Комсызлыктан әкияттерапия
Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп, төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:
— Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.
Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:
— Чанаңны саклап кына шу, ватма, — диде.
— Ярар, — диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» — дип шатландылар. Раилә горурланып шуды да шуды чанада. Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.
— Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле, —диде ул. Кыз аңа кулын гына селтәде:
— Кит, кит, бирмим, йә ватарсың, — диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып китте. Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч:
— Ул чанасын кызгана, саран, саран, — дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.
Минеке, тимә! (Абдулла Әхмәт)
Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк. Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды. Алар башта бик тату уйнадылар. Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде:
Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты.
— Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз. Уенчыкларыңны бир, — диде ул.
Гөлгенә, теләмичә генә, бер кулы чыккан, бер аягы сынган курчакны Фәриткә сузды. Тик кулсыз курчак Фәритне тиз туйдырды. Ул икенче уенчыкка үрелде. Гөлгенә яңадан чырылдый башлады:
— Минеке, тимә! Үзем уйныйм!
Гөлгенәнең әбисе тагын килде.
— Алай ярамый, кызым. Бергә уйнагыз дим бит инде! Һай, кемгә охшап болай комсыз соң син? — диде ул. Көтмәгәндә Гөлгенә уенчыкларын җыеп алды да кочаклап күтәрә башлады.
— Әйдә, теге бүлмәгә чыгып уйныйк, — диде ул.
Фәрит әйбәт малай икән. Гөлгенәгә булышам дип, берничә уенчыкны ала башлады. Гөлгенәнең чырае сытылды.
— Минеке, тимә! Үзем күтәрәм!
Ул бөтен уенчыкларын да үзе күтәреп китәргә азапланды. Шулай кылана торгач, әнисе бүләк иткән алтын тоткалы бәләкәй чәйнеген төшереп ватты. Ватты да бик ямьсез итеп еларга кереште. Тагы әбисе килеп җитте.
— Һай, харап иттең ич! Үзең генә уйнагач, үзең генә
күтәргәч, шулай була инде ул! — диде.
Комментарии: |