Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Иң кадерлем – әнием!”

1274695098_mama15-6 яшьлек балалар өчен бәйрәм сценарие

 

Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керә һәм ярымтүгәрәк булып басалар.

 

Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунакларыбыз – әниләр! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.

 

Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге теләкләр телибез. Аллаһ Тәгалә сезгә бәхет бирсен, кайгылардан сакласын!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Бергә-бергә сөенешеп яшәргә насыйп итсен!

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

 

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен бәйрәм бүләге булсын!

 

Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.

 

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты,

Матур бер бәйрәм килә.

Буген әниләр бәйрәме,

Зур бәйрәм бүген бездә.

Әниләрнең бәйрәменә

Җыелдык барыбыз да.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без, сабый нәниләргә.

 

Әниләрне барыбыз да

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Котлап бүген сезнең барчагызны

Әниләр көне белән

Бәйрәмебезне башлыйбыз

Иң матур бер җыр белән.

                                     

Җыр: “Күңелле җыр”

Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән?

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

 

Менә шуңа иң матур сүз

Әни сүзе була ул.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни үзе була ул.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

 

Әни сүзе – иң матур сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

 

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

 

                              Бию: “Парлы бию”

 

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда күзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Әнием, кадерлем!

Син – эңҗе бөртегем!

Син – хөрмә җимешем,

Син – йөрәк тибешем.

 

Һәркемгә әни кирәк,

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Тәрбияче:

Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап (биеп)  алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

 

Җыр яки бию.

 

Йоклап китсәм ялгыш кына

Телевизор каршында.

Кемдер назлап-сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

 

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм! Шулай назлый

Әнием генә бары.

Кичен бакчадан кайтканда

Кем ул яныма килеп

Кочагына ала сөеп:

Кайттыңмы, балам, – диеп?

 

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры –

Әнием генә бары.

  

Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием, әнекәем.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Син – минем гүзәл гөлкәем!

 

Бик күңелле, бик рәхәт

Безнең әниләр булгач!

Әниләргә булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

 

Җырла, дисәләр, җырларбыз

Бер дә каршы килмибез.

Әй, әниләр, ишетегез!

Сезнең өчен җырлыйбыз.

 

Җыр:” Әниләр бәйрәме”

 

Мари халык биюе (күмәк башкарыла)

Тәрбияче:  Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче – әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез!

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең әниләргә

Рәхмәт әйтәсе килә.

–        кадерләп үстергән өчен,

–        назлы карашлары өчен,

–        пешергән ашлары өчен,

–        йөрәк җылысы өчен,

–         барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сезгә, әниләр!

Котлы булсын бәйрәмегез,

Рәхмәт сезгә, ӘНИЛӘР!

 

                Җыр:     “Әниемә”                                     

 (Балалар урындыкларга утыралар)

 

Тәрбияче:

Әниләрнең бәйрәме ул –

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Әниләр, сезнең белән.

 

Хөрмәтле әниләр, әйдәгез, хәзер бергәләп уйнап алыйк.

1нче уен:

2 түгәрәккә басабыз. Уртадагы түгәрәккә – балалар, ә тышкы түгәрәккә әниләр баса. Түгәрәктә биибез. Музыка туктауга, һәркем үз әнисен эзләп таба һәм парлашып бии.

 

2нче уен:

“Үз балаңны тап”. Балалар тезелеп баса, алар каршына бер әни чыга һәм аның күзе бәйләнә.Үз баласын эзләп табарга.

 

3нче уен:

“Ягымлы сүз әйт”. Түгәрәккә басып, туп йөртәсе.Тупны тапшырган һәр кеше ягымлы сүз әйтергә тиеш.

 

4нче уен:

“Оста парикмахер”. Әниләр кызларының чәчләренә прическа ясыйлар.

 

Тәрбияче:

Кадерле әниләребез!

Иң сөйкемле сүзләр – сезнеке!

Йомшак, җылы куллар – сезнеке!

Иң-иң татлы сүзләр – сезнеке!

Җан изрәткеч җырлар – сезнеке!

Сездән башка күпне белмәс идек,

Сездән башка берни кылмас идек,

Сездән башка кеше булмас идек!

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен әниләренә тапшыралар)

 

Тәрбияче:

Аллаһ Тәгалә сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Озак еллар сау-сәламәт, өегезнең нуры булып, тыныч тормышта бәхетле гомер кичерегез!

 

Татарстан Республикасы

Балтач  муниципаль районы

Куныр авылы

  “КАРЛЫГАЧ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАМБАРОВА ГӨЛСИМӘ РАШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий