Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Ак әбидә кунакта”

Tatar-kizi

6-7 яшьлек балалар өчен фольклор күңел ачу кичәсе

Максат:

1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.

3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген яраткан әбиләребез килгән. Әйе,  без аларны бик яратабыз hәм аларны үзебез яраткан Ак әби белән дә таныштырырбыз. Әйдәгез, автобуска утырыгыз әле. (Юлда әңгәмә үткәрү) Балалар, мин хәзер олы кеше инде. Минем әбием дә исән түгел. Ә сез шундый бәхетле. Сезнең барыгызның да яраткан әбиләре бар. Алар булмаса да өйдә ямь булмас иде. Аларны рәнҗетергә ярыймы? Бер үзләрен генә өйдә калдырып китәргә, аларга кычкырырга ярыймы? Әйе, балалар, бу зур гөнаh булыр иде. Нәни дусларым, әйдәгез әле әдәплелек кагыйдәләрен искә төшереп китик.

Балалар:

1. Олылар сүзен тотмаган – орылган да сугылган.

2. Олы булсаң – кече бул.

3. Картлар сүзен кар басмас.

4. Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп юл бир.

5. Олыны олы итмәгән – беркайчан да олы була алмас.

6. Бала караучы әби – өйдә алтын канат.

7. Карт бар өйдә эш бар, әби бар өйдә орчык бар.

Тәрбияче: Менә, балалар, Ак әбиләргә килеп тә җиттек. Әйдәгез, ишек шакыйк әле.

 

Бала:

Исәнмесез саумысыз.

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый-шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

 

Әби: Килеп җиттегезмени, балакайларым. Исәнмесез!

Балалар: Исәнме, әби!

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, Ак әби безне нинди татарча матур милли киемнәр киеп каршы ала.

Ак әби: Әйе, балалар, татар халкы гел шундый чиста, матур, пөхтә, чигүле әйберләр кияргә яраткан. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә эш        вакытларында да чигүле алъяпкычлар, яулыклар,бөрмә итәкле күлмәкләр кигәннәр.

Тәрбияче: Ак әби, безнең балалар да сиңа кунакка килгәнче тырышып әзерләнделәр, милли әйберләр белән таныштылар, аларны бизәргә өйрәнделәр, шигырьләр ятладылар, җырлар өйрәнделәр.

 

1.Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән, гүя

Чын әкият иленнән.

 

2. Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

 

3. Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 

Җыр “Кәләпүшем калфагым”Л.Батыр Булгари көе, Р. Вәлиева сүзләре

 

Ак әби: Рәхмәт сезгә, алтыннарым, булдырдыгыз. Бик тырыш, оста, акыллы, әдәпле балалар икәнсез. Балалар, сезгә – кунакларга куйган бәлешем пешкәнче уйнап аласызмы әллә? (Әби мичкә бәлеш куя).Без яшь чакта уйнаган уеннарны беләсәзме икән?

Тәрбияче: Ак әби, сез яшь чакта уйнаган уеннарны уйнап алыйкмы әллә?

Бала: Әйдәгез, “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз. Әйдәгез, әйдәгез!

 

1.Минем дусларым белән җырлыйсым килә

Җыр “Әбиемнең васыятьләре”   Л. Батыр булгари көе, Э. Шарифуллина сүзләре

2.  Минем дусларым белән биисем килә

“Шома бас” тат. халык көе, Г.Насрый сүзләре

3.Минем дусларым белән җырлыйсым килә

Җыр “Рәхмәт , әнием” А. Минhаҗев сүзләре, Ә. Hадиева көе 

  

Балалар:

1. Минем әбием бик әйбәт –

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 

2. Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләр белән

Безнең күңелне күрә.

 

3. Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

 

4. Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур иңгән –

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

 

5. Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны”, – дип,

Әбием килгән.

 

6. Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле әйбәт тә;

Кем ул, диеп сорыйсызмы?

Дәү әнием, әлбәттә!

 

7. Тәмле бәлеш пешерүче –

Дәү әнием безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

 

Уеннар “Чума үрдәк, чума каз”, “Минлебай”, “Түбәтәй” тат. халык уен җырлар

 

Тәрбияче:  Әбиләребез сезне нәни оныкларын  тәрбияләргә күпме көч куялар.

Әбекәем кичен миңа

Мөнәҗәтләр көйли көйли

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

 

Бер әби мөнәҗәт әйтә

 

Тәрбияче: Шушылай матур итеп мөнәҗәтләр әйтүче, “оныкларым” дип өзелеп торучы әбиләребезне яратмый мөмкинме соң? Безнең дә җырларыбыз кадерле әбиләребезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

 

Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

 

Ак әби: Балалар, кадерле кунак әбиләр, бәлешем дә пеште, өстәл янына рәхим итегез.

Тәрбияче: Рәхмәт, Ак әби. Балалар, иң элек өстәл янында үзегезне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик.

Балалар:

–        Олылардан алда табын янына утырма.

–        Олылардан алда кашык тотып ашка сузылма.

–        Ашар алдыннан “бисмиЛләһ” әйт.

–        Уң кулың белән аша.

–        Ризыкны үзеңнең алдыңнан гына ал.

–        Янәшәңдәге иптәшең турында да кайгырт.

–        Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәләм әйткәнчә, сөйләшеп утыр.

–        Ашап бетергәч, Аллаһ Тәгалә безне ашатканы-эчерткәне өчен Аңа рәхмәт белгерт: “әлхәмдүлиЛләһ” диген.

–        Шулай ук сиңа тырышып ризык әзерләүчеләргә дә рәхмәт әйт.

 

Тәрбияче: Ак әби, без дә буш кул белән килмәдек. Әйдәгез, балалар, күчтәнәчләребезне чыгарып, әбигә өстәл әзерләргә булышыйк.

 

Балалар:

-Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын.

 

-Уртага куйыйк чәчәк,

Чәчәк янына – чәк-чәк,

 

-Бавырсак hәм кош теле,

Ризыклар төрле төрле.

 

-Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия hәм коймак.

 

Тәрбияче:

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый hәм бәлеш!

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар.

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар,

Рәхмәт сәзгә, әбиләр!

 

Балалар әбиләрен биергә чакыра

Парлап бию “Елмай”Д. Гайнуллина сүзләре, Т.В. Вафина көе

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “5 нче “КАМЫР БАТЫР” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАТИНА АСИЯ МИНГӘРӘЙ КЫЗЫ

I квалификацион категорияле музыка җитәкчесе

МИНГАЗОВА ЭЛЬВИРА ӘХӘТ КЫЗЫ

тәрбиячесе

АБДЕЕВА ӘМИНӘ ХАМАТВАЛИ КЫЗЫ

                         

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий