Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»

кошЗурлар төркемендә шөгыль (уен-викторина)

 

Дәресненң максаты:

– балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

– балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

– балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар (аудиоязмада «Кошлар тавышы») , рәсемнәр, презентация, әйтешләр.

Әзерлек эшләре: кош рәсемнәре, презентация әзерләү.

 

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагынып алалар. Менә бүгенге  шөгыльлебез дә кошларга багышлана.

 

Язлар килә туган ягыма,

Җиргә алтын нур ява.

Алтын нурларга коенып

Тибрәнеп тора һава.

Яз килә шул, яз гына

Күңелләрдә наз гына.

Язлар килә, кошлар килә

Минем туган ягыма!

 

Аудиоязмада кош тавышлары тыңлана.

 

Тәрбияче: Безнең канатлы дусларыбыз туган якларына язны сагынып очып кайталар һәм үзләренә оя кора башлыйлар. Сыерчыклар өчен без һәр елны оялар ясыйбыз. Кошлар үзләренчә мондый бүләккә шатланадыр дип уйлыйм. Ә соңыннан инде калган канатлы дусларыбыз: сандугачлар, карлыгачлар, тургайлар  туган якларга кайтып җитәләр.

 

1 нче уен  “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

1. Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан).

 

2. Чуар киемле урам малае, борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык ).

 

3. Колга башында йорты,
Эчендә аның җырчы. (Сыерчык).

 

4. Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры − күктә. (Тургай).

 

5. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач).

 

6.Үзе озын, чыбуы кыска. (Торна)

 

Тәрбияче: Кошларның файдасы гаять зур.Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусылҗимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.

 

 2 нче уен  “Сорау-җавап”

1. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)
2. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
3. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан).
5. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач)
6. Сан буенча иң күп таралган кошлар? (Чыпчыклар)
7. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый? (Күке)
8. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара каргалар).

 

Тәрбияче: Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктида да да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебенкош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы (страус).

 

3нче уен  “Тәнәфес”

Презентация карау «Кошлар – безнең дусларыбыз!»

 

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән кошлар турында әйтешләр өйрәнгән идек, шуларның кайсыларын истә калдырдыгыз.

 

4нче уен  “Тиз әйт”

1. Карга әйтә: «Кар – кар,

Мичтә бәлеш бар, бар.

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

 

2. Кәк-күк, кәк-күк,

Монда гөмбә бик күп,

Бик күп, бик күп,

Кәк-күк, кәк-күк.

 

3.Тук-тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме

Шуны көтеп утырам.

 

Тәрбияче: Балалар, чираттагы конкурсыбыз да канатлы дусларыбызга багышлана. Хәзер сезгә кошлар турында аңлатма укып китәм, ә сез нинди кош турында сүз барганын әйтерсез..

5нче уен  “Нинди кош”

1. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар.Оялары – тәрәзә башында, йорт кыегында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык).

2. Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус-тату яши. Ул – игенченең ярдәмчесе. Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.(Сыерчык).

3. Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә – язгы сулар тавышы, һавада аның җыры.(Тургай).

 

Тәрбияче: Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:

  1. Кошлар безгә кирәкме?
  2. Алар ярдәмгә мохтаҗмы?
  3. Без аларга ярдәм итәргә тиешме?
  4. Ничек ярдәм итәрбез? (Балалар чыгышы).

 

Әйе, дөрес җавап бирдегез. Балалар , кошларны  яратыйк, саклыйк, аларга ярдәм итик.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “1 нче санлы “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АХУНҖАНОВА ЗӨЛФИЯ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: «Кошларга ярдəм итү»

Кошлар турында шигырьләр – 1 

Кошлар турында шигырьләр – 2

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий