Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юлда булсан, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

23-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат: урам белән танышу; транспортлар хәрәкәтен күзәтү; светофорны күзәтү, төсләрен ачыклау; урам аша чыгучылар белән танышу; урамда үзеңне тота белү.

 

   Шөгыль барышы.

Урамга чыгар алдыннан урам төшерелгән картина карала. Балаларның белем­нәре тикшерелә. Урамга чыккач нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеге ачыкла­на.

 

1 нче бала:

Юлны аркылы чыкканда

Карыймын уңга, сулга.

Күрсәм якында машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

 

2нче бала:

Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс-яшел,

Кызылга аяк атламыйм,

Ялтыраса да яшен.

 

Знче бала:

Сары төс кайчак алдата,

Аның сүнгәнен көтәм.

Артыннан яшел кабынса,

Ашыкмыйм, кыю үтәм.

 

4нче бала:

Юкка гына әйтмәгәннәр:

“Ашыккан ашка пешкән”.

Юл тәртип ярата, диләр, –

Шуны чыгармыйм истән.

 

– Балалар, карагыз әле тирә-ягыгызга, күпме өйләр бар бу урамда. Менә биек ак өйдә кемнәр яши? Әйе, бик күп кешеләр яши. Ә менә мондарак нәрсә? Монысы почта булыр. Почтада гәзит-журналлар, хатлар өләшәләр,  монда нәрсәләр тезелеп киткән? Әйе, бик дөрес, зур-зур матур кибетләр.

Менә моннан, балалар, нәрсәләр йөри? Күп-күп машиналар төрле якка узып кына торалар.Транспорт кара-каршы килгәндә бер-берсенә бәрелешмәс өчен юллар киң итеп ясалган, ә иң мөһиме светофор куелган.

 

Тәрбияче укый:

Урамнарны күзәтеп, узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор, сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе, күреп тора ич безне,

Әйтеп тора өч сүзне:

-Кузгалма! -ди кызыл күз.

-Сабыр! -дия сары күз.

-Ярый! -дия яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

 

Балалар белән бергә:

-Кузгалма! – ди кызыл сүз.

-Сабыр! -дия сары сүз.

-Ярый! -дия яшел сүз.

(“Светофорның өч сүзе” Ш. Галиев сүзләре.)

 

Хәзер инде нинди машиналар үтүен күзәтик. Монысы автобус. Анда кешеләрне ташыйлар.(Йөртәләр) Ә болары җиңел машиналар. Алар бик күп һәм бик кызу хәрәкәт итәләр. Тагын төрле-төрле йөк ташучы машиналар бихисап. Без йөри торган юл тротуар була. Тротуар – ул җәяүлеләр йөри торган юл. Ди­мәк, без, җәяүлеләр булабыз инде. Урамда йөргәндә бик тыныч, кешеләргә ко­мачауламыйча йөрергә кирәк.

Әйдәгез, хәзер юлны чыгучыларны күзәтик әле. Светофорның нинди төсе ян­гач юл ачык. Карыйк әле, кешеләр юл кагыйдәләрен бозмыйлармы? Без хәзер кайтыр юлга чыгабыз. Без нинди юлдан кайтырга тиеш? Дөрес, тротуардан.

 

Кайтканда берничә оешманы (предприятие), тукталышта торган тран­спортларны күзәтеп китәргә була. Группага кайткач, рәсемнәр буенча, алган белемнәр тикшерелә.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән авылы

 “3 нче “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МАСГУТОВА ЭЛЬМИРА МАРСЕЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий