Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бәйрәмчә бизәлгән шәһәр”

2Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем шөгыленнән план-конспект

 

Максат:  Балаларның үзләре яшәгән шәһәр турындагы белемнәрен үстерү, кызыксыну уяту, әйләнә – тирә белән таныштыру.

Милли төбәк компоненты куллану, шәһәребез урамнарының исемнәрен атау, бәйрәмнәр узучы үзәк урамны таный белү, анда узучы бәйрәм чараларның исемнәрен әйтә алуларына ирешү, шәһәрнең бәйрәмчә бизәлешен күзаллап, рәсемгә төшерү, җылы төсләр куллану, сәнгатьтә иҗади осталыкларын үстерү.

Методик алымнар:  әңгәмә, фотокүргәзмә, хикәя төзү, тәрбияче аңлатмасы, балаларның иҗади эшләре.

Җиһазлау:  ИКТ, фоторәсемнәр, үрнәк эш, ак кәгазь, акварель, пумала, салфетка, Белмәмеш исемле курчак.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, нинди тавыш ул, нәрсә шартлады анда, карыйм әле, яме (ишектән карый)  Ә-ә-ә, бу бит Белмәмеш, син ничек монда килеп эләктең?

Белмәмеш: Ой, мин кая эләктем. О-о-о, күпме балалар. Мин, Белмәмеш булам – Чәчәкләр иленнән. Үземнең дусларым белән зуууур шарга утырып сәяхәткә чыккан идем. Без үзебезнең шәһәребезне матур итеп, шарлар белән бизәмәкче идек. Зууур шарыбыз шартлады да, мин егылып төштем, иптәшләремне дә югалттым, адаштым, хәзер кая эләктем, белмим.

Тәрбияче: Исәнме, Белмәмеш, борчылма. Без сиңа хәзер барсын да аңлатабыз. Балалар, әйтегез әле, безнең шәһәребезнең исеме ничек? (Мамадыш) Дөрес, син, Белмәмеш, хәзер Мамадышта, балалар бакчасында. Балалар, әйтик әле, безнең балалар бакчасының исеме ничек? (“Миләшкәй”). Кайсы урамда урнашкан ул? (Азина урамында). Бик дөрес. Безнең Мамадышта тагын ниди урамнар бар? ( Мәсәлән:  Гагарин, төзүчеләр, берничә бала үзләре яшәгән урамны әйтә). Мамадышта иң үзәк урамның исеме ничек әле? (Совет урамы). Әйе, бу урамда төрле бәйрәмнәр уздырыла.

Тәрбияче: Әйдәгез, Белмәмешкә үзебезнең  шәһәребез турында сөйләп күрсәтик әле. Балалар, сез шәһәребезне яратасызмы соң? Ни өчен? (Безнең шәһәребез бик матур, ул Нократ елгасы буена урнашкан. Анда бик күп төрле халыклар яши. Рус, татар, керәшен, мари , чуваш, әрмән, урдмурд халыклары яши. Шәһәребездә төрле бәйрәмнәр уздырырыла . “Шәһәр көне”, “Җиңү бәйрәме”, “Сабантуй”, “Питрау”, төрле ярминкәләр үткәрәләр.) Ә шәһәребезне ничек итеп бизиләр соң? (Төрле төстәге флажоклар, шарлар , котлау өчен плакатлар эләләр. Шарлар тоткан балалар чыга, бөтен халык бәйрәмчә киенә, бәйрәмдә төрле җырлар, биюләр, уеннар уйнатыла, ярминкә дә оештырыла. Ярминкәдә төрле көнкүреш әйберләре, сувенирлар, тәмле ризыклар сатыла. Бөтен халык шат, көләч, рәхәтләнеп ял итә.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, Белмәмешкә дә күрсәтик, ничек итеп без бәйрәмдә катнашабыз. (Нотбуктан фоторәсемнәр күрсәтелә. Шәһәрнең бизәлешенә игътибар ителә.) Әңгәмә.

Балалар, карагыз әле, мин дә шәһәребезне бәйрәмчә киендердем. (Күзәтү, әңгәмә, урнәк эш белән таныштыру.) Рәсемемдә шәһәребез матур килеп чыкканмы? Сез дә шулай бизәр идегезме? Рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? (Табигать матур, көн аяз, җылы, кояш көлә,флажоклар белән бизәлгән катлы-катлы өйләр, шарлар тоткан балалар, төрле плакатлар һ.б.) Әйдәгез әле, Белмәмешкә ясап күрсәтегез, кайткач ул да үзенең шәһәрен шулай бизәр. Рәсемдә салкын төсләр кулланырга ярыймы? Әлбәттә, юк. Ни өчен?  (Чөнки, бәйрәм җылы төсләрдән, ачык төсләрдән генә булса матур була). (Балалар эше).

 

Ял минуты:

Бигрәк матур курчак син,

Тик тормыйсың берчак син.

Иеләсең, торасың,

Башны уңга борасың,

Аннан сулга карыйсың,

Һәм әйләнә башлыйсың,

Шул ара урындыкка

Утырып өлгерәсең.

(Балалар эшләрен дәвам итәләр, салмак кына көй уйнап тора.)

 

Тәрбияче: Күрдеңме, инде Белмәмеш, безнең балалар ничек итеп бәйрәмчә киенгән балаларны рәсемгә төшерделәр, алар барысы да бәйрәмчә киенгән. (Матур эшләргә нәтиҗә ясый. Шөгыльгә йомгак)

Белмәмеш, син беләсеңме соң әле, бүген безнең балалар бакчасында да зур бәйрәм. Бездә бүген нинди бәйрәм, балалар? Уңыш бәйрәме, көз бәйрәме. Бу шарларың белән син безнең залны бизи аласың, бәйрәмебезгә рәхим ит, безнең балалар анда сиңа биеп, җырлап күрсәтерләр, сиңа анда бик күңелле булыр, шулай бит, балалар?

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар, сезнең рәсемнәрегез миңа бик ошады, мин сезгә шарлар бүләк итәм. Сезнең белән бергәләп залны  бизәрбез. (Шарлар өләшә, балалар рәхмәт әйтәләр)

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “1о нчы “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САЛЯХОВА АЙСЫЛУ РЕВОЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий