Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Песи һәм песи балалары”

песи5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар:

1. Балаларда бер-береңне игътибар белән бүлдермичә, сабыр гына тыңлау сыйфатлары тәрбияләү.

2. Хайваннарның һәм балаларының исемнәрен дөрес атау күнекмәләре бирү, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне ныгыту.

3. Эчтәлекле рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү.

Җиһазлау: “Песи һәм песи балалары” рәсеме, туп, “Гав исемле мәче баласы” мультфильмы.

 

Эшчәнлек барышы

I. Оештыру.

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы көн кебек!

Тәрбияче: Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк. Бер-беребезгә карап күз кысыйк. Бер-беребезгә кулларыбызны бирик тә, хәерле иртәләр телик.

(Балалар бер-берсенә карап елмаялар, күз кысылар, хәерле иртәләр телиләр)

Тәрбияче: Менә шундый җылы, күтәренке рухта шөгылебезне башлыйбыз.

 

II. Төп өлеш.

(Мәче тавышы белән музыка куела)

Тәрбияче: Балалар, туктагыз әле, нинди тавыш бу? Әллә ишектә берәү бармы?

(Тәрбияче ишекне ачып карый, ә анда төргәк ята)

Тәрбияче: Абау, нәрсә икән бу, балалар? Ачып карыйбызмы?

Балалар: Әйе, ачып карыйбыз.

(Төргәкне ачалар)

Тәрбияче: Карагыз әле, монда нәрсәләр ясалган?

Балалар: Песи һәм песи балалары ясалган.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Монда ниндидер хат та бар бит әле.

“Кадерле балалар! Сезгә зур үтенеч белән хат язам. Явыз бүре мине һәм балаларымны тозакка төшерде. Моннан котылу өчен, биремнәрне үтәргә кирәк. Булышмассыз микән безгә? Сездән ярдәм көтеп калабыз. Песи һәм песи балалары”.

Тәрбияче: Я, ничек, балалар, ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.

Тәрбияче: Менә бу хатта без үтәргә тиешле биремнәр дә бар. Иң элек безгә тизәйткеч өйрәнергә кирәк. Мин әйтеп барам, сез минем арттан кабатларсыз.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

(Тизәйткеч өйрәнү)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Табышмакның җавабын табыгыз әле.

Күзләре ялт-йолт итә,

Мыегы җиргә җитә.

Койрыгы шундый йомшак,

Колаклары өчпочмак.

 

Тәрбияче: Я, нәрсә бу?

Балалар: Бу мәче була.

Тәрбияче: Әйе шул. Бу чынлап та мәче. Ә мәче йорт хайванымы, яисә кыргый хайванмы?

Балалар: Мәче – йорт хайваны.

Тәрбияче: Әйе, мәчеләр йортта, йорт тирәсендә яшиләр. Ә урманда яшәсә, ул нинди хайван булыр иде?

Балалар: Кыргый хайван булыр иде.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез, балалар. Әйдәгез, рәсемгә яхшылабрак карыйк әле.

(Тәрбияче балаларга сораулар бирә, рәсем буенча эш башкарыла)

– Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

– Ана песи нинди?

– Рәсемдә ничә песи баласы бар?

– Песи балалары турында сөйләгез.

– Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылалар?

– Аларның охшаш яклары бармы?

(Балалар сорауларга җавап бирәләр)

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, песи үзенең балаларына сокланып яратып карап ята. Алар шундый шаяннар, матурлар. Берсе кәрҗинне аударган да йомгаклар белән уйный. Икенчесе лепер-лепер сөт эчә. Өченчесе әнисе куенында иркәләнеп йоклый бирә. Балалар, песи безгә нигә кирәк ул? Ул нинди хезмәт башкара?

Балалар: Тычканнар тота.

Тәрбияче: Әйе, ул тычкан тота, өйне тычканнардан саклый. Ә песине без ничек чакырабыз?

Балалар: Пес-пес-пес…

Тәрбияче: Балалар, менә бу рәсемгә карап хикәя төзергә кирәк булачак. Без инде андый хикәяләр төзи беләбез. Ул сезгә авырлык тудырмас дип уйлыйм.

(5-6 бала хикәя сөйли)

Тәрбияче: Ә хәзер, “Кем ничек кычкыра” уенын уйнап алабыз. Мин сезгә туп ыргытам һәм бер хайван исемен әйтәм, ә сез шул хайван булып кычкырырга тиеш буласыз.

(Уен түгәрәккә утырып уйнала. Алап баручы булып бер бала да сайланырга мөмкин).

Тәрбияче: Без песиләрне тычканнар тота дидек. Песиләребез анда тозакта бик ачыкканнардыр. Шуңа да без аларга тычканнар тотып бирик. Менә бу рәсемне тәмамларга кирәк. Ул бирем “Нокталарны тоташтыр” дип атала. Һәрбер санны тәртип буенча тоташтырып барасыз.

(Нокталардан тычкан рәсеме ясалган була. Балалар нокталарны тоташтырып чыгалар)

Тәрбияче: Әйдәгез, сез яратып уйный торган, “Песи һәм тычканнар” уенын уйнап алыйк.

(“Песи һәм тычканнар” хәрәкәтле уены уйнала).

Тәрбияче: Сүзле уен. “Сүзләр яса”. Минем арттан кабатлагыз әле.

 

Мас-мас – мырламас.

Мас-мас – җырламас.

Мас-мас – суламас.

Мас-мас – йокламас.

Мас-мас – ашамас.

Мас-мас – утырмас.

Мас-мас – ятмас.

 

Тәрбияче: Менә, балалар, без песи һәм песи балаларына булыштык. Песи безгә рәхмәт йөзеннән мультфильм да җибәргән бит. Ул “Гав исемле мәче баласы” дип атала.

(“Гав исемле мәче баласы” мультфильмын карау)

 

III. Йомгаклау.

Тәрбияче: Ягез, балалар, без бүген шөгылебездә ни турында сөйләштек?

Балалар: Песи һәм песи балалары турында сөйләштек.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әле бүре тозагыннан котылырга да булыштык бит. Балалар, беркайчан да хайваннарны рәнҗетмәгез, аларга булышыгыз. Һәрвакыт ярдәмчел һәм юмарт булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

«КОЯШКАЙ» балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАСЫЙМОВА АЛИНӘ РАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий