Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Шалкан” әкиятенә сәяхәт”

1Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү буенча шөгыль

 

Максат: “Шалкан” әкияте аша балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен ныгыту.

Балаларның сәламәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, мөмкин булган хәстәрлекләрне күрергә чакыру.

Уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Кибет, мәктәп, күл, көз күренеше. Юл билгеләре, светофор, трамвай, рулләр. Шалкан әкияте маскалары (песи, эт, тычкан, әби, бабай, кыз, шалкан).

 

Әкият барышы.

Әкрен генә көй ишетелә.

Алып баручы:

Шалкан чәчкән безнең бабай

Майның нәкъ унбишендә.

Уңыш алырга уйлаган

Көзге көннең берендә.

 

Шул ук көйгә бабай өеннән чыга. Шалкан тирәли әйләнә. Шалканны тартып карый.

 

Бабай:

Ни хәл итим, көчем җитми

Әллә картлык җиткәнме?

Әллә инде шалканым соң

Өлгереп җитмәгәнме?

Чыкмады шул шалканым,

Актарсам да балчыкны.

Чыгарырбыз бәлки икәү,

Чакырыймчы карчыкны.

Карчык, карчык, чык әле,

Шалканны тартып карыйк.

 

Тәрбияче: Ләкин әби кибеткә киткән, әйдәгез, бабайга булышырга әбине чакырыйк.

Балалар: Әби, әбекәй, кил әле, бабайга булыш әле! (Кибет күренеше)

Әби: Әллә колагыма ишетелә инде. Мине чакыралармы соң?

Тәрбияче: Балалар, өйгә кайтып җитү өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Автобуска утырырга кирәк.

Тәрбияче: Автобуска утырыр өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Автобус тукталышына барырга кирәк.

Алда автобус рәсеме төшкән билге тора, машина тавышы килә, автобус булып киенгән малай туктый. Әбине өенә кайтарып туктый.

Автобус ишекләре ачыла

Автомобиль сигнал бирә

 

Әби: Рәхмәт инде, балакаем, исән-сау йөр. (Бабайга карап)

Барган идем кибеткә, ник чакырдың, карткаем.

 

Бабай:   Тот шушыннан арканны,

Икәү тартыйк шалканны.

 

Әби:      Каты тартсам арканны,

Авырттырыр аркаңны!

 

Бабай:   Карчык хәйлә тапма әле,

Тот җәтрәк аркамны!

 

Әби:       Тартсам тартырмын, ярар,

Синеңчә булсын, давай.

 

Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынып.

Әй тарталар, тарталар.

Шыбыр тиргә баталар.

 

Бабай:    Юк шул, карчык, көч җитми,

Бигрәк хәлсез булдыкмы?

Әллә шалкан бик ныкмы?

 

Әби: Чакырыйк соң оныкны.

 

Алып баручы: Алсу мәктәптән кайтып җитмәгән. Әйдәгез, чакырыйк Алсуны.

Балалар: Алсу, Алсу, кайт әле, бабайга булыш әле.

(Көйгә сикереп Алсу чыга да, юл кырыена килеп баса).

Алып баручы: Өйгә кайтыр өчен юлны аркылы чыгарга кирәк. Алсуга нәрсә ярдәм итә икән?

Балалар: Светофор.

Алып баручы: Светофор ни өчен кирәк? Нинди урынга куела ул? Кайсы төс нәрсәне аңлата.

 

 

Светофор (җырлый):

Светофор адыгызда

Чү, кызый, тукта, тукта.

Ашыгырга беркемгә

Ярамый кызыл утка.

Онытма син беркайда син

Юл йөрү кагыйдәсен!

 

Алсу: Йә, нинди эш инде бу,

Юл бирми сары ут та.

Көтим мин сабыр гына,

Ашыкмый бер дә юкка.

 

Светофор: Онытма син бер кайда син

Юл йөрү кагыйдәсен!

 

Алсу:          Яшел ут дәшә миңа

Кузгалыйк, әйдә, тизрәк!

(Яшел ут яна, Алсу юл аркылы чыгып китә).

 

Әби:  Алсу, кызым, кайттыңмы,

Яхшы билге алдыңмы?

Бабаң белән икәүләп

Тарткан идек шалканны.

Тот шушыннан арканны

Өчәү тартыйк шалканны.

 

Алып баручы: Әй тарталар, тарталар.

Шыбыр тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан,

Һаман чыкмый шул шалкан.

 

Алсу:    Бәлки Акбай булышыр

Акбай, Акбай, кил әле

Безнең хәлне күр әле.

 

Алып баручы: Акбай күл буенда балык тотып ята икән. Әдәгез, Акбайны чакырыйк әле.

Балалар:

Акбай, Акбай, кил әле

Бабайга булыш әле.

 

Музыка  астында эт сикереп чыга. Тәртипсезләнеп сикерә, юлга чыгып бии, чүп чиләген тибеп әйләндерә. Уйнап туйгач тротуарга чыгып ята. Шул вакыт музыка тавышы ишетелә “Үрдәк бәбкәсе юлдан мактанып кайта” җыры.

 

Балалар җырлый: Бак-бак итеп, тавыш биреп,

Алпан-тилпән атлап

Кайта үрдәк елгадан.

 

Үрдәк җырлый: Без, үрдәкләр, матур кошлар,

Юктыр бездән матурлар.

 

Балалар җырлый: Як-ягына каранып,

Үз-үзенә сокланып

Кайта үрдәк елгадан.

 

Үрдәк җырлый: Карагыз миңа, нинди матур,

Муеным нинди горур.

 

Балалар җырлый: Шулай мактанып кайтканда

Юл аркылы чыкканда

Үтеп китте автобус.

Горур муен аста калган,

Үрдәктән йоннар очкан.

Бак-бак итеп тавыш бирми,

Алпан-тилпән дә кайтмый

Үрдәк инде елгадан.

Сез, дусларга, шуны әйтәм,

Ярамый мактанырга.

 

(Автобус бәбкәгә тиеп китә, бәбкәнең йоннары оча, юл читендә бәбкә елый. Аны Акбай юата.)

Автобус булып киенгән бала керә. Акбай белән үрдәкне утыртып китә.

 

Акбай: Кайтып җиттем, бабакай,

Нинди эш бар, күрсәт, давай.

 

Бабай: Тот шуннан арканны,

Дүртәү тартыйк шалканны!

 

Алып баручы: Әй тарталар, тарталар.

Шыбыр тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан,

Һаман чыкмый бит шалкан.

 

Акбай: Әллә килсен микән песи,

Барыбер өйдә тотмый күсе.

Тамагы тук, өсте бөтен

Йөри ул көне-төне.

 

Алып баручы:

Тычкан белән песи чыгып киткәннәр урамга

Ерак болында уйнарга.

(Тычкан белән песи комлыкта уйнап утыралар)

 

Алып баручы: Әйдәгез, бергәләп аларны чакырыйк әле.

Балалар: Песи, песи кайт әле

Алып баручы: Балалар, песи белән тычкан юл кырында аптырап калдылар. Юл аркылы тагын ничек чыгарга була?

Балалар: Җир асты юлы белән.

Алып баручы: Сез каян белдегез. Юл асты юлын тагын ничек белеп була?

Балалар: Билгесенә карап.

 

Песи белән тычкан кайта:

Хәлегез бик мөшкелме?

Безгә ялыныч төштеме.

Безнең өчен шалкан тарту

Ярты минутлык уен.

Песи-тычкан арасында

Без – беренче чемпион.

 

Алып баручы: Нечкә булды бит аркан,

Чыкты-китте шалкан.

Бергәләп җырлыйлар:

И  тарттык без, тарттык без.

Шыбыр тиргә баттык без.

Шалкан кадәр шалкан да

Зур хезмәт сорый икән.

Бердәм тарта торгач

Шалканны чыгардык без.

 

Бабай:   Гел уңсын юлыгыз

Бәлә-каза булмасын

Өйрәнегез ныгытып

Сез юл әлифбасын!

 

Әби:      Әлифба хәрефе,

Тамгалар һәм билгеләр

Сезгә һәрчак акыллы,

Киңәшләрен бирерләр.

 

Кыз:      Шаулап тора урамнар,

Мөслимнең һәр ягына.

Йөр син тротуардан

Бары уң яктан гына.

 

Акбай:  Автобус шыгырым тулы,

Булмый юл рәхәт кенә.

Этешмә, син, төртешмә,

Алга уз җәхәт кенә.

Тыела “куян”булып

Билет алмыйча йөрү.

Рөхсәт ителә торып

Картларга урын бирү.

 

Песи:      Юлны кара, юл итеп

Уйнап йөргән чакта да.

Аеруча уяу бул

Хәрәкәт зур чакта.

Тыела кызыл утта

Урам аша чыгарга.

Яшел янса – бу ярый,

Хәттә бала-чагага.

 

Тычкан: Юкка гына әйтмиләр,

Ашыккан ашка пешкән

Юлда тәртип кирәк, диләр.

Шуны чыгармыйк истән.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

 Мөслим авылы

“МИЛӘШКӘЙ” гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАШАПОВА СИНАРА МИРЗАҺИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий