Яңа фикерләр:

postheadericon Кечкенәләр төркемендә татар теленә өйрәтү буенча режим моментларын оештыру

2-4 яшьлек балалар өчен

1

Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:

1 нче кечкеләр төркемендә 10-15 мин.

2 нче кечкеләр төркемендә 15-20 мин.

Кече яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундыйларның берсе - бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интелект усешенндә уңай йогынты ясый. Мәсәлән:

 

Бу бармак-бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак- әни,

Бу бармак- нәни бәби,

Аның исеме чәнти.

 

Песием, песием”  уены

( Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи, сөт эчәр,

Ана песи, сөт эчкәндә

Ата песи күз кысар

Ал дигәндә алмасаң

Лап итәр дә шап итәр!

(“Лап итәр” дигәндә сыйпаган теге баланың кулын тартып алып өлгермәсә, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була)

 

Чәбәк-чәбәк” уенын балалар бик теләп уйныйлар.

Чәп-чәп чәбәкәй                       (нәниләр кулларын күтәреп, чәбәклиләр)

Кулларыбыз бәләкәй

Ә хәзер тизрәк – тизрәк            (кулларны җиңелче генә тезләргә сугалау)

Чәбәклик күңеллерәк.

 

Нәни балалар үзләрен мактаганны, матур дип әйткәнне бик яраталар һәм аларның бик тиз үсәселәре килә.

 

Үсәбез уены.

Мин әле бик кечкенә

Миңа бары өч кенә.

Үсә, үсә зур булам

Бик матур малай (кыз) булам.

(Балалар алга таба иеләләр, күтәреләләр, ике кулның да имән бармакларын бит уртасына куеп башларын чайкыйлар)

 

Төрле предметлар тотып биегән уеннарны да киң кулланам. Нәниләр уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар. Мондый уеннар балаларда зур кызыксыну уята, тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне балалар тырышып кабатлыйлар:  “куян булып сикерәләр”, “ кошлар булып очалар”, “ җим чүплиләр” һ.б. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану балаларның  фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын баета, үстерә.

 

Алсу кунакка килгән

уенында балалар аның  белән танышалар, исемнәрен әйтәләр.

“Алсу бик матур курчак” дип кабатлыйлар.

Музыка ярдәмендә Алсу белән бию.

Тыпыр-тыпыр басамын, (аяклары белән тыпырдыйлар)

Анары әйләнәмен.(Әйләнәләр)

Башны уңга борамын,

Башны суңга борамын. (Башны ике кул белән тотып, уңга сулга боралар.)

Ә анары сикерәмен. (Сикерәләр)

 

Кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү дә нәниләрне татар теленә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия.

Мәсәлән:

 

Чебиләр” уены

Өй алдында чебиләр (Кулларын артка җәеп, як-якка борылалар)

-Чип-чип- чип! – дип йөриләр. (Куллар як-якка җәяләр)

Кечкенә канатлары (Бармаклар бии)

Муеннары сап-сары,

Бу аларның туннары. (Башларын чайкыйлар)

 

Хәрәкәтле уеннарны балалар шатланып, бик теләп уйныйлар.

 

Качышлы уены.

Бер, ике, өч!

Ак куяннар,

Йомшак куяннар,

Качыгыз куяннар. (Балалар куян булып сикерә-сикерә качалар, тәрбияче эзли)

 

Нәни балаларга культура – гигиена күнекмәләре бирү бик мөһим. Кулларын, битләрен юганда балалар белән шигырь сөйләү, сөйләм телен активлаштыра, үстерә.

Йомшак су, йөгерек су!

Мине чиста юсын!

Бер тап та калмасын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын.

 

Кече яшьтәге балаларга татар теле өйрәткәндә:

Серле капчык” , “Серле тартма”,  уенчыклар, күрсәтмә һәм таратма  рәсемнәр, аудиоязмалар, татарча мульфильмнар кулланам.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

 “294 нче “РУЧЕЕК” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МАКАШЕВА РУЗАЛИЯ ГАБДУЛХАК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий