Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тамчыкайның сәяхәте”

тамчыЗурлар төркеме

 

Эшчәнлекнең максатлары:

1.Табигатьтә суның әһәмияте турында күзаллаулар булдыру.

2.Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.

3.Балаларның  кызыксынучанлыгын, уйлау сәләтен  һәм сүз байлыгын үстерү.

Җиһазлау: уен персонажы-тамчыкай; су тутырылган табак; үтә күренмәле стаканнар; пыяла; су әйләнеше сурәтләнгән рәсем.

Алдан үткәрелгән эшләр: болытларны, карны, бозны күзәтү.

 

Эшчәнлек барышы:

1. Балалар, без сезнең белән сәяхәткә, Тамчыкайны эзләргә барачакбыз. Сез әзерме? Ничек уйлыйсыз, ул кайда качып утыра икән? (Балаларның тәкъдимнәре)

2. Әйдәгез, без аны эзлибез. Алдан ук килешеп куйыйк, сез бары тик минем арттан гына барачаксыз.Килештекме? (Әйе, килештек)

3. Зур гөл янына киләбез. Гөл яфрагында кәгазьдән киселгән тамчы ята.Тәрбияче гөл янына килә дә: “Балалар, карагыз әле, яфракта нәрсә ул?”

Акрын гына яфракны селкетәләр һәм кулга тамчы килеп төшә.

Балалар: Бу бит тамчы.

Тәрбияче: Балалар, тамчының да исеме бардыр, мөгаен. Исемең ничек синең?(Аны колак янына  китерәм дә, аның өчен җавап бирәм) Аның исеме Тамчыкай икән. Син монда нишләп утырасың,Тамчыкай? Тамчыкай безнең балалар бакчасына үзенең монда яшәүче апа-сеңелләрен эзләп килгән икән бит. Әйдәгез, без аңа аларны күрсәтик. (Балалар Тамчыкайга кайда су бар, шул урыннарны күрсәтәләр).Тамчыкай, сиңа балалар “рәхмәт” диләр.

Балалар, Тамчыкай үзенең апа-сеңелләренә бездә яхшы булган өчен бик сөенгән. “Ә хәзер мин сезнең барыгызны да сәяхәткә, тәҗрибәләр үткәрергә  чакырам”,- ди ул.

Тәрбияче: Балалар, су нәрсә соң ул?(Балаларның җаваплары)                                                            Әйдәгез, бергәләп тәҗрибә ясап карыйк.

 

1тәҗрибә “Су – сыеклык”.

Нәтиҗә: Ул сыеклык.Ул ага. Аны бер савыттан икенчесенә салып була. Исегездә калдыру өчен мин сезгә суның үзенчәлекләре турында символ                        әзерләдем.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, суның төсе бармы? (Җаваплар)

 

2тәҗрибә “Суның төсе юк”.

Өстәлдә сөт һәм су салынган стакан.

Тәрбияче: Сөт нинди төстә?(Ак).Ә су турында да шулай дип әйтеп буламы? (Җаваплар)

Нәтиҗә: Суның төсе юк. Ул төссез. (Тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

 

Тәрбияче: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, суның төсен үзгәртеп буламы? (Җаваплар)

Өстәлдә 2 стакан, марганцовка,зеленка.

Мин хәзер стаканнардагы суга марганцовка һәм зеленка салам, суның төсе үзгәрдеме? (Җаваплар)

Нәтиҗә: Суга нәрсә өстәүгә карап, ул төсен үзгәртә ала. (Тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

 

Тәрбияче: Ә хәзер суның тәмен тикшереп карыйк әле. (Кайнаган су салып бирәм) Тозлымы? Баллымы?Ачымы?

Нәтиҗә: Суның тәме юк. (Тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

 

3тәҗрибә.

(Балаларга савыт белән тоз һәм шикәр комы, кечкенә кашык куела)                                                                                                                                              

Тәрбияче: Ә хәзер стаканнарыгызга өстәлегездәге әйберләрне салып болгатыгыз да, тәмен татып карагыз. Ә хәзер тәме ничегерәк? (Җаваплар)

Нәтиҗә: Суга нәрсә өстәүгә карап, аның тәме үзгәрә икән. (Тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

Балалар, без бүген су  турында бик күп яңалыклар белдек. Әйдәгез, тагын бер кат  тактадагы символлар буенча искә төшереп китик әле.

 

Су – ул сыеклык. Аны салырга, түгәргә була.

Су – төссез.

Суның тәме юк.

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез Тамчыкайга үзебез өйрәнгән шигырьләрне сөйлик әле. Кем башлый? Әйдә, Илгизә.

 

Җ.Тәрҗеманов.”Йомшак су, йөгерек су”

Йомшак су,йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су,йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

 

Ә хәзер Ландыш Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен  сөйли.

Менә сиңа су,                     

Бит-кулыңны ю.              

Ю,ю,ю,ю,ю!                     

Туңдыра ич.                     

Салкын ич бу су.

Ай-ай,ай,ай,ай!

Туңдырса да ю.

Әйбәт салкын су,

Ю,ю,ю,ю,ю!

 

Балалар, шөгылебез ахырына якынлаша. Әйдәгез, тагын бер кат суның безнең тормыштагы урынын, аның әһәмиятен әйтик әле. (Балалар җавабы)

Уйлагыз һәм җавап бирегез, суны сакларга кирәкме? Ничек итеп? Әгәр дә су бетсә, нәрсә булыр? Моны булдырмас өчен без нәрсә эшли алабыз? (Балалар җавабы)

Балалар, очраган һәр җирдә дә су эчәргә ярамый. Сезнең су буенда булганыгыз бар, шулай бит. Кешеләр аны чистартканда аннан күпме көнкүреш калдыклары, чүп-чарлар чыгара. Ә мин сезгә бүген бик чиста һәм бик файдалы чыганак булган чишмә суы тәкъдим итәм. Безнең организм өчен ул бик файдалы.

Менә шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Буа шәһәре

 “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ЗЫЯТДИНОВА ЛИЛИЯ АЛЬТАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий