Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Математик илгә сәяхәт”

матемМәктәпкә әзерлек төркеме 

 

Максат: балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән           саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәнүне дәвам итү, атна көннәре турында булган  мәгълүматларын ныгыту, арифметик мәгънәләрне бармаклар ярдәмендә чишә белүләренә ирешү, логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау, үзбәя кую.

Материал: елга, тау, санлы түгәрәкләр, зур камка, балалар санынча кечкенә камкалар, өйгә өстәмә геометрик фигуралар, карта ясау.

 

Эшчәнлек барышы

Бүген без сезнең белән, балалар, походка барырбыз, шуңа күрә походта йөрергә җайлы булсын өчен кофталар, триколар кидек. Көн кояшлы (кояш рәсеме элеп кую), күңелләр күтәренке.  Әйдәгез, бер-берегезгә карап, елмаюларыгызны бүләк итегез (балалар бер-берсенә карап елмаялар). Балалар, поход вакытында төрле  тукталышлар ясарбыз, тукталышларны табарга менә шушы карта ярдәм итәр.

 

Картага күз салыйк әле, беренче тукталышыбыз ничек атала икән, яле, Ландыш укып күрсәт.

– “Су”.

– Бик дөрес . Әйе, менә без килеп тә җиттек. Су аркылы чыгып булмый. Әгәр дә ташлардагы саннарны дөрес тәртиптә төзсәк, елганың икенче ягына чыгып була. 1ле саныннан соң нинди сан килә? (2) 5 белән 7 саны арасында нинди сан тора? (Шул тәртиптә сорауланы дәвам итү)

(Күпер төзелгәч аргы якка аяк очларына басып чыгу.)

 

– Ягез әле, кайсыгыз картадан укып күрсәтә, хәзер нинди тукталышка килеп җиттек? – “Алан”.

– Алан булгач, әйдәгез, ял итеп алыйк, утырышыйк, балалар, монда ниндидер язу да бар, укып карыйк әле.

– “Мәгънә шигырьдә, ә җавап бармакта.”

– Ягез әле, кулларыгызны алга куеп, бармакларыгызны әзерләгез. Мин сезгә шигырь телендә табышмаклар әйтермен, ә сез җавап бирерсез.

 

1. Күл буенда агачлар арасында

Май коңгызы яшәгән.

Әтисе, әнисе, кызы, малае

Я, кем әйтеп бирә ,

Ничәү яшәгәннәр барлыгы? (Барлыгы 4әү яшәгәннәр)

 

2. Без, без, без идек,

Без 5 кыз идек.

Килеп керде Хадичә,

Хәзер без булдык ничә? (6)

 

3. 7 каз юлга чыккан,

2се ял итәргә уйлаган.

Ягез әле, санагыз,

Болыт астында ничә каз калган?

(Болыт астында 7 каз калган, чөнки 2 каз ял итәргә уйлаган)

 

4. Үрдәкләргә 8 итек

Керпе биргән бүләккә.

Ягез әле, кем әйтеп бирә алыр,

Итек җитәр ничә үрдәккә?

(Итек җитәр 4 үрдәккә)

 

5. Алмагачта алма үскән

8әү булган барлыгы

3 алма коелып төшкән

Ничәү калган барлыгы

(Алмагачта 5 алма калган)

 

6. Без, без, без идек

Без 10 кыз идек.

Чыгып китте 2 кыз,

Ә калыр икән ничә кыз?

(Барлыгы 8 кыз калыр)

 

-Бик рәхмәт үзегезгә, булдырдыгыз, дөрес җавап бирдегез, бармакларыгыз ярдәмендә җавап бирә беләсез икән. Әйдәгез әле, балалар, алан булгач күңел ачып җырлап та алыйк.

 

Түгәрәккә басып “Атна көннәре” җырын башкару.

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада 7 көн.

7 төрле исеме,

7сен дә яттан бел (түгәрәктә җырлап әйләнү)

Дүшәмбе, сишәмбе,

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе

Җомга, шимбә,

Якшәмбе  (һәр көн исеменә кул чабу).

Онытма шуны, яме. (бармак белән янау).

 

Ярый, бусын да әйбәт башкардыгыз. Юлыбызны дәвам итәбез, кайда туктыйсыбызны укып алыйк.

– “Өй” (Өйгә төрле геометрик фигуралар ябыштырылган)

– Бик серле дә булды әле бу өй. Карап үтик әле, нинди геометрик фигуралардан тора икән бу өй?

 

5 – бертөрле овал,

4 – бертөрле квадрат,

3 – бертөрле түгәрәк,

2 – бертөрле өчпочмак,

1- трапеция.

 

Юлыбызны дәвам итәбез.

Уку – “Тау”.

-Балалар, карагыз әле, тау. Итәгендә нинди матур камкалар. Менә иң зурысын сайлап алыйк әле. Төрткеләренә карагыз, алар ничәү? 10 булсын өчен ничә төртке өстәргә кирәк? (5)

 

– Хәзер барыгыз да 1 әр камка алыгыз. Санагыз, сезнең камкаларыгызда ничә төртке? Һәм шул төрткеләрне 10га тутырыгыз. 5 иде 5не ясадым, 2 иде 8не ясадым. (Ахырдан камкаларны парлап кую.) Ничә пар булды? Рәхмәт. (Аланнан киткән чакта балалардан чүп-чарны җыештырып пакетка салдыру, аланны тәртиптә калдыру)

– Юлыбызны дәвам итик. Укыйк  әле, кайда җиттек икән? “Су”.

Без кайтып та җиткәнбез икән. Ә су аркылы чыгар өчен бу юлы “Киресен әйт” уены ярдәмендә чыгарбыз (Җавап биргән бала икенче якка сикереп чыга)

Көн-төн,

Иртә-кич,

Озын-кыска,

Уң-сул,

Биек-тәбәнәк,

Озын-кыска,

Тар-киң,

Ак-кара,

Ал-арт.

 

Балалар, сезгә бүгенге поход ошадымы? Әйдәгез әле, бүгенге поход вакытында күрсәткән белемнәрегезгә үзегез бәя куегыз, менә минем подноста кызыл һәм зәңгәр түгәрәкләр: әгәр мин барлык тукталышларда да дөрес җавап бирдем дип уйласагыз кызыл түгәрәкне алыгыз, ә инде әзрәк авырсынган булсагыз зәңгәр түгәрәкне алыгыз. Менә, балалар, сез үзегезгә бәяне дә дөрес итеп куя белдегез, рәхмәт, барлык биремнәрне дә үтәп чыктыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Әлки районы

Базарлы Матак авылы

 “РОМАШКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЯРУЛЛИНА ЛИЛИЯ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий