Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Каз өмәсе”

каз өмәсе5-7 яшьлек балалар өчен күңел ачу кичәсе

 

Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халыкының “Каз канаты” дигән көй уйнап тора.  Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр, алдан тиешле урынга куела. Әби чыга, сөйләнә:

-И, и, и, гөмеркәйләр, менә тагы каз өмәләре җитте (тәрәзәдән карый). Нишләп бу кызлар һаман юк икән, кояш күтәрелеп бетте бит инде.

“Каз канаты” көенә кызлар көянтәгә чиләк асып керәләр, көянтә-чиләк белән 3-4 күнегү ясыйлар, көянтә, чиләкләрне илтеп куялар.

 

 

Әби: Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр, үзләре белән су да алып килгәннәр. Бабай, кая син, чык, кызлар килеп җитте.

Бабай: Чыгам, карчык, изге сәгатьтә, балалар.

Алдан  юкәдән каз бәйләргә бау әзерләнә, казлар ясала.

Әби: Әйдәгез, балакайларым, бауларны алыгыз, Аллаһка тапшырдык.

Каз каңгылдый

Кызлар бауларны алып, әби белән бабай артыннан чыгып китәләр, магнитофоннан каз тавышлары ишетелә, кызлар икешәр каз тотып керәләрләр дә, казларны йолкый башлыйлар).

1-кыз: И, кызлар, казлары бигрәк тә симез, әйме?

2-кыз: Шырпылы гына була күрмәсен инде.

3-кыз: Кызлар, иртәгә кемдә икән каз өмәсе?

4-кыз: Бәдри әбиләрдә.

Әби: Әйе, иртәгә, Бәдри әбиегезгә каз өмәсенә барырсыз, балакайларым. (Әби кызлар янына утыра да). И-и-и, әйтмә инде, балалар, үзе кызык, үзе ямансу инде шушы каз өмәләре. Казның итеннән нинди генә ризыклар әзерләмиләр. Алай гынамени әле, татар халкының иң зур күчтәнәче кунакка барганда каз булган. Туйларда яшьләрне  хәзер дә зурлап, изге теләкләр, пар булып яшәүләрен  теләп,  зурлап пар каз чыгаралар. Ә килен булган кыз, каз мамыгыннан пар мендәр алып килгән. Карагыз әле, кызлар, әниләрегез сезгә дә пар мендәрләр әзерләгәннәрдер инде, әйме? (Кызлар көлешәләр, әби казларны карый-карый). Әй, казларны йолкып бетерә язгансыз бит, телемә салынып утырам икән, өстәл әзерлисем, каз коймагы пешерәсем бар бит (Әби икенче бүлмәгә кереп китә).

 

Егетләр керә:

-Исәнмесез, барчагыз,

-Бездән сәлам алыгыз!

 

Капма-каршы җыр: “Челтәр элдем читәнгә” татар халык көе, сүзләре.

Егетләр:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

 

Кызлар:

Алын алырсыз микән

Гөлен алырсыз микән,

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз микән.

 

Бер егет:

-Каз өмәсе бик шәп бәйрәм

Күңел ачаек әле.

 

Берничә бала алга чыгып баса.

1-бала:

Бүген бездә каз өмәсе

Уз, рәхим ит, әйдә кунакка,

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

 

2-бала:

Көзләр җиткәч казлар киткән кебек

Вакыт җиткәч китә кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Бергә:

Өмә җыры һәрбер ызбада.

 

3-бала:

Авылларда бүген кызлар җыры

Гармон моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп

Кабатлана иске көйләрдә.

 

4-бала:

Ап-ак яуган ак мамыклар

Тузып кала пар ат артыннан,

Кыңгыраулар хәтта әбиләрне

Яшьлек елларына чакырган.

 

5-бала:

Авылларда бүген каз өмәсе

Ак мамыкка дөнья күмелгән,

Һәм әбиләр сүзсез генә җырлый

Үз яшьлеген җырын сагынган.

 

Җыр: “Каз өмәсе”. Р.Гобайдуллин музыкасы, Н.Гәрәева сүзләре.

 

Әби чыга: Менә тамаша, егетләр дә килеп җиткән.  И-и-и, яшь чакларым искә төшеп китте әле, балалар, шулай каз өмәсендә егетләр килер иде, китәр иде уен-көлке, җыр-биюләр, бүләк алышулар, бүләк бирешүләр. Әйдәгез әле, безнең яшь чагындагы бер уенны уйнап алыйк әле.

 

Уен: “Йөзек салышлы”

(Уенда йөзек кемдә кала, аңа җәза бирелә).

 

Әби: Менә шулай, уеннар, кул эшләре эшләп, таң атканын да сизми кала идек. Әйдәгез әле, кич утырып каз канатын сыдырып алыйк.

 

 Балаларга каз канатлары, канат салырга савыт бирелә, берничә төркемгә бүленеп канат сыдырала.

Менә шулай, балалар, канат каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчә идек. Әйдәгез, балалар, быел да йоласына туры китерик, канатларны бергәләп Ык буена кадәр чәчик.

 

 Әби алдан бара, балалар арттан каурый чәчеп баралар.

Әби (сөйләнә-сөйләнә): Алдан барсын әткәсе, арттан барсын әнкәсе, әткәсенә-әнкәсенә иярсеннәр  утыз-кырык бәбкәсе!

Балалар: Дөньялар имин булсын!

 

1-бала:

Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

 

Татар халык көе Каз канаты” көенә балалар парлашып салмак кына бииләр, алып баручы сөйләп тора.

 

Авылларда каз өмәсе гөрли

Су буена канат сипкәннәр,

Канат очларына баса-баса

Кызлар каз юарга киткәннәр.

 

Кызлар көянтәләренә казларны асып, малайлар чиләкләр тотып, талгын музыка астында залдан чыгып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

 Мөслим авылы

“МИЛӘШКӘЙ” гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

АДИЯТУЛЛИНА ГЛҮЗӘ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий