Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кызыл әтәч безгә килмәсен”

1Уртанчылар төркемендэ янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган эшчәнлек

 

Максат: янгын чыгу очракларынын сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Кулланма матерал:6анка, шырпы, кәгазь, су, капкачлар (берсе тишекле), юеш ак салфетка, ике коры салфетка, янгын сүндерүчеләр баш киеме, кагыйдәләр белән конвертлар, слайдлар.

Оештыру моменты: (кәефләрен сорашу, бер-берсенә сәлам бирү)

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар, сез бүген аеруча матур, шат куренәсез. Бу кутәренке кәеф  язгы жылы кояш нурлары, шаян тамчылар сәбәбеннәндер. Табигатьнен бу матур чорында мин сезнең барыгызга да имин тормыш телим. Бугенге эшчәнлегебез дә тормыш иминлеге нигезләренә багышлана.

Балалар, хәзер бер табышмак әйтәм. Шуның җавабын табыйк. Аннары мин анын турында әкият сөйләрмен. Сез әзерме?

 

Башы-тарак

Койрыгы-урак;

Кычкыртып быргысын

Уята барысын.Ул нәрсә икән? (Әтәч)

 

(Әтәч турында кыскача әңгәмә) Сезнең әтәч күргәнегез бар. Ул усалмы? Ни өчен? Ул сезгә тимәсен өчен нишлисез?

Бөтен әтәчләр дә усал булмыйлар. Тәртиплеләре дә була – андыйлары азык тапсалар, тавыкларын чакыралар, узләре генә ашамыйлар. Хужаларын да таныйлар – кычкырып сәлам бирәләр. Бугенге әтәч нинди икән? Ягез әле, матур итеп утырыгыз, мин сезгә әкият сөйлим.

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда яши ди бер әтәч. Кара да тугел, ак та тугел, ул кып-кызыл икән. Тәртибе дә бик үк яхшы түгел ди. Сугышырга ярата икән ул. Балалар кулында шырпы курсә, бу әтәч шундый усаллана икән, шундый усаллана икән, күзләреннән очкыннар чәчелә башлый икән. Ул очкыннар төшкән жир янып китә. Кешеләр сүндерергә житешә алмыйлар: өйгә төшсә өй яна, коймага төшсә – койма яна. Ул булган урында кара күмер өемнәре генә кала икән. Кешеләр нишләргә белми аптырап беткәннәр. Берсенен дә аны уз янына якын китерәсе килми икән; кызыл әтәч белән ныклы көрәш алып бара башлаганнар. Бу көрәштә алар шуны анлаганнар - кызыл ут әтәче судан, комнан курка һәм аерым кагыйдәләрне үтәсәң, килми икән. Нинди кагыйдәләр микән соң ул?

Без аларны конвертлардагы рәсемнәрне тезеп искә төшерербез. (Рәсемдә кагыйдәләр. Алар берничә кисәккә киселгән. Балалар кисәкләрдән бербөтен рәсем тезәләр)

 

Физминутка.

(Түгәрәккә басып кагыйдәләр әйтәләр)

 

Балалар, сезнен учак янганын күргәнегез бармы? Ул ничек яна? (Ялкынланып, шарт-шорт итә, төтен чыга).

-Төтен нинди ул?

-Ачы, күзне ачыттыра, тын алып булмый.

-Төтен бик куркыныч.Моны ачыклау өчен кечкенә генә тәжрибә ясап карыйбыз. Минем кулымда банка, ул чиста, ялтырап тора, (тикшереп карау ) . мин аңа кәгазь салам һәм ут төртәм. Кәгазь янып китте. Ул ялкынланып яна, төтен чыга. Банканы капкач белән каплыйм – ялкын сүрелде, ә төтен банка эченә тулды. Капкачны ачам – төтен бүлмәгә тарала, кәгазь яңадан яна башлый. Банканы бәләкәй генә тишекле капкач белән каплыйм – төтен ул тишектән чыга башлады. Хәзер банка авызын юеш чүпрәк белән каплыйм – төтен чыга алмый. (Су сибеп утны сүндерәм) Хәзер, балалар банкага игътибар итегез әле – ул чистамы? (Тикшереп карыйлар) Ана төтен утырган. Янгын вакытында ул безнен үпкәләргә кереп тын алуны тоткарлый. Бу вакытта кеше аңын югалтып егыла да, ут эченнән чыга алмый. Бу аяныч хәл булмасын өчен янгын вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Бүген без шул кагыйдәләр белән танышырбыз. Ягез, уйлап карагыз әле, өйдә янгын чыкса, иң беренче итеп сез нәрсә эшләр идегез?

Ин беренче итеп зурларны чакырырга кирәк. (Тәрәзә аша яки балконга чыгып кычкыр, телефоннан 01 номерына шалтыратып төгәл адресыңны әйт).

Янгын булган урыннан читкә кит, ишек бикле булып чыга алмасан, сөлге алып юешлә, авыз-борынны капла да тәрәзә янына килеп ярдәм чакыр!

Беркайчан да диван, өстәл астына, шкаф эченә кереп качма! Чөнки ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләр таба алмый, ә ут бар әйберне дә яндыра, төтен бар тишектән дә үтеп керә.

Ярдәмгә килгән кешеләрнен кушканын төгәл үтә!

 

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау:

Янгын нәрсәсе белән куркыныч? Янгынны әкияттә нәрсә дип атадылар? Ул кемнәр янына килә? Янгын була калса нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

 

Янгын чыгу – куркыныч хәл,

Шуңа без сак булыйк.

Бакчадагы апаларның сүзләрен һәрчак тыңлыйк.

Шырпы белән уйнамыйк без.

Утка якын бармыйк без.

Әтиләрне-әниләрне хәсрәткә салмыйк без.

Өлкәннәр борчылмасыннар,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Кызыл әтәч беркайчан да безнең янга килмәсен.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 “3 нче “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФӘСХЕТДИНОВА ГӨЛФИНӘ АЛМАС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий