Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Туган ягым – яшел бишек”

329926Уртанчылар төркеме өчен

 

Максат:

1) Балаларны туган ягыбыз белән таныштыруны дәвам итү,

2) Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Бурыч:

- әңгәмә алып бара белү, үз фикереңне әйтеп бирү;

- дәрескә уңай караш тәрбияләү (кызыксыну, шатлык, соклану);

- балалар сәнгате белән кызыксынучанлыкларын арттыру.

Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, продуктив.

Белем өлкәсендә интеграция: “аралашу”, “танып белү”, “музыка”, “нәфасәти иҗат”, “физик культура”.

Җиһазлау: клей, пумалалар, пумалалар куя торган корылмала, өстәлгә клеенкалар, чүпрәкләр.

Материал: милли киемнәр, шәһәр күренеше (открыткалар, рәсемнәр, альбомнар һ.б.) балалар санынча әзер өлгеләр.

Сүзлек эше: калфак, алъяпкыч, камзул.

Балалар белән алдан үткәрелгән эш: балалар бакчасындагы музейга экскурсия, анда “Оста куллар” күргәзмәсен карыйбыз (чигүле сөлге, җәймә, мендәр тышы, камзул, яулык, кулъяулык, күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, читек һәм бизәнү әйберләре: алка, муенса, беләзек һ.б.)

Төрле милләт киемнәрен карау, аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылуларын ачыклап үтү.

 

Белем бирү эшчәнлеге

Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат. Сез бүген шундый матур киенгәнсез, йөзләрегез балкып тора. Әйдәгез, сезнен белән яхшы кәефне бүлешәбез:

Психогимнастика:

Бергәләп без басыйк

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшнын җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк,

Тырышып белем алыр өчен

Шөгылебезне башлыйк.

 

Балалар урындыкларга утырышалар.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без сезнен белән нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче: (Чаллы шәһәренең рәсемен күрсәтү) Карагыз әле, балалар, безнең Чаллы шәһәре нинди матур һәм зур. Әлеге рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? Игътибар итегез әле, шәһәребездә нинди йортлар бар безнең?

Балалар: Безнең шәһәребездә биек йортлар, тәбәнәк йортлар, озын һәм кыска йортлар бар.

Тәрбияче: Ә безнең республика ничек атала?

Балалар: Без Татарстан республикасында яшибез.

Тәрбияче:  Бик дөрес әйтеп үттегез.

Балалар, әйтегез әле, без милләтебез буенча кемнәр сон?

Балалар: Милләтебез буенча без – татарлар.

Тәрбияче: Балалар, Татарстан Республикасында татарлар гына түгел, ә бик күп милләт кешеләре яши. Ә сез нинди милләт кешеләрен беләсез?

Балалар: Мин рус, марий, башкорт, чуваш милләт кешеләрен беләм.

Тәрбияче: Әйе, һәр халыкның үз теле, үз милли киемнәре, үз гореф-гадәтләре, үзенә генә хас җырлары, биюләре бар. Ә без сезнең белән нинди телдә аралашабыз хәзер?

Балалар: Без татар телендә аралашабыз.

Тәрбияче: Безнең балалар бакчасында балалар тагын нинди телдә сөйләшәләр?

Балалар:  Безнең балалар бакчасында тагын рус телендә аралашалар.

Тәрбияче: (ишек шакыган тавыш ишетелә, бүлмәгә татар милли киеменнән киенгән Алсу апа керә). Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунакка Алсу апа килгән. Сез ничек уйлыйсыз, ул нинди милләт киеменнән киенеп кергән безгә?

Балалар: Бу татар милли киеме.

Тәрбияче: Әйе, татар милли киеме нинди өс киемнәреннән тора, алар ничек аталалар?

 

Регина: – Калфак.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә үземә.

 

Тәрбияче: Әйе, калфакның да төрлесе була, балалар. Кечкенә калфак чәчкә кыстырып куела. Ә зур калфакны тулысынча башка кияләр.

Алмаз: - Алъяпкыч,

Данияр: – Камзул.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес санап киттегез, балалар. Безнең татар киемнәрен бизәү өчен үсемлек орнаменты кулланыла. Ә бизәкләрдә  кызыл, яшел, сары төсләр еш очырый.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, балалар, Алсу апага нинди өс киеме җитми?

Эмир: – Читек.

Тәрбияче:  Әйе, бик дөрес. Әйдәгез әле, бергәләп читек, камзул, алъяпкыч, калфак сүзләрен кабатлыйк.

Алсу апа: Балалар, сез бик дөрес күреп алдыгыз. Миңа ашыгыч рәвештә читек кирәк иде. Мин “Сабантуй гүзәле” конкурсында катнаша идем. Сез миңа ярдәм итә алмассыз микән?

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар?

Балалар: Әйе, булышабыз.

Тәрбияче: Алсу апа, бер дә борчылма, син безгә килеп дөрес эшләгәнсең. Без бүген нәкъ менә татар милли киемнәре турында сөйләшә идек. Һәм сиңа бик рәхәтләнеп читек бизәп бирербез.

Ләкин эшне башлаганчы без уйнап, ял итеп алыйк әле. Хәзер без сезнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. Ә түбәтәйне кемнәр кия аны?

Балалар: Татарлар кия.

Тәрбияче: Түбәтәй дә татар милли киеме. Түбәтәйне бабайлар, әтиләр, агайлар кия. (Балалар түгәрәккә басалар, түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр.

 

Түбәтәеңне кигәнсең

Бик ерактан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең

 

Куш-та:  Түп-түп түбәтәй

Түбәтәең укалы

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталда.

(Түбәтәй кемдә калса шуңа җәза бирелә, бии, җырлый һ.б.)

 

Тәрбияче: Ә хәзер өстәл артларына утырып читек бизәп алыйк.

Балалар биремне үтиләр. (Һәрбер балага әзер читек өлгеләре һәм бизәү орнаментлары таратыла.)

Тәрбияче: Әйдәгез, карыйк, нәрсә килеп чыга икән.

(Балалар үзләренең эшләрен магнитлар белән күргәзмә тактасына беркетәләр. Һәрбер бала үз эшенә бәя бирә.) Минемчә, без биремне үтәдек.

Алсу апа: Балалар, сез миңа бик булыштыгыз. Сез нинди осталар, искиткеч матур читекләр әзерләдегез! Алар миңа бик ошыйлар! Сезнең ярдәмегез белән мин хәзер “Сабантуй гүзәле” конкурсында катнаша алачакмын.Ә сезнең тырышлыгыгыз өчен мин сезне татар милли ризыгы чәк-чәк белән сыйларга булдым. Сез мине гафу итегез, ләкин миңа ашыгырга кирәк, соңга калырга ярамый. Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче:   Ә милли ризыклар турында сөйләшүне без икенче дәрестә дәвам итәрбез. Бугенгә шөгылебез тәмам.

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “42 нче “АЛ ЧӘЧӘК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КӘРИМОВА ГӨЛНАЗ РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий