Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Карапузга» барабыз, уенчыклар алабыз»

12 нче кечкенәләр төркемендә физкультура эшчәнлеге аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча план-конспект

 

Максат:

-Балаларны юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү,

-Транспорт төрләрен аерырга, аларнының җир, су, һава транспортлары буенча классификацияләргә,

-Юл аркылы чыгарга ярдәм итүче билгеләрне өйрәтү,

-Юлда үз-үзләрен дөрес тоту культурасын тәрбияләү.

 

 

Кулланма материаллар: Юл билгеләре (“Җәяүлеләр чыгу урыны”, “Җир асты чыгу урыны”), транспорт төрләре ябыштырылган  шакмак (30х 30х30см), балалар саны буенча кечкенә туплар (сары, кызыл, яшел), төсле тонельләр (сары, яшел, кызыл), уенчыклар (җиңел машина, самолет, вертолет, көймә, ат, вилосипед, пароход, мотоцикл, ишәк һ.б.)

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:

-Балалар, сез уенчыклар яратасызмы? (Балалар җавабы) Сезгә әниләрегез уенчыкларны кайдан ала? (Кибеттән, базардан) Безнең җирлектә уенчыклар нинди кибетләрдә сатыла? (“Карапузда”)

-Балалар, без буген уенчыклар алырга “Карапуз” кибетенә барабыз. Балалар, сез кибеткә нәрсәләр белән барасыз (Машина белән, җәяү, һ.б.)

-Без бүген кибеткә җәяү барабыз. Бакчадан чыгуга без кайда булабыз? (Юлда, урамда) Дөрес, балалар, урамда булабыз. Урамда йөрер өчен юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк. Әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерик.

-Без юлның уртасыннан барабыз (Юк, тротуардан, юл кырыннан). Ни өчен? (Балалар җавабы).

-Юл аркылы теләсә кайсы җирдән чыгабызмы? (Зебрадан гына чыгабыз).

-Урамда теләсә ничек кычкырып барабызмы? (Шаулашмыйча, җитәкләшеп, күзәтеп барабыз)

Менә, балалар, без юл кагыйдәләрен искә төшердек, хәзер юлга кузгалсак та ярый, бер рәткә тезеләбез, тезләрне югары күтәреп атлап киттек. Аяк очларында барабыз, җиңелчә йөгереп алабыз.

-Арыдыгызмы, балалар? Ә хәзер бераз ял итеп уйнап алыйк (Түгәрәккә тезелү). Миндә бер хикмәтле шакмак бар, анда төрле транспорт рәсемнәре ясалган, (бер бала шакмакны уртага тәгәрәтә, нинди транспорт чыга, шуны эшлисе)

  • “Кран” – кулларны өскә күтәрү, аяк очына иелү; (4-5 тапкыр)
  • “Вертолет” – кулларны алга һәм артка әйләндерү; (4 тапкыр һәр якка)
  • “Поезд” – куллар бил турына куеп терсәктән бөкләнгән, чиратлап алга –артка йөртү, урында атлау (чух-чух авазын әйтү) (7-8 тапкыр атлау)
  • “Велосипед” – аркага яту, аякларны велосипед йөрткән кебек селкетү.
  • “Самолет”- очып китәбез.

 

Ял итеп тә алдык, юлыбызны дәвам итик, юл аркылы чыгарга кирәк, ничек чыгабыз?

 

1. Юл билгесе куела “Җәяүлеләр чыгу урыны”

2

-Балалар, бу нинди билге? Аклы-каралы юл ничек дип атала? (Зебра)

  • Юл аркылы аклы – каралы кирпичиклардан атлап чыгу.

 

2. “Юл асты чыгу урыны” юл билгесе куела.

3

-Балалар, бу нинди билге? (Балалар җавабы) Дөрес, балалар, бу җир асты чыгу урыны, без хәзер җир астыннан чыгу өчен төсле тупларны алабыз, кемдә нинди төстә туп – шундый тоннельдән чыга һәм кәрзингә тупны ыргыта.

  • 3 төсле туп: кызыл, сары, яшел. Балалар тоннель астыннан үрмәләп чыгалар һәм тупны кәрзингә яргыталар.

-Менә, балалар, без “Карапузга” килеп тә җиттек. Менә сатучы апа сезгә бик матур уенчыклар әзерләгән.

  • Уенчыкларны тарату. Транспортны әйтү, кайдан йөрүен ачыклау.

 

-Хәзер уенчыклар белән уйнап алсак та ярый.

  • “Җир, су, һава” (Транспортлар үз хәрәкәтләрен ясыйлар, сигнал буенча һәр транспорт үз билгесенә бара).

 

-Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Афәрин, балалар, без хәвеф-хәтәрсез генә кибеткә килдек, хәзер инде матур итеп тезелеп кире бакчабызга кайтабыз (Зал буйлап тезелеп йөрү)

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

 Мөслим авылы

“МИЛӘШКӘЙ” гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СИТДИКОВА ГӨЛНУР НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий