Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яшелчәләр” – 2

girl5-6 ничә яшьлек балалар өчен

 

Максат: яшелчәләр темасын кабатлау, ныгыту.

Тәрбия бурычы: татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның тел байлыгын арттыру.

Үстерү бурычы: диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру, үстерү.

Белем бирү бурычы: саннарны өйрәнүне дәвам итү, ничә? соравын дөрес куеп, җавап бирергә өйрәнү.

Методик алымнар, чаралар: күрсәтмә, таратма материал куллану, сорау – җавап, җырлы-биюле уен, сөенеч мизгеле, мактау, бәяләү.

Җиhазлау: таратма, күрсәтмә рәсемнәр, яшелчә муляжлары, курчак Алсу, кәрзин, серле янчык.

Актив сүзләр: яшелчәләр, курчак, серле янчык, хат ташучы.

 

 

Эшчәнлек барышы:

1. Уен ситуациясе: “Бездә кунакта Алсу”.

– Исәнмесез, балалар!

–         Исәнмесез!

–         Хәлләрегез ничек?

–         Әйбәт, рәхмәт!

–         Балалар, карагыз әле, безгә кунак килгән бит. Бу – Алсу, буш кул килмәгән, безгә күчтәнәч алып килгән. Әйдәгез, карыйк әле, нәрсә бар икән бу серле янчыкта?

Балалар берәмләп киләләр, куллары белән берәр яшелчә алалар.

–         Бу нәрсә?

–         Бу кәбестә.

–         Кәбестә нинди?

–         Кәбестә тәмле, чиста, зур.

 

2. Дидактик уен “Нәрсә юк?”

Тәрбияче яшелчәләрнең берәрсен яшереп куя, балалар кайсысы юк икәнен белергә тиешләр.

 

3. Сюжетлы – рольле уен “Яшелчәләр кибете”

Алсу безне үзе белән уйнарга чакыра. Карыйк әле, нинди уен икән ул?

–         Балалар, әйдәгез “Яшелчәләр кибете” уенын уйныйбыз.

–         Әйдәгез. (Бер бала – сатучы, икенчесе – сатып алучы була).

–         Исәнмесез!

–         Исәнмесез!

–         Нәрсә кирәк?

–         Кишер кирәк.

–         Нинди кишер?

–         Чиста, тәмле, кечкенә кишер.

–         Ничә кишер?

–         Ике кишер.

–         Мә, ике кишер.

–         Рәхмәт.

Уен башка балалар белән барлык яшелчәләрне алып бетергәнче уйнала.

 

4. Ситуатив күнегү “Яшелчәләрне ю”

–         Балалар, яшелчәләрне кибеттән алып кайткач, нишләргә кирәк?

–         Юарга кирәк.

–         Әйе, дөрес.

–         Камилә нишли?

–         Камилә кишер юа.

 

5. Физкультминутка “Без инде хәзер зурлар”

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Яшелчәләр җыябыз.

Кәрзиннәргә салабыз.

Барабыз, барабыз,

Кыяр күреп алабыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

 

6. Дидактик уен “Хат”

–         Алсу безгә конвертлар алып килгән. (Тәрбияче балаларга конвертлар таратып чыга).

–         Алмаз, синең конвертта нәрсә бар?

–         Кәбестә бар.

–         Ничә кәбестә бар?

–         Алты кәбестә бар.

Уен барлык балалар белән дә уйнатыла.

 

7. Җырлы –биюле уен “Бар матур бакча”

1) Бар матур бакча,

Анда бәрәңге үсә.                 (түгәрәктә йөриләр)

Бәрәңге шундый зур,           (хәрәкәт белән

Бәрәңге кечкенә.                          күрсәтәләр)

           

Кушымта:

Бәрәңге, кил әле,               (1 бала “бәрәңге”

Биеп, биеп кит әле.                  уртага чыга, бии)

Әллә-лә,әллә-лә,                    (балалар

Биеп, биеп кит әле                кул чабалар)

 

2) Бар матур бакча,

Анда суган үсә.                     (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый суган зур,     (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кечкенә.         күрсәтәләр)

    

Кушымта:

Суган, суган, кил әле,                (1 бала “суган”

Биеп, биеп кит әле.                     уртага чыга, бии)

Әллә-лә, әллә-лә,                        (балалар

Биеп, биеп кит әле.                     кул чабалар)

 

3) Бар матур бакча,

Анда кыяр үсә.                                (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кыяр зур,                    (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кечкенә.                     күрсәтәләр)

 

Кушымта:

Кыяр, кыяр, кил әле,                       (1 бала “кыяр”

Биеп, биеп кит әле.                               уртага чыга, бии)

Әллә-лә, әллә-лә,                            (балалар

Биеп, биеп кит әле.                          кул чабалар)

 

4) Шофер, шофер, кил әле,               (1 бала “шофер”

 Биеп, биеп кит әле.                          уртага чыга, бии,

Әллә-лә, әллә-лә,                              балаларны “капкадан”     

Биеп, биеп кит әле.                           алып чыгып китә)

 

8. Йомгаклау.

–         Балалар, сезгә бүген нәрсәләр ошады?

(Балаларның җаваплары).

–           Алсу белән саубуллашыр вакыт килеп җитте, әйдәгез, саубуллашыйк.

–         Сау бул, Алсу.

–         Сау булыгыз, балалар!

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “3 нче “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле hәм рус теле тәрбиячесе

ИДРИСОВА ЧУЛПАН РИФКАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий