Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар бездә кунакта”

АЮ2 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

Максат:

–       Төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, яшел, кызыл, утырт, эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, аралашу осталыгын формалаштыру;

–       Балаларның предметны исеме, төсе, зурлыгы буенча табу осталыгын, сенсор тою сәләтен, игътибарын, хәтерен үстерү;

–       Уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Метод алымнар:

–       Сюрпризлы момент.

–       Дид.күнегү: “Курчакка чәй ясыйбыз”

–       Җырлы-биюле уен: “Матрешкалар”

–       Мактау, сораулар бирү.

Җиһазлар: кечкенә һәм зур аюлар, кечкенә һәм зур машина, төзү материалларыннан ясалган кечкенә һәм зур гараж, яшел һәм кызыл чынаяклар, кечкенә һәм зур шакмаклар.

Сүзлек өстендә эш: аю, зур, кечкенә, кызыл.

Индивидуаль эш: Рөстәм белән аюны зурлыгы буенча аеру .

 

 Эшчәнлек барышы:

 Тәрбияче балаларны уенчыклар почмагына алып бара.

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең никадәр уенчыкларыбыз бар! Нәрсә генә юк монда: курчаклар, аюлар, матрешкалар, машиналар, туплар. (Күрсәтә). Алар сезнең килгәнне көтеп алалар, сезне бик яраталар, аларның сезнең белән уйныйсылары килә. Әйдәгез, уенчыклар белән уйнап алабыз. (Тәрбияче өстәлгә зур һәм кечкенә аюлар, машиналар, кызыл һәм яшел чынаяклар куя). Балалар, әйдәгез, аларга чәй эчертик.

 

Дид.күнегү: “Курчакка чәй ясыйбыз”

Максат: якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү, белемнәрен баету, савыт-сабалар белән таныштыруны дәвам итү.

 

-Камил, зур аюны миңа бир әле! Камил, бу нәрсә? (Аю). Ул зурмы әллә кечкенәме? (Зур).

-Рөстәм, зур аюны зур шакмакка утырт әле. Булдырдың! Балалар, Рөстәм нәрсә эшләде? (Зур аюны зур шакмака утыртты) (активлаштыру). Дөрес, ул зур аюны зур шакмака утыртты.

-Айсылу, зур аюны кызыл чынаяклы чәй белән сыйла әле. Син аюны нинди чынаяклы чәй белән сыйладың? (Кызыл). Зур аю сиңа рәхмәт әйтә. (Шул рәвешле кечкенә аюны кечкенә шакмакка утыртып, яшел чынаяклы чәй белән сыйлыйлар).

-Наил, син нинди машинаны алдың? (Зур). Балалар, зур аюны күрсәтегез әле. Ул нинди? (Зур). (Балалар кулларын өскә күтәрәләр). Әйе, менә нинди зур аю! Ә хәзер кечкенә аюны күрсәтегез. Ул зурлыгы буенча нинди? (Кечкенә) (Балалар чүгәлиләр). Әйе, менә нинди кечкенә аю. Булдырдыгыз! Хәзер уенчыкларны үз урыннарына куегыз. Карагыз әле, уенчыклар сезгә нинди рәхмәтле!

Әйдәгез, матрешкалар белән биеп алыйк әле. (Магнитофонда җыр куела)

 

Җырлы-биюле уен: “Матрешкалар”

 Максат: Җырның эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясарга, хәрәкәтләрне нәфис, матур итеп башкарырга өйрәтү.

 

– Балалар, булдырдыгыз, бар уенчыклар да сезнең белән кәнагать калдылар. Аларга сезнең белән уйнау бик ошады.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “82 нче “КӨНБАГЫШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АХМЕТЗЯНОВА ЧУЛПАН НАЗИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий