Яңа фикерләр:

postheadericon Нәниләргә гарәп алфавиты – 2

Башы монда: Нәниләргә гарәп алфавиты – 1

 

ح  а

ح – حجر

Хә-ун – хәҗәр –

Таш була тәрҗемәсе.

Зурысы да, кечесе дә –

Бөтенесе, һәммәсе.

***

خ   slide0007_image008

خ – خبز

Ха-ун – хубзун.

Ипи, ипикәй, икмәк.

Һәр кешенең табынына

Ипи һәрвакыт кирәк!

***
د   925f749aeb1943124de7c6abda9da79b68ae2310

د – ديك

Дәл-ун  – диикун – ул әтәч.

Матур аның тавышы.

Ул – иң иртә торучы,

Һәм иң иртә ятучы.

 

***

ذ   10289_html_5f43aaf8

ذ – ذئب

Зәл-ун – зи’бун –

Ул соры бүре.

Рәсемнән караганда

Бер дә куркыныч түгел!

 

***
ر   anywalls.com-30672

ر – رجل

Ра-ун – ридҗлүн.

Аяк була ул.

Ридҗлүл юмнә – уң,

Ридҗлүл юсра – сул.

 

 

Дәвамы монда: Нәниләргә гарәп алфавиты – 3

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий