Нәниләргә гарәп алфавиты – 1
ا – ارنب
Әлиф-ун – әрнәб.
Йөгерә куян уйнап.
Кишерен ашый,
Нәни булса да, армый!
***
ب – بطة
Бә-ун – бәтта.
Сикерә үрдәк баласы.
Егылам дигәндә,
Тотып калды анасы.
***
ت – تمر
Тә-ун – тәмрун.
Без яраткан финик.
Күпме ашасам да,
Киләм әнигә: “Бир!” – дип.
***
ث – ثعلب
Сә-ун – сәгләб.
Хәйләкәр җирән төлке.
Тавыкны эләктереп китсә ул,
Булмас шул бер дә көлке!
***
ج – جمل
Дҗим-ун – дҗәмәл.
Ул – горур, матур дөя.
Сахрада яши, ә йөреше –
Әйтерсең лә йөзеп килә!
Дәвамы монда: Нәниләргә гарәп алфавиты – 2 кисәк
Комментарии: |