Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Куянга куннакка барабыз”

1Әйләнә-тирәне өйрәнү. 3-4 яшьлек балалар өчен шөгыль

 

Максат:

1. Балаларга куян, аның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдасы турында белем бирүне уен эшчәнлеге төренә тыгыз бәйләнештә башкару.

2. Мөстәкыйль фикерләү сәләте тәрбияләү.

3. Кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

 

Жиһазлау: Куян рәсеме, куянның өе (ширма) куян уенчыгы, кунакларны каршы алу өчен әзерләнгән өстәл, җиләк – җимеш муляжлары, самовар, уенчык чәйнек, тәлинкә, чокыр, тәм-томнар, шар.

 

ТСО: синтезатор.

 

Дәрес барышы.

 

I. Кереш өлеше.

1. Исәнләшү.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек?

Балалар баш бармаклары белән күрсәтеп: -Әйбәт!

Тәрбияче: Кәефләрегез яхшы булгач, шөгыльне башлап җибәрәбез. Балалар, без бүген сезнең белән кунакка барабыз. Кемгә кунака барасыбызны әйтми торам. Сез аны минем табышмакны әйткәннән соң үзегез белерсез.

 

Җәен соры , кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Нәрсә икән ул?

 

Балалар: Куян

Тәрбияче: Дөрес, куян. Шулай булгач, без сезнең белән кыргый хайваннар дөньясында яшәүче, куянга бүген поездга утырып кунакка барабыз. Кунакка бүләксез бару килешмәс. Без аңа уйнарга шар алыйк һәм жыелышып поезд белән юлга чыгыйк.

– Киттек! (Поездга утырган кебек тезелешеп йориләр)

 

II. төп өлеш

Тәрбияче: Менә куян яши торган аланлыкка да килеп җиттек. Балалар, әйдәгез бергәләшеп куян белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, куян!

Тәрбияче: Куян безнең килүебезгә шатланды. Әнә, карагыз әле, куянкай- йомшаккай. Аның колаклары озын, алгы тәпиләре кыска, ә арткылары озын. Шуңа күрә ул тауга да бик җитез йөгереп менә. Аның йоны шундый йомшак, әйтерсең лә мамык. Шуңа күрә, без аны куянкай – йомшаккай дибез. Куян җәен соры, кышын ак төстә була. Ни өчен шулай икән? Ул төсен үзгәртеп дошманнарыннан саклана. Куян нәрсә ярата?

Балалар: Кәбестә, кишер.

Тәрбияче: Әйе, куян кәбестә белән кишер ярата. Куян турында менә ничек күп нәрсәләр белдек сезнең белән. Балалар, без сезнең белән куян турында бармак уенын да беләбез. Әйдәгез әле, искә төшерик тә, куянга уйнап күрсәтик.

 

Биек нарат астында кылый куян сикерә,

Икенче нарат астыннан соры куян йөгерә.

 

Тәрбияче: Куян турында бик матур жырлы-биюле уен да бар бит әле. Әйдәгез, шуны уйнап алыйк.

«Ак куян» уены.

Сүзләр: хәрәкәтләр:

Ак куянкай сикерә,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай, (балалар кулларын башларына куеп «куян колагы» күрсәтәләр)

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта,

Менә шулай, менә шулай  (кулларын чәбәклиләр)

Тәпиләрен җылыта.

 

Куян тагын да туна,

Сикергәләп тә куя,

Менә шулай, менә шулай    (куян кебек сикерәләр)

Сикергәләп тә куя.

Куянны кемдер куркытты,  (урыннарына йөгерәләр)

Ул урманга элгертте.

 

Балалар безнең төркемгә кайтыр вакытыбыз да җитеп килә. Киткәнче куянга үзебезнең алып килгән күчтәнәчебезне бирик. (Шар бирәләр)

 

«Шар алып килдем сезгә уены»

III. Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, сезгә куянда кунакта булу ошадымы?

Балалар: Әйе, ошады.

Тәрбияче: Ярый. Куянга рәхмәт әйтик һәм юлга җыеныйк.

Б: Рәхмәт, куян. Сау бул!

Т: Балалар, сезгә дә рәхмәт. Кунакта узегезне тәртипле, әхлаклы тоттыгыз. Афәрин. Ә хәзер, әйдәгез, юлга чыгыйк.

( Поезд белән төркемгә кайту).

 

Тәмам.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Советлар районы

 “68 нче “ЗОЛОТОЙ КОЛОСОК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МИРОНОВА ИРИНА НИКОЛАЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий