Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ямьле яз”

16 -7  яшьлек  балалар өчен

 

Максат: Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.

Бурычлар:

1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

2. Пиктограммалар кулланып бирелгән план буенча яз күренешләрен тасвирлап шигырь сөйләргә өйрәтү.

3. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.

 

Алдан эшләнгән эшләр:

1. Язгы табигатькә сәяхәт.

2. Язгы табигатьне күзәтү.

3. Әдәби әсәр уку.

4. “Яз”темасына иллюстрацияләр карау.

 

Кулланма материал: Магнитлы такта, яз күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр, уенчык күбәләкләр, картоннан ясалган яфраклар, “яз“ темасына презентация”, хрестоматия “Балачак аланы” 281бит.

Индивидуаль эш:  Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.

 

Методик алымнар:

1. “Яз” темасыны әңгәмә.

2. “Яз” темасына кагылышлы рәсемнәр карау.

3. Шигырь өйрәнү. М.Мазунов. “Яз килә”.

4. Сорау – җавап эше.

5. Сүзле уен “Иҗекләр  дөньясында”.

6. Иҗади эш.

 

Эшчәнлек төзелеше:

1. Исәнләшү.

2. “Яз” темасына презентация карау.

3. Магнитлы такта белән эшләү.

4. Рәсемнәр кулланып, “яз” турында сөйләп аңлату.

5. Яз турында хикәя төзү.

6. Ял минуты. “Яз килә”уены.

7. Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен уку.

8. Күзләргә ял минуты.

9. “Иҗекләр  дөньясында” сүзле уены.

10. Иҗади эшчәнлек “Язгы кояш ясау”.

11. Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек  барышы

Тәрбияче кулында энҗе чәчәк.

Исәнләшү. Язгы табигать турында әңгәмә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

 

Балалар:

Язгы кояш кебек,

Туган телен, татар телен,

Өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди чәчәк?

Балалар: Энҗе чәчәк.

Тәрбияче: Энҗе – нинди чәчәк?

Балалар: Язгы чәчәк, ак чәчәк, матур чәчәк.һ.б

 

Сулыш гимнастикасы.

Тәрбияче: Әйдәгез, чәчәкләрне иснәп карыйбыз. Күзләрне йомып, борын аша сулыш алабыз да, әкрен генә авыз аша чыгарабыз.

Тәрбияче: Энҗе чәчәкне күп иснәргә ярамый, ул агулы чәчәк.

 

”Яз”темасына презентация карау.

Тәрбияче: Балалар, яз көне табигатьтә бик күп үзгәрешләр була. Әйдәгез , язгы табигатьнең иң матур мизгелләрен карап китәбез.

 

Тәрбияче (пиктограммалар белән эшләү):

такта

– Язгы табигатьнең иң матур мизгелләре турында сөйләшербез, ял итәрбез, укырбыз, татар телендә әкиятләр, табышмаклар, әйтемнәр бик күп. Шуларның берсе белән танышырбыз. Күзләрне ял иттерербез, авазлар, иҗекләр белән эш итәрбез, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнербез.

 

Рәсемнәр кулланып, “яз” турында сөйләп аңлату

Тәрбияче: Балалар, менә бу рәсемнәр язгы табигатьнең иң матур мизгелләре

һәм яз көнендәге үзгәрешләр турында сөйләшеп алырга ярдәм итәр.

 

(Балаларга кояш, үсемлекләр, җәнлекләр, кеше сурәтләнгән рәсемнәр тәкъдим ителә). Балалар бу рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар, кешеләр сүзләрен кулланып, яз турында сөйлиләр.

Тәрбияче: Язгы  табигать нинди була?

Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

Тәрбияче: Бик әйбәт. Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?

Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.

Тәрбияче: Яз көне җәнлекләр, кошлар үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар. Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар.

Тәрбияче: Яз көне кешеләр нишлиләр?

Балалар: Кешеләр җылы киемнәрен салалар. Кешеләр бакчада эшли башлыйлар. Балалар көймә йөздереп уйныйлар. Балалар агач утырталар. (Бер – ике баладан хикәя төзеп сөйләтү)

 

Ял минуты. Яз килә”уены.

Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

 

Балалар:

Канат кагып ерактан (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Кошлар кайтты көньяктан  (учларына бармак белән төртеп- төртеп күрсәтәләр)

Тамчы тама тып та,тып,

Булмый аны туктатып. (кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)

Зәңгәр күктә кояш балкый,

“Тышка чык” дип, безне алдый. (туп сикерткән хәрәкәтләр ясыйлар)

Сикергеч, туп  кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк. (кулларын чабып, бер урында сикерәләр)

Яз бездә озак тормый,

Җәй килер җырлый – җырлый.

 

Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен уку

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә хәзер Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән, бик яхшы итеп  тыңлагыз. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

 

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы —

Сагынып көткән яз килә.

 

Тәрбияче: Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Шигырь сезгә ошадымы? Барлык сүзләрне дә аңладыгызмы? Яттан өйрәнергә телисезме?

Тәрбияче: Ә хәзер тагын бер кат укыйм. Ә сез әкрен генә эчтән кабатлап, исегездә калдырырга тырышыгыз.

 

Магнитлы такта белән  эшләү

 

Тәрбияче пиктограмма кулланып, тагын бер кат укый, пиктограммаларны магнитлы тактадагы куелган тәрәзәләргә схема белән куеп бара: (кояш, күк, җир, тамчы, яз).

Балалар белән бергәләп кабатлау (2 тапкыр).

Берничә  баладан пиктограммалар кулланып, шигырьне кабатлату, аерым-аерым яттан сөйләтү.

 

Күзләргә ял минуты

Әйдәгез әле, балалар, матур күбәләкләр белән күзләребезне ял иттерик.

Күзләребез уйнаганда, гәүдәбез, аяк-кулларыбыз селкенми. Аркабыз төз булырга тиеш.

 

Болындагы нәни күбәләкләр.

Дөньяга ямь бирделәр.

Бергәләп өскә күтәрелделәр.

Уйнаклап  аска төштеләр.

Алга таба, артка таба

Уңга, сулга  очтылар.

Кояш тирәли әйләнеп,

Безгә сәлам бирделәр.

 

“Иҗекләр  дөньясында”сүзле уены

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур агач үсеп утыра. Агач  яфраклары гади түгел, ә сюрприз белән. Балалар, әйдәгез әле, һәрберегез берәр яфрак өзеп алыгыз. Яфракның артында  рәсем. Хәзер сүзләрне –рәсемнәрне иҗекләргә бүләбез.

Ике иҗекле сүз – рәсем икән, ике тәрәзәле вагонга утырабыз, өч иҗекле сүз булса – өч тәрәзәле вагонга утырабыз. Ялгышмагыз. Сүзләрне чәбәкләп тикшерегез.

Гөр-лә-век       там-чы      яз

Кар-лы-гач      бо-лыт        су

Кү-бә-ләк        бө-ре

Тәрбияче тиз генә биремне тикшереп ала. Бер-ике баладан кабатлата.

 

Иҗади эшчәнлек “Язгы кояш” ясау.

Тәрбияче: Балалар, миңа якынрак килегез әле, карагыз  әле, монда нәрсә яшерелгән икән? Әйдәгез, ачып карыйбыз. Нәрсәләр болар?

Балалар җавап бирәләр..

Тәрбияче: Балалар, шушы түгәрәк поролоннар белән кояш ясыйбыз.

(Алдан  өстәл өстендә кояш ясау өчен бер кулланышлы кашыклар, чәнечкеләр, губкалар куела, аларның өсте бизәкле конус белән  капланган).

Тәрбияче: Балалар, иң элек ике төркемгә бүленәбез. Сары губкалардан кояш ясыйбыз. Кояш бит нурсыз булмый. Кашыклардан, чәнечкеләрдән кояшка нурлар ясыйбыз. Кояшка күзләр дә, авыз да, борын да ябыштырырбыз. (Балалар төркемнәрдә эшлиләр)

Тәрбияче: Балалар, карагыз, нинди матур кояш ясадык. Балалар, әйдәгез әле, кояшка карап, бүген өйрәнгән шигырьне яттан сөйлик.

Балалар шигырьне бергәләп кабатлыйлар.

 

Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? Әти –әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез?

Балалар: Шигырь өйрәндек, уйнадык, кояш ясадык.

Тәрбияче: Балалар, нәкъ шушы кояш кебек, йөзләрегез гел елмаеп торсын, көннәргез гел аяз булсын. Әти-әниләрегез дә сезнең елмаюларыгызга карап, шатланып яшәсеннәр.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “Балалар үсеше үзәге – балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

КАМАЛОВА ГӨЛНАЗ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий