Бүген әниләр бәйрәме.

Зур бәйрәм бүген бездә.

Әниемнең бәйрәменә

Җыелдык барыбыз да.

*

Исмал: Әни бүген бик сөенгән

Елмаеп, дәшеп тора.

Бит алмалары кызарып

Нурлары чәчеп тора.

Әниемнең шат булуын,

Елмаюын көтәм мин.

Бәхет теләп, шатлык теләп

Аны тәбрик итәм мин.

*

Гүзәл: Бик күңелле, бик рәхәт!

Әниләр көне булгач.

Әниләргә булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

Җырла, дисәләр, җырларбыз

Бер дә каршы килмәбез.

Әй, әниләр, ишетегез!

Сезнең өчен җырлыйбыз да биибез!

*

Лилия: Әнидән дә кадерлерәк

Дөньяда кем бар икән?

Аларның чын кадерләрен

Һәркем дә белә микән?

Язмыш сынауларындада

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

*

А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Әни, әнием, әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “әннә” дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, ышанычлырын акларга үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләр – ул безнең әниләребез.

*

Айзилә: Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

*

Гүзәл: Әни ул-якты кояш.

Әни ул –исле чәчәк.

Аңа күрсәткән яхшылык

Үзеңә үк киләчәк.

*

Айзирә: Әнием, кадерлем!

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

*

Лилия: Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

*

Исмал: Әниләрне тыңлагыз,

Рәнҗетмәгез, сөегез!

Җир йөзендә иң кирәкле

Алар – шуны белегез.

*

Зөлфирә: Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

*

Бергә:Һәммәбезгә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

 

Алып баручы:   Булдырдыгыз, балалар! Чыннан да әни өйдә булганда безгә бик рәхәт. Ә әнигә кайчан рәхәт соң, беләсезме? Дөрес, әгәр син әниеңнең сүзен тыңласаң, уйнаганнан соң уенчыкларны җыеп куйсаң, аның кәефе дә яхшы булыр, ул сине тагын да ныграк иркәләр, яратыр, үскәнем, акыллым , дияр. Ә сез, балалар, өйдә әниләрегезгә булышасызмы соң? Әйдәгез әле, ничек булышканыгызны сөйләп күрсәтегез әле.

*

Айзирә: Әни пәрәмәч пешерә,

Вак итеп , тәмле итеп.

Без табында чәй әчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

*

Гүзәл: Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәр эшләп ашарга.

*

Лилия: Мин әнигә булышам

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

*

Исмал: Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә төрешәм.

 

Айзилә: Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

 

Алып баручы: Ягез, балалар, хәзер карыйбыз кем әнисенә өйдә булыша икән? Кем дә кем уенчыкларны беренче җыеп бетерә, шул уңган-булган, әнисенең ярдәмчесе була.

Уен”Уенчык җыю”.

Алып баручы: Алъяпкыч, яулык күрсәтелә, ә бу әйберләр нәрсә өчен кирәк соң? Дөрес, тәмле ашлар әзерләгәндә кия торган киемнәр. Нәрсәне ничек кигәнне беләсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк әле.

 

Уен “Алъяпкыч кию”.

Алып баручы: Балалар, сез шундый уңган-булган икән, тиз арада бу биремне дә башкарып чыктыгыз. Тагын ниләр эшли беләсез соң сез?

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

 

Алып баручы: -Булдыгыз, балалар! Ял да итеп алыйк. Бер хикәя тыңлагыз. Кечкенә генә кыз урамда әнисеннән артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч елый башлаган. Аңардан кешеләр: – Син нигә елыйсың?-дип сораганнар. Кыз:- Мин әнине югалттым, – дигән. Кешеләр: – Елама, хәзер әниеңне табарбыз. Синең әниең нинди? – дип сораганнар. Кыз аларга: -Сез белмисезмени? Бик матур минем әнием! – дип җавап биргән.

-Балалар, сез менә хәзер үзегезнең әниләрегезгә нинди матур сүзләр белән эндәшәсез икән, сезнең әниләрегез нинди икәнен уенда сынап карыйк.

 

Уен “Әниемә иң матур суз”.

(Балалар түгәрәккә басалар һәм көй уйнаганда туп йөртелә, көй туктауга туп кемдә кала, шул бала әнисенә багышлап ягымлы, матур сүз әйтә).

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Утырмагыз аптырап.
Рәхәтләнеп ял итегез,
Бер безнең белән уйнап.

 

Уен “Күз бәйләп әниеңне таны”.

Алып баручы: -Булдырдыгыз, балалар! Сез әниләрегезне бик нык яратасыз икән. Ә хәзер, әйдәгез, әниләргә “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтик.

 

Әкиятне сәхнәләштерү.

Алып баручы: -Кадерле балалар, менә мин сезнең әниләрегезнең беркайчан да авырмауларын, һәрвакыт шат, көләч булуларын, гел елмаеп торуларын телим. Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез.

.

Материал belem.ru сайтыннан алынган. Эшнең авторы – Афзалова  Алия  Мөнәвир  кызы.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий