Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Язгы бакча”

1Уртанчылар төркеме өчен экологик кичә

 

Кирәкле әсбаплар:

3 озын шнур (түтәлләр ясарга).

Кояш киеме, кыяр, суган, кишер, помидор киемнәре.

Чишмә ясар өчен зәңгәр материал.

Чүпләр. Балыклар, камышлар, үрдәкләр уенчыклары.

Аудиоязмада төрле табигать күренешләрен чагылдырган көйләр.

 

Шөгыль барышы:

Яз авазлары

Күңелле көйгә бабай керә.

Бабай: 

-Ай-яй, көне бигрәк матур, яз җитте шул, яз җитте.

Кыш бик озак кунак булды,

Китте ул, китте.

Сулар акты, кошлар кайтты.

Ямьле яз җитте.

Без язны бик яратабыз. Бакчаларда эшлибез, болынга барабыз, су буйларына китәбез.

 

Бакчага керә.

– Әби мине бакчага җибәрде

Күреп кайтырга кушты.

 

Бакча да матур булып кипкән. Бу карларның эрүе ни сәбәпле икән?

 

Тамчы тама

(Матур булып кояш чыгуны хәтерләткән көй яңгырый).

Кояш керә:

– Бабакай, минем сәбәпле карлар эреде, көннәр җылынды.

Кыздырдым күбрәк,

Салкыннар китте,

Кар эреп бетте,

Җирләр дә кипте.

Я, бабакай, утырт кишерләреңне, кыярларыңны.

 

Бабай:

– Ярар, ярар. Монда кәбестә утыртам, монда кыяр, монда суган, монда помидор.(Утыртып йөри). Хәзер инде су сибәргә кирәк.

 

Күңелле көйгә балалар йөгереп керәләр.

-Бабакай, су сибәргә булышыйкмы соң?

 

Бабай:

– Әйдәгез әле, әнә шул чишмәдән су ташып сибик.

 

Су буена киләләр. Анда чишмә зарланып челтерәп утыра.

– Я, балалар, миңа карагыз,

Нинди хәлгә төште чишмәгез.

Суым чиста иде,

Балыклар күп иде,

Ә хәзер мин чүплек оясы.

 

Бабай:

– Әйдәгез, балалар, чистартыйк чишмәбезне, рәхәтләнеп аксын.

 

Балалар чишмәне чүпләрдән арындыралар.

Балалар:

-Әйдәгез, чишмәбезгә җыр бүләк итик.

 

Яр астыннан чишмә ага” җырын җырлыйлар.

Чишмә 

Чишмә челтерәп ага башлый (аудиоязмада чишмә тавышы)

Балалар су алып түтәлләргә сибәләр, яшелчәләр үсәләр, түтәлләрдән чыгалар.

 

“Бар безнең бакчабыз” түгәрәкле-җырлы уены уйнала.

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Базарлы Матак авылы

 “РОМАШКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШИҺАПОВА ГӨЛСИРӘ ГАБДЕЛХАК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий