Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Чуар тавык»

32-3 яшьлек балалар өчен 

 

Программа эчтәлеге:

Максатлар:

Белем бирү:

–         Балаларны әкиятне ахырына кадәр игътибар белән тыңларга өйрәтү;

–         Төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү;

–         Бармак белән пычранмыйча ясарга өйрәтү;

Үстерешле:

–         Балаларның  кабул  итү  сәләтен, игътибарын  үстерү;

–         Фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне үстерү;

Тәрбияви:

–         Балаларда яхшы кәеф булдыру;

–         Бергә уйнау теләге уяту, иптәшләреңә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү;

–         Хайваннарга карата миһербанлылык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:  әби, бабай, ярма, тавык .

Алдан эшләнелгән эш:

–         йорт хайваннары рәсемнәрен карау;

–         чебиләр турында җырлар тыңлау;

Материал: әби, бабай, тавык курчаклары; тары ярмасы, чеби рәсемнәре, сары гуашь, салфеткалар.

 

Эшчәнлек барышы:

1.     Кереш өлеш.

Т: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Б: Исәнмесез! Хәерле көн!

Т: Барыбыз да аркаларны терәп утырыйк. Тезләребезне дуслаштырыйк. Килгән кунаклар белән исәнләшик. Аларга үзебезнең елмаюбызны бүләк итик.

 

Т: Балалар, бүген  безгә бер кунак киләчәк. Беләсегез киләме кем икәнен?

Сезгә  кем икәнен әйтеп бирәсе була.

 

(Тавык тавышы белән аудиоязма кую.)

Тавык кытаклый

Т: Балалар, нәрсә тавышы бу?

Б: Тавык.

Т: Дөрес, балалар бу тавык. Ул безгә кунакка килгән. Аның сезгә бер әкият сөйләп китәсе килә.

 

2. Төп өлеш.

(Бергәләп әкият сөйләү.Төп геройларны курчаклар ярдәмендә күрсәтү. Балалардан исемнәрен сорау.)

Т:Балалар, кемнәр яшәгән?

Б: Әби белән бабай.

Т: Алар белән нинди тавык яшәгән?

Б: Чуар тавык.

Т: Ул нинди йомырка салган?

Б: Алтын йомырка.

Т: Бу йомырканы бабай ватып караган. Ваткан – ваткан  вата алмаган. (Кул белән күрсәтү.)

Т: Әби ваткан – ваткан вата алмаган.

Т:Тычкан йөгереп килгән, койрыгы белән тиеп тә киткән, йомырканы ваткан.    (Уенчыклар ярдәмендә барысын да күрсәтү.)

Т: Әби белән бабай елыйлар икән. (Балалар белән барысын да күрсәтү.)

Т:Тавык аларны юата икән: “Елама, әби, елама, бабай. Мин сезгә күп итеп гади йомыркалар салам”, – дигән. Чыннан да, күп итеп гади йомыркалар салган.

(Балаларга күп йомыркаларны күрсәтү.)

Т: Балалар, карагыз әле, күп йомыркалар салганмы? (Балалардан сорап чыгу.)

Б: Күп.

Т: Балалар, ә алтын йомырка ничәү иде?

Б: Берәү.

Т: Балалар бу йомыркалар нинди төстә?

Б: Ак.

Т: Ә сез беләсезме, бу йомыркалардан нәрсәләр чыга? Чебиләр.

(Кәрҗин белән йомыркалар күрсәтү.)

Б: Чебиләр.

Т: Балалар, әйтегез әле, чебиләр нинди төстә?

Б: Сары.

Т: Алар ничек кычкыралар?

Б: Пи-пи-пи.

Т: Әйдәгез, без хәзер уйнап алыйк. Мин – тавык булам, ә сез – чебиләр булырсыз.

 

Тавык чыккан урамга,

Яшел чирәм чүпләргә.

Аннан чыкты чебиләр,

Йомшак сары бәбиләр.

Ко-ко- ко.

Китмәгез сез еракка,

Бөртекләр чүпләгез!

Тәмле бөҗәкне каптык,

Аннан соң без су эчтек,

Йөгереп өйгә качтык.

 

Т: Балалар,  беләсезме, тавыклар менә шундый тары ярмалары ашыйлар. (Савыт белән тары ярмалары күрсәтү, һәрберсенә тоттырып карау.) Балалар, тары ярмалары нинди формада?

Б: Түгәрәк.

Т: Ә нинди төстә?

Б: Сары.

Т: Ә хәзер, әйдәгез, чебиләрне ашатып алыйк. Без аларга тары бөртекләрен ясарбыз. Ә тары бөртекләрен без карандаш белән дә, кисточка белән дә түгел, ә үзебезнең бармакларыбыз белән ясарбыз.

(Тары бөртекләрен ничек ясарга кирәклеген аңлату.)

Т: Балалар, минем тактада тәлинкә бар. Ул нинди төстә?

Б: Яшел.

Т: Ә бу кулымда нәрсә?

Б: Краска.

Т: Ул нинди төстә?

Б: Сары

(Рәсемне ясап күрсәтү.)

Т: Ә хәзер өстәлләр янына утырыгыз. Тәлинкәләрегезне игътибар белән карагыз әле. Алар нинди төстә?

Б: Яшел, сары, зәңгәр, кызыл.

Балалар белән  тәлинкәләргә  бармак белән ярма ясау, кулларын юеш салфеткага сөрттерү.

 

3. Йомгаклау.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Мин сезгә хәзер чебиләр таратам. Аларга үзегез ясаган тарыларны ашатыгыз.

Балалар чебиләрне ашаталар.

Т: Балалар, әйдәгез, без барыбыз да тавык белән саубуллашыйк. Тавыгыбызга рәхмәт әйтик. Барыгызга да бик зур рәхмәт.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 “2 нче “ЛИЛИЯ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КАШАПОВА ГӨЛНАЗ МАРС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий