Яңа фикерләр:

postheadericon Дини тәрбиядә шигырьләрнең әһәмияте

roza144Бала тәрбияләү – җиңел мәсьәләләрдән түгел. Ул – чын мәгънәсендә көндәлек зур хезмәт. Баланы тәрбияләп, аны һәр яктан да камил булган шәхес итү – һәр ата-ананың бурычы.

Үзенең баласы өчен һәр ата-ана Аллаһ каршында җаваплы. Шуның өчен нарасыеңны тәрбияче, укытучыларга гына тапшыру һич дөрес түгел. Аның белән син үзең дә көн саен шөгыльләнергә бурычлысың. Син үз алдыңа бурыч-максатлар куеп, шуларга ирешү өчен бар тырышлыгыңны, бөтен көчеңне түгәргә тиешсең. Чөнки синең балаңның үсеше белән синнән дә кызыксынган кеше юк.

 

Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы – бала күңелендә безнең Раббыбызга, Иләһебезгә, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту.

 

Әлеге мәсьәләдә җиңел ярдәм итәрдәй корал – дини шигырьләр.

 

Шигырьләр, гомумән, тиз истә калучы, озакка хәтердә сакланучы, аңлаешлы, гади, шул ук вакытта, матур, тирән мәгънәгә ия булган әсәрләр.

 

Бала аларны кечкенәдән үк исендә калдырып, үсә бару дәверендә аларда сөйләнелгәннәрнең чын мәгънәсенә күбрәк төшенәчәк, күбрәк аңлый барачак.

 

Бөек Аллаһ турындагы шигырьләрне өйрәнеп, кече яшеннән үк бала Аллаһ Тәгаләнең Кем икәнлеген белеп, Аның турында дөрес фикер йөртә, ә башка дини темага язылган шигырьләрне өйрәнеп, күбрәк белем ала.

 

Бары тик шигырьләрне дөрес итеп сайлап алырга гына кала.

 

Балага шигырь өйрәтү – күп вакыт таләп итми торган шөгыль, ләкин нәтиҗәсе аның бик уңышлы, әһәмиятле.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий