Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Белем бакчасы”

78901819_img190215-6 яшьлек балалар өчен омгаклау шөгыле.

Максат:  Балаларның  тирә-юнь , математик күзаллау, грамотага өйрәтү һәм сөйләм үстерү буенча белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

Бер- берсенең җавапларын тыңлый белүне үстерү, дуслык һәм бердәмлек хисе тәрбияләү, әти-әниләр белән берлектә эшләргә өйрәтү.

Бакча тормышында әти-әниләрне катнаштырып, балаларда шәхес формалаштыру.

 

   Кирәкле әсбаплар

Ноутбук,  бака, Убырлы карчык, бакча рәсемнәре. Биремнәр белән конвертлар, буталган цифрлар белән таблица, сүзләр схемасы, сюжетлы картина, геометрик фигуралар-түгәрәк, квадрат, һәр бала һәм әни санынча геометрик фигура ясалган кәгазь.

 

Оештыру өлеше:

 

Тәрбияче:

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, кунаклар! Әйдәгез әле бер-беребезгә карап, матур итеп елмаеп алыйк. Без бүген тыныч, без бүген шат. Карагыз әле, балаларның күзләре ничек яна! Ни өчен икән? Әйе, чөнки безнең әниләребез тормыш мәшакәтләрен кырыйга куеп, безнең  төркемебез тормышында катнашырга булдылар. Бүген без алар белән бергә шөгыльләнербез, биремнәрне бергәләп үтәрбез. Аның өчен әниләребез бер команда, балалар икенче команда булыр. Һәр команда үзенә исем уйлый. Килгән кунаклар  жюри булалар. Башладык!

 

 

Тәрбияче.

Кадерле балалар, әниләр! Без сезне сәяхәткә чакырабыз. Сезнең алда өч юл: Сулга барсаң – бака күле, уңга барсаң – убырлы карчык,  туры барсаң – белем бакчасы. Кайсы юлны сайлыйбыз?

Әлбәттә, белем бакчасын, шулай бит. Тик игътибар белән карагыз әле. Бу бакчага барып җитәр өчен, биремнәр үтәргә кирәк. Алар конвертларда саклана. Сез әзерме? Җавапларны ачык итеп, кычкырмыйча, кул күтәреп кенә әйтергә кирәк.

 

1 нче конвертны ачабыз.

Беренче сорау, балалар, сезгә:

-“Сколько рогов, у двух коров?” (4)

Икенчесе – әниләргә:

-“Сколько ушей у трех мышей?”(6)

Балалар:-“Сколько концов у палки?”(2)

Әниләр:-«У трех братьев по одной сестренке, сколько всего детей в семье?”(4)

Балалар:- «Вот грибочки  на лужочке, в желтых шапочках стоят, два грибочка, три грибочка, сколько вместе будет?»  (5)                                                                                                   Әниләр:- «Если съесть один бублик, останется одна дырка. Если съесть один крендель, останется две  дырки, но поменьше. На блюдце    лежат десять бубликов и десять кренделей. Какое количество бубликов и кренделей надо съесть, чтобы дырок осталось поровну?  (Все бублики и пять кренделей)

Спасибо! Молодцы!

2 нче конвертны ачабыз.

 

Таблицадагы цифрлар буталган аларны:

1) тәртип буенча куярга;

2) кими бару тәртибендә куярга кирәк.

1 4 6
5 2 7
8 9 3

 

3 нче конвертны ачабыз.

 

Посмотрите внимательно на экран и скажите, на   что похожа эта геометрическая фигура?  (дети – круг, мамы – квадрат)                                                                                                                    А   теперь я предлагаю на время стать  художниками. Все получат по листу бумаги с нарисованными геометрическими фигурами.

Задание – превратить геометрическую фигуру, во что-нибудь интересное.

Покажите свои рисунки. Молодцы! Спасибо!

 

Хәзер ничәнче биремне утәячәкбез?

 

4 нче конвертны ачабыз.   

 

Сезгә шундый бирем: сез урман эчендә сазлыкка тап булдыгыз. Аны бары тик күмекләргә басып кына үтәргә мөмкин. Күмекләрдә цифрлар язылган, тәртип буенча басып үтәргә кирәк. Бер әни һәм бер бала чакырыла.                                                         

 

Ә хәзер кире кайтыгыз!

 

5 нче конверт.

Әниләр ике  сан кергән мәкаль уйлый, балалар ике сан кергән әкият. 1 минут вакыт сезгә.

 

Безнең юлыбызда, рекламалы пауза!

 

Бу белдерүләр кайсы әкияттән?

1) Предлагаю новое корыто, избу, столбовое дворянство в обмен на стиральную машину;     (Сказка о рыбаке и рыбке)

2)  Алтын йомырка салам. Кыйммәт.( Курочка ряба)

3)  Отнесу перожок вашей бабушке.( Красная шапочка)

4)  Бакча эшләрендә көчегез җитмәсә, булышам.(Шалкан)

 

6 нчы конверт.          

 

Балалар: -Көз айларын атарга.

Әниләр: -балагызның туган көне.

Балалар: – атна көннәрен әйтергә.

Әниләр: -24 нче ноябрь-ул нинди көн?

 

Балалар.  Ә хәзер Алмаз әниләр турында шигырь сөйли.

Әниләр.  “ Туган тел”  жырын жырларга.

 

7 нче конверт.             

 

 

б

 

а

 

ш

 

Сүзләр уйларга. Ике командага да.

 

 

8 нче конверт.   

 

Балаларга:

“Киресен әйт”

Ак- кара

Көн-төн

Веселый-грустный.

Чиста-пычырак

Малай-кыз

Добрый-злой.

 

Әниләргә:  “Рифма уйларга”

 

Огурец  (скворец)

Карга-шарга.

Зуб-дуб

Йолдыз- кондыз

 

Менә без килеп тә җиттек, әйдәгез, рәхим итегез “Белем бакчасы”на.

Әйдәгез, кулга кул тотынышып,  үзебезнең җылы сулышыбызны бер-беребезгә җиткерик. Менә мин  Азалиянең кулына җылы сулышымны өрәм. Ә ул бүтән балаларга, әниләргә китә, һәм ниһаять кире үземә кайта. Безнең җылы сулышыбыз, ягымлы йөзебез безнең дуслыкны мәңгегә ныгыта.

 

Сез бүген бик тә тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!  Дуслык җиңде!  Сезгә призлар! 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАРИФУЛЛИНА ӘЛФИРӘ НУРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий