Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урманга сәяхәт”

sportИкенче кечкенәләр төркеме өчен физкультура уен эшчәнлеге

                                       

Алдан  хәзерлек: урман һәм анда яшәүче хайваннар турында әңгәмә алып бару, төрле хәрәкәтле уеннар уйнау.

Ярдәмлек: гимнастик эскәмия, обручлар, уенчык эт, куян, “кояш”, урман аланы: агачлар, кошлар.

Уен эшчәнлегенең сруктурасы:                                           

1 өлеш: йөрү, йөгерү, аяк очында йөрү.

2 өлеш: түгәрәккә басу.

Гомуми күнегүләр .

Төп күнегүләр:

– Гимнастик эскәмиядән дүрт аякланып йөрү .

– Обручлар аша атлап йөрү .

3 өлеш: Хәрәкәтле уен “Куян янына йөгерегез”.

Тыныч уен: “Куян юына”.

Йомгаклау өлеше .

 

Максат:                                                                                         

1. Балаларны йөрергә, йөгерергә өйрәтүне дәвам итү, пространсвода ориентлашуны камилләштерү, эскәмиядән дүрт аякланып йөрүне өйрәтү , обручлар аша атлап йөрүне ныгыту;

2. Уенга кызыксыну хисе уяту, үзлектән эш итүне үстерү;

3. Кыюлык , өлгерлек тәрбияләү.

 

Эшчәнлекнең барышы :

– Балалар, бүген без сезнең белән урманга барырбыз.

Эт килеп керә:

-Балалар,  исәнмесез, мине дә үзегез белән урманга алып барыгыз әле.

Тәрбияче :

– Балалар, маэмайны үзебез белән алып барыйкмы ?

– Алып барыйк .

– Ярый, алайса маэмай да безнең белән барсын, юл иркен, киң,  барыбыз да сыярбыз. Әйдәгез, кузгалыйк.  (Йөрү, йөгерү ) Балалар, ояда кошлар утыра, әкрен генә барыйк (Аяк очында йөрү ) Менә аланга килеп тә җиттек. (Маэмайны уртага утырту)

 

1. Җил исә-исә-исә, агачларны селкетә :

Төп торыш: аякларны әз генә ачу, кулларны өскә күтәрү, уңга, сулга иелү (3әр тапкыр )

2.Урманда кошлар күп, менә алар ничек оча :

Төп торыш: куллар ян-якта, гәүдәне төз тоту, кулларны өскә һәм аска менгерү, төшерү (4-5 тапкыр)

3.Урманда зур һәм кечкенә агачлар үсә .

Төп торыш: гәүдәне төз тотып басу, куллар аста, чүгәләү (кечкенә), торып басу(зур) (4-5 тапкыр)

4. Әнә кояш чыккан икән бит, бигрәк күңелле буды.

Төп торыш: куллар билдә, 2 аякта сикерү .

5. Урман һавасы сулау: тирән итеп сулыш алу һәм чыгару  (3тапкыр )

 

Төп хәрәкәтләр:

1. – Балалар , хәзер безгә су аша күпердән чыгарга кирәк, маэмаебыз безне күпернең аргы ягыннан карап торыр, ә без аңа карап чыгарбыз  (Дүрт аякланып   гимнастик эскәмиядән йөрү:  2 тапкыр)

2. Аланлыкта түмгәкләр бар, аларны атлап чыгарбыз : обручлар аша атлап йөрү.  (2 тапкыр)

– Юлыбызны дәвам итик. (Юлдан бару һәм куян янына килеп чыгу). Әһә, менә кая яшеренеп ята икән куян, әйдәгез, куян белән уйнап алабыз.

 

Хәрәкәтле уен “Куян янына йөгерегез” (2-3 тапкыр уйнау )

- Куянның тагын сезнең белән уйныйсы килә.

3 өлеш. Тыныч уен : “Куян юына”                                                                                                     

Куян юына,

Кунакка җыена:

Борынын юды, койрыгын юды,

Колагын  юды  һәм

Коры итеп сөртенде. (2 тапкыр уйнау)

-Балалар,  безнең өйгә кайтыр вакыт та җиткән, куян белән саубуллашыйк (саубуллашу, тәпиен тоту ), маэмаебызны да ияртик.

– Балалар,  урманда сезгә күңелле булдымы? Нәрсәләр күрдегез? Урманда без нәрсәләр эшләдек? (Балаларның тәэсирләре белән уртаклашу).

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

 “РОМАШКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЯРУЛЛИНА ЛИЛИЯ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий