Сценарий: “Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда”
Бурычлар:
1) Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомүмиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.
2) Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
3) Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү. Г.Тукай иҗатына карата ихтирамлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Апрель ае. Табигатьтә яз. Бу – безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган ай – шигърият ае. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң матур сәхифәләребезнең берсе.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен,
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел,
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел!
Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле, Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр”
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде. Кырлай шул
Аларның туган җире.
“Туган тел” җырын җырлау.
(Кәҗә белән сарык, аркаларына капчык асып, зал буенча сөйләшеп йөриләр)
-Карале, сарык, нинди матур көй ишетелә? Әйдәле, шул якка барыйк.
-Исәнмесез, балалар, безне таныдыгызмы? Балалар, без кая килеп җиттек?
-Исәнмесез, сез Г.Тукай язган “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән, “Аленушка” балалар бакчасына килеп җиттегез.
Сарык: Безнең капчыкта матур-матур уеннар да бар. Сезнең уйныйсыгыз киләме? Уеннар уйнарга яратасызмы?
Балалар: Без уйнарга яратабыз.
“Ачык авыз” уенын уйнау
Кәҗә: Безнең капчыкта табышмаклар да бар, тыңлагыз әле:
Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар,
Кем аны сөртеп йөргән? (Чәчәкләр)
Аллы-гөлле очкалак,
Оча гөлләр кочкалап. (Күбәләк)
Күбәләк чәчәкләргә оча, берсенә килеп куна, аның артыннан, тотмакчы булып, бала керә.
“Бала белән күбәләк” шигыре.
-Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп;
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
-Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
-Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
-Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Мәтәлчек ата-ата эт килеп керә, аның артыннан малай килә.
“Кызыклы шәкерт” шигыре.
-Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Сарык: Балалар, сез бик күп шигырләр, уеннар, җырлар беләсез икән, рәхмәт сезгә.
Кәҗә: Безне әби белән бабай көтәләр, без өйгә кайтып китик. Сау булыгыз.
Кәҗә белән сарык балаларга рәхмәт әйтеп, әби-бабай янына кайтып китәләр.
Алып баручы: Балалар, Тукайның балачагы авылда үтә, барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган, әйдәгез әле, без дә ул яраткан бер уенны уйнап алыйк.
Татар халык уены “Кәләпүш” (Кемдә кәләпүш кала – шул җәза үти)
1 бала – әтәч булып кычкыра.
2 бала – бер аякта өйгереп килә.
3 бала – Тукай шигырен сөйли.
“Чәчәкләр белән кызлар биюе”
(Шул арада бер малай йөгереп керә, ярдәм сорап кычкыра)
Малай: Коткарыгыз, коткарыгыз, яшерегез мине тизрәк!
Алып баручы: Нәрсә булды, егет, кемнән качасың? Әйдә соң, кач алайса.
(Су анасы керә, кычкыра)
Су анасы: Тукта, тукта, карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам.
Алып баручы: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син? Ник безнең бәйрәмне бозасың? Башта исәнләшер идең.
Су анасы: Йә, Аллаһ! Ярый, сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез, балалар, кем дә кем мине танымый, белеп торыгыз, мин – Су анасы булам.
Алып баручы: Су анасы, яле, тынычлан, кил утыр. Бүген бездә бәйрәм, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.
Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачып утырырга вакытым да, кәефем дә юк.
Алып баручы: Нәрсә булды, Су анасы, кая ашыгасың?
Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шуны эзләп йөрим мин, шушы бакчага кереп киткәнен күрдем, яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер табам.
Алып баручы: Ә, менә эш нәрсәдә икән. Әй, карак малай, яле, чык монда (тартып чыгара). Син нишләп Су анасының тарагын урладың?
Малай: Апа, гафу ит мине, мин башка алай эшләмәм. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылмам, гафу ит мине, Су анасы.
Су анасы: Ярар инде, монда кеше дә күп, тавыш чыгармыйм инде, сине гафу итәм, карак малай. Башка кеше әйберенә рөхсәтсез кагыласы булма!
Малай: Рәхмәт, Су анасы, рәхмәт, тәрбияче апа, мин яңадан алай эшләмәм.
Су анасы алтын тарагын тотып, сөенеп җыр башлый.
Суларга карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Сез балакайлар белән
Бер уйнап алыйк әле.
“Түбәтәй кемдә?” уенын уйнау
Су анасы балаларга рәхмәт әйтеп чыгып китә.
Алып баручы:
Тормыш юлы аның кыска булды.
Иҗат юлы аннан күп кыска.
Ә җырлары тулы хокук белән
Керде безнең тормышка.
Татарстан Республикасы
Буа шәһәре
“АЛЕНУШКА” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
САДЫЙКОВА МИЛӘҮШӘ САЛИХ КЫЗЫ
Комментарии: |