Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без»

4Зурлар төркеме

 

Максат: Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.

Тәрбия бурычы: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы:  Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәләмәтлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чара куллану, сорау-җавап, нәфис сүзләр, мактау, сүзле уен,  хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау:

Сүзлек өстендә эш: ыжгыра, бөтерелә, оча, шуам, тәгәрәтәм, шук, шаян, тимераяк, кар көрте, кар тоту, кар атышлы, сафландыра, тәңкә кар, өермә, сырган буран.

Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмә, кышкы табигатьне, кошларны, агачларны күзәтү.

 

Эшчәнлек төзелеше:

1.Табышмак әйтү.

2.Төп өлеш:

3. Практик эш:

– рәсем ясау.

4. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы:

Кыш тавышы

Тәрбияче: Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын табып карагыз әле.

 

Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

 

1. Уен. “Сорау- җавап.”

– Кар бөртекләре нәрсәгә ошаган? (Йолдызларга)

– Кар бөртекләрен күп итеп бергә җыйсаң, ул ни дип атала? (Кар йомарламы)

– Нәрсә ул кар? (Болытлардан ява торган, туңган су кристаллары)

– Нинди карлар була? (Беренче кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар.)

– Кар нигә шыгырдый? (Кар кристаллары бер-берсе белән ышкылалар)

– Карның файдасы, зыяны бармы? (Дым бирә, эреп суга әйләнә, су басарга мөмкин)

– Кыш көне нинди бураннар була? ( Җәяүле буран, карлы буран, өермә буран, сырган буран.)

 

2. Тәҗрибәләр үткәрү.

а) Зурайткыч пыяла аша кар бөртекләрен карау.

– Кар бөртекләре нинди формада?

б) Карның эрүен күзәтү.

– Карны кулга алгач кар нишли? Ни өчен эри?

в) Карны бияләйгә куеп карау.

– Ни өчен озак торгач кына эри? Карга сулыш өрсәң нишли? (Суга әйләнә.)

– Суны урамда, суыкта калдырсаң ул нинди халәткә керә? (Алдан әзерләнгән бозны карау)

– Бозны бүлмәгә алып керсәң нәрсә була?

 

3. Сүзле хәрәкәтле уен “Кар ява(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Ябалак-ябалак кар ява,

Чыгабыз без урамга,

Кар атышып уйнарга,

Урамга – саф һавага.

Без ясыйбыз кардан тау,

Бик дәү булсын безнең тау!

Буран

Буран 2

 

4. Әңгәмә – “Без суыктан курыкмыйбыз.” (Балалар үзләренең кышкы уеннары турында хикәя сөйлиләр, сорауларга җаваплар бирәләр)

 

5. Кәгазьдән кисеп, кар бөртекләре ясарга өйрәнү.

Кар бөртеге турында әкият уйлап чыгару.

 

6. Балалар, сезнең шөгыльләнүегез миңа бик ошады, ә мин сезгә кар бөртеге турында тагын бер табышмак әйтәм, ә сез исләрегездә калдырыгыз, һәм өйләрегезгә кайткач, әти-әниләрегезгә әйтерсез.

Ак кына, вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Югала, юк була,

Учта тотсаң чак кына.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“53 нче “ДЮЙМОВОЧКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МОРОЗОВА АЛИЯ МИНТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий