Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кар бөртеге»

22 нче кечкенәләр төркеме

 

Максат:  балаларның кар бөртекләре турында  күзаллауларын формалаштыру;

Тәрбия бурычы:  табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү

Үстерү бурычы: балаларның конструкцияләү буенча эшчәнлекләрен үстерү;

Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр-символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү;

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,  иҗади сәнгать, музыка, социальләштерү,  сәләмәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмак чишү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау: карточкалар (символлар), кар яву күренеше сурәтләнгән иллюстрация, 2×30 см зурлыгында  ак картон тасмалар, кар шыгырдавын күрсәтү (имитация) өчен нык шытырдый торган берничә полиэтилен пакет һәм алар өстенә җәю өчен ак тукыма.

Сүзлек өстендә эш: кар бөртеге, канатлары, ак, зәңгәр, йомшак, салкын, эри, шыгырдый.

Алдан үткәрелгән эш: «Кар ява» сюжетлы картинасын карау; «Кар кая китте?» тәҗрибә үткәрү, урамда кар явуын күзәтү.

 

Эшчәнлек төзелеше:

1. Күзәтү

2. Төп өлеш:

– табышмак әйтү,

– сүзле уен «Кар бөртеге кун кулга»,

– кар бөртеге символы белән таныштыру,

– дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

3. Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек барышы:

1. Тәрбияче балаларны тәрәзәдән урамны күзәтергә чакыра һәм табышмак әйтә:

 

«Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була».

 

2. – Табышмак нәрсә турында, балалар? Табышмакка җавапны әйткәч, тәрбияче кар бөртекләренең бик матур булулары, аларның җиргә әйләнә-тулгана, бөтерелә-бөтерелә төшүләре турында сөйли.

– Сезнең дә кар бөртекләре буласыгыз киләме?

 

3. Сүзле уен «Кар бөртеге»

(А.Вивальди «Ел фасыллары. Кыш. Декабрь» әсәре бик акрын тавышта гына куела)

-Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басыгыз да, игътибар белән мине тыңлагыз:

 

Кар бөртеге куна кулга (уң кулны алга сузабыз)

Азрак ял итә шунда (уң кулга сул кул белән сыйпыйбыз)

Бер карасам гел боз ул (өшү хәрәкәтләре)

Бер карасам йолдыз ул,

Искитәрлек матур ул (өскә карап сокланабыз)

Җил иссә буран булып, (чайкалу хәрәкәтләре)

Барыбызны коча ул (кочаклау хәрәкәте).

Җил тынгач, юрган булып,

Җирне каплап куя ул (әйләнәләр, чүгәлиләр)

 

Уенны 1-2 тапкыр уйныйлар

(Бу уен кыш дәвамында өйрәнелә)

 

4. Тәрбияче балаларга өч картон тасмадан җыелган кар бөртеген күрсәтә, кар бөртекләренең бик күп төрле булуларын әйтә һәм аларның берничә канаты булуын аңлата. Салкында кар бөртегенә бассаң, шул канатлары сына һәм шыгырдаган тавыш чыгаруын әйтә.

 

– Әйдәгез әле, балалар, «карны шыгырдатып» карыйк әле.

Балалар тукыма җәелгән урынга киләләр һәм «карны шыгырдатып» йөриләр.

– Кар нишли, балалар? (Кар шыгырдый)

(Хор белән һәм индивидуаль әйтелә)

Кар көрәү

Карның шыгырдавы

 

5.- Балалар, әйдәгез, хәзер бергәләп кар бөртекләрен җыеп карыйк әле (Һәрбер балага бер картон тасма бирелә, өч бала бергә бер кар бөртеге җыялар)

 

6. – Символлар белән эшләү; дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

(Балалар урындыкларга утыралар, тәрбияче тактага кар бөртеге символын эләктереп куя һәм сораулар бирә:

– Кар бөртеге нинди төстә була? (Ак, кар бөртеге астына ак кәгазь куела)

– Кар бөртеге нинди була? (Йомшак, балаларга мамык ябыштырылган карточка күрсәтә һәм һәрбер бала бу карточкага кулын тидереп ала.)

 

– Тәрбияче зәңгәр төстәге карточка элә, аның нинди төстә булуын сорый һәм зәңгәр төснең салкынны аңлатуын әйтә.

– Димәк, кар бөртеге нинди? (Салкын)

 

Тактага чиләк сүрәте төшерелгән карточка эленә – урамнан чиләккә салып кергән кар бөртекләре нишләделәр? (Эределәр)

-Димәк, җылыда кар бөртекләре нишлиләр? (Эриләр)

 

Тәрбияче кашык рәсеме төшерелгән карточка элә һәм сорый:

-Мин кашыкны нигә элдем микән? Кашык ни өчен кирәк?(Ашарга)

-Ә карны ашарга ярыймы? (Ярамый)

Балалар алдында тәрбияче бу карточкага кызыл фломастер белән «ярамый» билгесен аңлата торган аркылы ике сызык сыза.

 

7. Йомгаклау.

 Балалар, без бүген кар бөртеге үзенчәлекләре белән таныштык. Ә хәзер киенеп урамга чыгарбыз һәм бияләебезгә кунган кар бөртекләрен күзәтербез.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“148 нче “ВАСИЛЕК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ӘБҖӘЛИМОВА ГӨЛИЯ МИНТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий