Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Исемең матур – кемнәр куйган?”

110-300x257Зурлар төркемендә үткәрелгән эшчәнлек

 

Бурычлар:

Белем бирү: Татар халкының борынгыдан килгән йоласы – “Бәби туе” турында сөйләшү. Исемнәрнең мәгънәләре  турында аңлату.  

Үстерү: Балаларның саф татар телендә, чиста, аңлаешлы, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, ныгыту. Милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү.

Тәрбияви: Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту. Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү.

Җиһаз һәм кулланмалар: Бүлмә милли татар чигүләре белән бизәлгән. Өстәлдә милли ризыклар. Бишек эленгән.

Түргә язып эленгән:

“Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”.

( Рәсүл Гамзатов).

Өстәлләрдә балаларның әти-әниләре ясаган шәҗәрә агачлары. Татар халык җырлары- аудио язма. Проектор.

Тәрбияченең әзерлеге: Әти-әниләр һәм балалар белән гаиләдә ”Бәби туйлары” кайчан, ничек үтүе, балаларның исемнәре кем тәкъдиме белән кушылуы, ул исемнәрнең мәгънәләре хакында әңгәмә.

С.Сәүбанованың “Бүген бәйрәм,бүген туй” китабын уку.

Гомәр Саттаровның “Исемең матур кемнәр куйган”, “Татар исемнәре сүзлеге китапларын куллану. “Һәр айның – үз ташы” стенды ясау.

Кичә өчен шигырьләр иҗат итү.

 

Кичә барышы.

Татар халкының борынгы “Рәйхан” җыры яңгырый.

 

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Исемең матур кемнәр куйган?

Сине күреп кем туйган?

 

Балалар алдан әзерләнгән өстәлләр янына утыралар.

 

Тәрбияче: Без бүген исемнәр турында сөйләшербез, иң элек мин сезгә  шигырь юлларын укып китәм, тыңлагыз әле.

 

Яхшы исем кыйммәт барыннан да,

Аннан туры дусны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап

Картаймыйча яши һәр исем!

 

Бу сүзләрне Дагестан шагыйре Гамзат Цадаца язган. Никадәр  мәгънәле бу шигырь юллары!

Җиргә кеше туа, ул әлегә бик көчсез, иң аянычы – ул үзе теләгән исемне дә сорап ала алмый. Бу бик җаваплы, мөһим вазифаны баланың әти-әнисе үз өстенә ала. Ярый да, өлкәннәр исемнең бала тормышында  никадәр әһәмиятле роль уйнаячагын аңласалар, исемнәрнең мәгънәсе белән кызыксынсалар.

Соңгы вакытта, безнең төркемдә йөрүче күп кенә балаларның гаиләләрендә зур шатлык, куанычлы яңалык булды – алар бәби алып кайттылар. Бу  гаиләләрдә  “Бәби туйлары” үтте. Кеше гомерендә иң тәүге, шулай ук, бик җаваплы туй бу. Бу туйда  сабыйга исем кушалар, ә исем бит ул гомерлеккә! Үзегез үткәргән бәби туе турында бераз сөйләп үтсәгез иде?

Мин үзем язган “Яңа кеше яңа исем ала” дип исемләнгән шигыремне укып китәм:

 

Бәби туды җиргә аваз салып,

Яшим диеп, үрләр яулыйм диеп.

Әти-әни үстерсеннәр аны,

Бик яратып, кадерләп һәм сөеп.

 

Иң беренче туе бу баланың,

“Бәби туе” бүген үтәчәк.

Мулла дога укып, колагына

Серле итеп исем әйтәчәк.

 

Исеменә туры килсен җисме,

Бик бәхетле булсын  бу бала.

“Бәби туе” – бик җаваплы йола,

Яңа кеше яңа исем ала!

 

Бүлмәгә милли татар киеменнән  кыз һәм малай керә.

Кыз:

–   Исәнмесез, без сезнең белән танышырга телибез. Минем исемем Айсылу. Бу исем ай белән сылу сүзеннән тора.

 

Айсылу мин – таныш булыйк,

Исемемне яратам.

Сылу кыз диләр үземне,

Ай кебек нур таратам.

 

Малай:

– Ә минем исемем Айнур. Шулай ук ике сүздән – ай һәм нур сүзеннән  тора.

Айдай якты, чиста булсын,

Нурын кешеләргә сипсен,

Дигән теләк теләп әти-әни

Кушканнар шундый исем.

 

Тәрбияче:

Менә бу балаларга әти-әниләре бик матур, мәгънәле  исемнәр кушканнар. Әйдәгез, балалар, башкалар да үзләре белән таныштырып китсеннәр әле.

 

Газинур дип атаганнар

Исемем саф татарча.

Рухы чиста, тәне көчле

Дигәнне ул аңлата.

 

Әти-әниемә рәхмәт –

Матур исем куйганнар,

Алсу йөзле, киң күңелле

Булсын әле дигәннәр.

Ислам исемле малай мин.

Ислам дине – безнең дин.

Һәрбер малай бик тәртипле,

Ислам төсле булсын, дим.

 

Тәрбияче:

Балалар, игътибар иткәнсездер, күп кенә татар исенәре ике өлештән тора. Безнең арада да Айнур, Алсу, Язгөл исемнәре бар.  Уен уйнап алыйк әле. Мин исемнең беренче яртысын әйтәм, ә сез икенче өлешен әйтегез.

 

Ай-  сылу, наз, гөл, нур, фара, зат, дар.

Гөл- наз, су, фия, шат.

Тимер-  гали, җан, бәк, хан.

 

Тәрбияче:

– Балалар, тагын кемнәр  үз исемнәре турында әйтеп китәселәре килә?

 

Бала:

Мин – Ралина, таныш булыйк.

Язгы кояш дигән сүз.

Шуңа инде якты йөзле

Мин шаян һәм матур кыз.

 

Ә мин Динар – алтын тәңкә

Исемемнең мәгьнәсе.

Батырлык, көч, күндәмлек –

Миңа сыйган һәммәсе.

 

Яз гөле мин, исемем-

Менә шуны аңлата.

Язгөл булгангадыр инде

Мине бар да ярата.

 

Серле хисләр  дөньясы мин –

Илвир – минем исемем.

Камиллек, наз, сөю, талант

Булыр  әле җисемем.

 

Азалия булгангадыр инде

Тыныч холык – фигылем.

Җитез, күндәм, ләкин һәрчак

Төпле минем фикерем.

 

Балалар, менә сез әти-әниләрегез белән бик тырышып Нәсел агачы, яки Шәҗәрә агачы ясадыгыз, ягез, карыйк әле, сезнең әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның исемәре кем микән? Кемнәр әйтә?

Балалар  әти-әниләренең, әби-бабайларының исемнәрен әйтәләр.

 

Тәрбияче: Менә ниди матур исемнәр белдек. Шунысы куанычлы – бу исемнәр саф татар исемнәре. Исемнәрне бозып, кыскартып әйтергә ярамый. Бу беренчедән – әдәпсезлек, икенчедән – кешене кимсетү, яратмау.

Нәсел агачын үскәч киңәйтегез, зурайтыгыз, яңа исемнәр өстәлсен, ләкин ул исемнәр матур мәгънәгә ия булсын.

 

Тәрбияче:

– Ә хәзер җырлар тыңлап алыйк әле. Нинди исемнәргә аталган икән алар?

 

Җырлар тыңлана.  Мәсәлән: татар халык җыры «Фирдәвескәй», Салават Сәрваров сүзе һәм көе «Рәзинәкәй», татар халык җыры «Нурия», Нури Арысланов сүзләре Заһид Хәбибуллин музыкасы «Нәсимә», татар халык җыры «Галиябану», татар халык җыры “Зөбәрҗәт”не тыңлыйлар.

 

Тәрбияче:

– Кемнең туганнары арасында Зөбәрҗәт исеме бар, нәрсәне аңлата бу исем?

– Зөбәрҗәт – кыйммәтле таш. Кемнәрнең исемнәре затлы таш исеменнән алынган икән? (Алмаз, Фирүзә, Энҗе, Якут). Бездә дә бар андый исемнәр. Тыңлап китик әле.

 

Алмаз исемле малай мин,

Мәгънәсен беләсезме?

Бик кыйммәтле, затлы таш мин

Үзегез күрәсездер.

Исемемне аклар өчен

Тырышам мин үзем дә.

Күп өйрәнәм, күпне беләм,

Кыйммәтле һәр сүзем дә.

 

Менә бу матур исемнәр баланы кадерләп, асылташка тиңләп, яратып кушылган. Асылташларның үзләренә хас сыйфатлары да бар бит әле, димәк, бу сыйфатлар балада да булсын дип теләгәннәр. Мәсәлән: Алмаз – сафлык, ныклык билгесе. Зөбәрҗәт – мәхәббәт, уңыш, Фирүзә – сәламәтлекне аңлата. “Һәр айның – үз ташы” стендын карагыз, балагыз туган айның кыйммәтле ташы нинди икән.

 

Балаларыбыз арасында Карина, Лиана, Артур, Диана исемнәре бар, алар безгә чит телләрдән килеп кергәннәр. Бу исемнәрнең мәгънәсе, кем теләге белән кушылуы турында әти-әниләрегездән сорагыз.

Соңгы елларда балаларга элекке әби-бабаларыбыз йөрткән исемнәрне куша башладылар. Бу бик күңелле күренеш, чөнки милләтнең үзенчәлеге, төше, исемнәрдә дә саклана бит.

Ә хәзер, балалар, әйтеп чыгыгыз әле, сезнең өйдәге бәбигә нинди исем куштылар? (Балалар әйтәләр:  Ислам, Әмир, Мөбәрәк, Фатыйма, Гөлсем, Мәрьям, Йосыф).

Бу исемнәр – чын гарәп исемнәре, аларның яңгырашы ук матур! Ә мәгънәләре ничек икән? Әти-әниләрегездән сорагыз.

 

“Исем кирәк” дип аталган  шигырь юлларын тыңлап китик әле.

 

Бәби туа җиргә аваз салып,

Кеп-кечкенә, ләкин,  ул – кеше!

Елау, көйсезләнү, йоклау гына

Әле аның бар белгән эше.

 

Шул кешегә матур исем кирәк,

Аның булсын тирән мәгънәсе.

Шушы исем аңа гомерлеккә!

Истә тотсын әткә-әнкәсе!

 

Шушы исем белән яшәп кеше,

Үрләр яулый, таный, таныла,

Исем мөһим кеше язмышында,

Һәркем салсын моны аңына.

 

Әти-әни исем кушкан чакта

Теләк тели сабый балага.

Яңгырата кеше, я югалта аны,

Туу белән исем ала да!

 

Татар халык җыры “Рәйхан” яңгырый, кичә тәмам.

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

 Мөслим авылы

“МИЛӘШКӘЙ” гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАЯЛОВА СИРИНӘ ӘМИРҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий