Яңа фикерләр:

postheadericon Мәчет

raskraski-mechet-mosque-coloring-page-small-246x300Булат үзен бик акыллы малайга, үзен күп белүчеләрдән саный. Ул бит мәктәпкә йөри! Сумкасында да аның китаплары искиткеч күп.

Ә бабасы мәктәптә укымаган. Алар кечкенә чагында мәчеткә йөргәннәр. Ә менә Булатның мәчеткә барганы юк әле. Ул анда кешеләрнең нәрсә өчен барганнарын белми. Малай үзенең нәрсәнедер белмәвеннән ризасызланып, моны һичшиксез үзгәртергә булды. Әлбәттә! Ул бит мәктәптән “бишле”ләр генә алып кайта, ул күп нәрсәне белә, монысын да белергә тиеш!

Шулай ул, бабасына ияреп, мәчеткә барды. Беренче тапкыр. Һәм ул исе китеп, күргәннәренә таң калып, күп нәрсәләр белеп кайтты! Иптәшләренә дә сөйләр инде ул!

Мәчет – ул Аллаһның бер Үзенә гыйбадәт кыла торган җир икән. Икенче төрле – Аллаһ Тәгалә йорты. Иң беренче мәчет Мәдинә шәһәреннән ике чакрым ераклыкта урнашкан Кубә шәһәрендә Мөхәммәд пәгамбәр (аңа Аллаһның сәламе, бәрәкәте булсын) заманында ук төзелгән. Ул дүрт почмаклы агач бинаның түбәсе хөрмә агачы яфраклары белән ябылган булган.

Хәзерге заманда мәчетләр бик матур эшләнелә. Аларның манаралары күккә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.

Кеше дөньядагы барлык  вак һәм зур мәшәкатьләрен онытып, Аллаһ каршында гыйбадәт кыла.

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий